Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Китап» радиосы Нәүрүз бәйрәменә килүчеләрне пичтә пешкән коймаклар белән сыйлады

«Болытлап торган көннәрдә коллегаларыбызның, үтеп баручы кешеләрнең кәефләрен күтәрәсебез килде», — диде Алмаз Миргаязов.

«Китап» радиосы «Татмедиа» бинасы янында Нәүрүз бәйрәмен оештырды. Бәйрәмгә килүчеләрне пичтә пешкән коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

«Нәүрүз — төрки халыкларның бәйрәме. Ул озак айлардан соң язгы кояш күренүгә сөенеп, оештырыла торган бәйрәм. Безнең дә болытлап торган көннәрдә коллегаларыбызның, үтеп баручы кешеләрнең кәефләрен күтәрәсебез килде, чөнки кешенең кәефен күтәрү өчен бер елмаю да җитә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

 

 

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Нәүрүз бәйрәме көнне һава торышының да үзгәрүе турында әйтте. «Нәүрүз — ата-бабаларыбыздан килгән бәйрәм. Барыбызның да кәефләре күтәренке булсын. Киләчәккә шатланып карарга язсын», — диде ул. 

 

 

«Быел кыш карлы, салкын булып килде. Аны да озатыр вакыт җитте. Тормыш үз җае белән бара. Тиздән яз җитәчәк, тормышлар күңеллерәк булыр, безне яз, җәй көтә. Бәйрәмне үткәрүнең нияте дә — халыкның кәефен күтәрү, кышны озату. Җыр, бию, шигырьләр белән күңелле бәйрәм үткәрдек», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков. 

 

 

Җырлы-биюле бәйрәм шигырь уку белән дәвам итте. 

 

 Зилә Мөбәрәкшина 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев