Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лилия Галимова мәктәпләрдә Татарстан гимнын уйнату мөмкинлеге турында аңлатты

Яңа уку елыннан Россия гимнын мәктәпләрдә атна саен уйнату турында федераль карар кабул ителде.

Шулай ук республикада мәктәп укучылары өчен Татарстан гимнын уйнату мөмкинлеген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм уку йортлары, ата-аналар бергәлеге үзләре хәл итәргә хокуклы. Бу хакта журналистларга ТР Президенты матбугат хезмәтенең җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Мондый инициативаларны өстәмә кертү буенча уку йортлары ата-аналар бергәлеге белән бергә фикер алышырга тиеш <…> Профильле министрлык бу мәсьәләне карап бетерергә, укытучылар, ата-аналар бергәлеге белән киңәшләшергә тиеш. Сүз өстәмә сораулар турында бара, ә федераль карар кабул ителгән һәм 1 сентябрьдән бөтен илдә гамәлгә ашырылачак», - диде Галимова.

Лилия Галимова искәрткәнчә, инициатива үзе ниндидер яңалык түгел, ул мәктәптә укыган вакытта да актив кулланылган. 

«Мисал өчен, мин гимнны мәктәптә өйрәндем. Белем бирү учреждениесе яңа белем алу урыны булып тора, шул исәптән тарих, дәүләт символикасы һәм атрибутикасы өлкәсендә дә», - дип йомгаклады Лилия Галимова. 

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә атна саен дәүләт гимнын башкарачаклар.

"Татар-информ"

 

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев