Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көллиятләрдә сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү булачак

Владимир Путин әлеге мәсьәләне 15 мартка кадәр хәл итәргә кушты.

Россия Президенты Владимир Путин көллиятләрдә сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү чаралары булдырырга кушты. Хөкүмәт һөнәри белем бирү оешмаларында сыйныф җитәкчеләре өчен дәүләт казнасы акчаларыннан ай саен акчалата түләү кертү мәсьәләсен 15 мартка кадәр хәл итәргә тиеш.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, мондый белем бирү оешмаларының матди-техник базасын яңарту өчен иганә иткәндә инвестицион салым чигерү мөмкинлеген эшләү дә йөкләнде.

2022 елның сентябренә кадәр Министрлар Кабинеты урта һөнәри белем бирү программалары буенча дәреслекләр һәм уку әсбаплары урнаштыру өчен бердәм электрон ресурс булдырырга тиеш.

Моннан тыш, Президент Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына март азагына кадәр төбәк хезмәт базарларында инвалидлар ала алырдай өстенлекле һөнәрләр исемлеген яңарту мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев