Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кеше талаша-сугыша тавык ала, яки күктән төшкән 10 көн

Халыкта сынамыш бар: “Әгәр тещаң сиңа көтмәгәндә “улым” дип эндәшә башлаган икән, димәк, тиздән бакча казыйсың була...”. Россия Президенты Владимир Путин, рәхмәт төшкере, майның беренче 10 көнен ял көннәре итеп ясады да куйды! Миллионлаган Рәсәй кешесе ничә еллар буе хыялланган “бакча каникуллары”на, ниһаять, көн килде бит, җәмәгать...

Көне дә җитте, Россия халкы күктән төшкән тоташ 10 көнне кайда ничек үткәрергә дип баш вата да башлады. Бу хәбәргә авыл халкы (бакча кишәрлеге булган шәһәр апайларын да шул рәткә кертергә рөхсәт итегез) сөенде. Сөенде дә 23 апрель көнне үк хуҗалык кибетләренә чыгып йөгерде. Нәтиҗәдә, “РИА Новости” мәгълүмат агентлыгы хәбәренчә,  23-25 апрель (ял) көннәрендә хуҗалык кибетләрендә иң-иң алына торган тауар – орлык булып чыккан. Орлыкларның иң популяр төрләре – кыяр, редис, помидор һәм (игътибар) борчак булган. Гомумән, орлыкларны шушы 3 көндә гадәттәгедән 162 процентка, ә бакча кирәк-яракларын 3 тапкырга күбрәк сатып алганнар. Авыл халкы бакча эшләренә ныклап әзерләнә, болай булгач...

Авыл гына димәгез
Узган атнада тавык базарына бардым. Мондый ажиотажны карабодай сугышлары заманыннан бирле күргәнем юк иде. Кеше талаша-сугыша тавык ала... Шәһәрдә. Казанның уртасында. 

Тавыклар үзләре мондый игътибарга мөкиббәндерме, юктырмы белмим, әмма тавык сатучыларның йөзенә алсуланып канәгатьлек төсмере чыккан иде. Чөнки тавык бәясе, куначалар буйлап сикереп, узган елгы 250 сумнан быелгы 280 сумга кадәр менгән булып чыкты. Тирә яктагы тавык тулы машиналар “таланып” беткәнен күргәч, без дә янына терәлеп килеп баскач, сатучыларның берсе югалып калмады, тавык бәясен 300гә үк күтәреп куйды. Афәрин!

Барысын да аңлыйм, ләкин бер сорау тынгы бирми: шәһәр апаларына-абыйларына гына түгел, егетләренә һәм кызларына да тавык ни нәрсәгә хәҗәт микән ул? Ярый, шәһәр яны бистәләрендә дә яшәсеннәр ди, бәлки җидегә бөкләнеп “ял итәр” өчен 4 сутыйлы дача бакчасы да бардыр... Әмма узган елларда, тавык сатучылар базар янында ялгызлыктан аптырап каңгырап басып торганда, бу “саранча көтүе” кайда йөрде икән?..

“Төкердем бакчасына”?
Җир эшенә кулы ятмас, тавык кетәклегенә аягы басмас кешеләр исә озынайтылган май каникулларына өеннән үк чыгып качмакчылар икән, дигән хәбәр дә, шулай ук, игътибардан читтә кала алмады. “Авиасейлс” билет сату агрегаторы әйтеп ычындырганча, турист булырга планнаштырган кешеләр арасында иң популяр юнәлеш – Геленжик булып чыккан. Бу калага барырга теләүчеләр саны гадәттәгедән 97,65%ка арткан. Икенче урынны Кавказ Минераль сулары били, өченче урында – Сочи. Болардан тыш, Симферополь, Краснодар, Анапа һәм Ростов-Дон юнәлешләренә дә билетлар бетеп килә, имеш.

Шуны гына көткәндәй, ил Премьеры Мишустин гамәлдәге “Туристик кешбэк” программасын озынайту турында карарын Федераль Җыенга җиткереп тә өлгерде. Хәтерегездә булса, әлеге программа буенча ил эчендә кылган сәяхәтләр өчен сарыф иткән һәр 100 сумыгызны 20сен сез ел ахырына кадәр кире кайтарып ала аласыз. 

Нәрсә әйтим, тавык алып өлгермәгән булсагыз, бәлки Геленжикка барып кайтырсыз?... Кайтуыгызга кыярларыгыз да тишелеп чыгар. Тавыкларыгыз йомыркаларын зур итеп салсын, борчак уңышыгыз шаулап уңсын, юлларыгыз имин булсын, ялларыгыз файдалы узсын, дигән теләктә,

 

мин – Әмир Исламов Сочига ялга китәм.

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев