Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Миңгол Галиев: Мәктәпкә берничә тел белгән укытучыларны эшкә алырга кирәк

Татарстанның халык артисты сүзләренчә, балаларда татар теленә карата мәхәббәт уяту мөһим.

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев мәктәпкә, балалар бакчасына татар, рус, инглиз телләрен белүче кешеләрне эшкә алырга кирәк дип саный.

«Татар телен саклап калырга теләсәк, балалар бакчасы, мәктәпләргә укытучыларны эшкә алганда, татар, рус һәм инглизчә белүче кешеләргә өстенлек булырга тиеш. Күз алдына китерә аласызмы, татар балалар бакчасында музыка укытучысы русча өйрәтә. Монда бу балаларны татарчага өйрәтү турында нинди сүз була ала?» — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

 

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

Миңгол Галиев сүзләренчә, татар телен балалар бакчасында ук өйрәтү мөһим.

«Хәзер „Татар телен саклыйбыз“, — дип төрле бәйгеләр үткәрәләр. Җиңүчеләргә акчалар, бүләкләр бирәләр. Әмма бу эш ел саен бара торган эштән бер дә артык түгел. Ризаэтдин Фәхретдиннең: „Сабый чакта биргән тәрбияне соңыннан халык та үзгәртә алмый“, — дигән сүзләре бар. Балалар бакчасыннан башларга тиешбез. 7 яшькә кадәр балада татар теленә карата мәхәббәт уятсак, ул анда гомере буена саклана», — диде ул. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев