Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлфия апага хөрмәт

Әлфия апа Авзалова кабере өстендә мемориаль композиция ачу тантанасы булды

20 сентябрь көнне Казан каласының Яңа Татар бистәсе зиратында халкыбызның милли моң патшабикәсе Әлфия апа Авзалова кабере өстендә мемориаль композиция ачу тантанасы булды. Тантанада мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Г.Тукай исемендәге татар филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Татарстан Рес­публикасының халык язучысы Рабит Батулла, Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәләхов, Рәшит Сабиров, Актаныш район башлыгы урынбасары Ләйсән Нурлыева, Актаныш районының Казандагы якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов һ.б. чыгыш ясады. Тантана барышында ак япманы ачкач, Яңа Татар бистәсе зиратына җыелган йөзләгән тамашачы каршында сәхнә фонында ясалган, кулына микрофон тотып җырлаучы Әлфия апаның таш сыны калкып чыкты. Халык аны алкышлап каршы алды һәм әлеге тантана тәмамланганнан соң да газиз җыр­чы каберен озак вакыт ташлап китәргә теләми торды.

В.ИМАМОВ фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев