Миңнеханов: Йорт милкен бозган өчен гражданнарны җаваплы итүне карарга кирәк

Гомумйорт милкен бозган өчен гражданнарны җаваплы итүне карарга кирәк. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы Президиумының төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалыкка багышланган утырышында әйтте. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды.
«Гомумйорт милкеннән тиешенчә файдаланмаган өчен гражданнарның җаваплылыгын карау мөһим дип саныйбыз. Шул рәвешле, җаваплы милекче тәрбияләнә. Йортта яшәүчеләр еш кына чүп-чар калдырып, диварларга язып һәм гомуми йорт милке булган бүлмәләрен ачып, вандаллык гамәлләре эшли, ә аның нәтиҗәләрен төзәтү идарәче компания бурычы була», - диде республика җитәкчесе.
Аның фикеренчә, идарәче компанияләргә торак милекчеләрен һәм файдаланучыларны җаваплылыкка тарту буенча вәкаләтләр бирергә һәм законга тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк.
«Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы зур һәм социаль әһәмияткә ия. Аны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен рөхсәт ителгән эш төрләре исемлеген киңәйтергә кирәк, шул исәптән гомумйорт кирәк-яраклары булмаган милекне ремонтлау буенча да. Моннан тыш, торакны капиталь ремонтлау программасын коммуналь һәм транспорт инфраструктурасын модернизацияләү программасы белән синхронизацияләү кирәк», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт үткәрү өчен подрядчы оешмаларны квалификацион сайлап алу таләпләрен киңәйтергә кирәк дип саный. ТР Президенты Мәдәни мирас объектлары булган йортларны капиталь ремонтлау белән бәйле проблемалар барлыгын әйтте. «Торакчылардан җыелган кертемнәр генә җитәрлек түгел. Шуңа күрә бу йортларга өстәмә финанс ресурслары кирәк», - дип аңлатты ул.
Әлеге объектлар буенча проектлау һәм ремонт таләпләрен гадиләштерергә, шулай ук тарихи-мәдәни экспертиза уздыру вакытын 30 көнгә кадәр кыскартырга тәкъдим итәбез. Фатир хуҗасына торак хезмәтләре күрсәтү сыйфатын контрольдә тоту да мөһим мәсьәлә, диде Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Дәүләт торак күзәтчелеге вәкаләтләрен киңәйтергә, төбәк операторларының, подрядчы оешмаларның, махсус хисап хуҗаларының, шул исәптән акча туплану эшчәнлеген контрольдә тотарга кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 06:15Индус Таһиров: Без – чигенмәс халыкБез татарлар рухи байлыгыбызны киләсе буыннарга җиткерү юнәлешендә заманча барлык чараларыннан да файдаланырга тиешбез.26500
-
27 июнь 2022 - 12:00Казанның Совет районындагы кайбер йортларда тәүлек буена диярлек суны сүндерәчәкләр Бу метрополитенның икенче линиясе төзелеше участогында суүткәргечне күчерү эшләре белән бәйле.4400
-
27 июнь 2022 - 11:00И.Метшин Вознесение тракты турында: «Хыялыбызны тормышка ашыруга көннән-көн якынаябыз» Гвардия урамы буенча туры транспорт хәрәкәтен сентябрьдә башлап җибәрергә планлаштыралар.4600
-
27 июнь 2022 - 10:00Новокузнецкидагы халыкара Шахтерлар Сабан туенда Россия рекорды куелды Кемерово өлкәсе - Кузбассның зурлыгы буенча икенче урында булган шәһәре Новокузнецкида узган татар милли бәйрәме - халыкара Шахтерлар Сабантуенда Россия рекорды куелды. Шәһәрнең Театр мәйданында милли киемнәрдәге иң зур әйлән-бәйлән уены узды.5300
-
27 июнь 2022 - 09:00Сочи Сабантуеның абсолют батыры: Ял итәргә килгән җирдән җиңүче булдым Абсолют җиңүчегә бүләккә тәкә һәм акчалата бүләк бирелде.7600
-
27 июнь 2022 - 06:53Касыйм – татар тарихы шәһәре Сәүдәгәрләр шәһәре Касыймда бөтен дөньяга сүзләрен ишеттергән нәселләр бар.8000
-
26 июнь 2022 - 06:19Туры сүзле сәхнә остасы Әлфия Хәсәнованың тимергә чүкеч белән суккандай чатнап чыккан һәр сүзендә рух ныклыгы сизелә.36702
-
25 июнь 2022 - 06:10Айга кырын карама (25 июнь – 1 июль) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!15300
-
25 июнь 2022 - 06:02Фәнил Гыйләҗев: Безгә барыбер дә түгел инде, ләкин Бездән сораучы юк! Без бу илдә ятим... Үтерелгән җаннар арткан саен Җанны яктыртучы өмет китә. Һәр гөнаһсыз корбан өчен йөрәк Бәргәләнеп, тән читлеген өтә.15501
-
24 июнь 2022 - 16:00Фатих Сибагатуллин белән хушлашу мәрасиме иртәгә Авыл хуҗалыгы министрлыгында була Фатих Сибагатуллин белән хушлашу мәрасиме иртәгә шимбә көнне, 25 июньдә, 8:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узачак.19500
-
24 июнь 2022 - 15:00Ринат Мөхәммәдиев Фатих Сибагатуллин турында: Энергиясе ташып торды Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Татар иле» федераль газетасының баш мөхәррире, язучы Ринат Мөхәммәдиев Фатих Сибагатуллин белән студент чакта ук таныш булуын сөйләде. Аның энергиясе артыгы белән ташып торды, дип искә алды.20300
-
24 июнь 2022 - 14:00Казанда ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды Зөлкагдә аеның 24нче көнендә (23нче июньдә), Россия ислам институты бинасында мөселман уку йортлары студентлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды.18000
-
24 июнь 2022 - 12:00Казанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру экваторга җитте Илсур Метшин Ленинград урамындагы бер ишегалдында ремонт эшләре барышын карады.17100
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.68501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика