Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казанның челтәрле кибетләре товарларны бер кешегә күпләп сатуны тыю чикләүләрен бетерергә планлаштыра

И.Метшин кибетләрдәге бәяләр дәрәҗәсен мониторинглауны һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрүне дәвам итәргә кушты.

Казандагы челтәрле кибетләр озак саклана торган товарларны күпләп сатуны тыю чикләүләрен бетерергә планлаштыра, чөнки аларга ихтыяҗ тотрыклана башлаган. Шәһәр Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә халыкны тынычлыкны сакларга, кибет киштәләреннән шикәр һәм башка товарларны күпләп сатып алмаска чакырды. «Ажиотаж ясарга кирәкми, сәүдә челтәрләрендә азык-төлек җитәрлек», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

 

«Ажиотажның беренче көннәреннән үк без азык-төлек ритейлерларының кирәкле запаслары бар дип ышандырдык, алар даими рәвештә тулылана бара. Азык-төлекне тиешле күләмдә төрергә генә өлгермәделәр. Зур ихтыяҗ аркасында ажиотаж көчәйде, бу исә буш киштәләр барлыкка китерде», – дип билгеләде Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы район администрацияләре башлыкларына һәм Казанның Кулланучылар базары комитетына кибетләрдәге бәяләр дәрәҗәсен даими тикшереп торырга һәм шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыруны дәвам итәргә кушты.

«Кибет киштәләрендә товарларның вакытлыча булмавы продукциягә кытлык түгел, ә халык тарафыннан оештырылган ихтыяҗга гына бәйле», – дип раслады Казанның Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов. Шуңа бәйле рәвештә ритейлерлар кисәтү чаралары күргән: әйтик, шикәрне бер кешегә күпләп сатуны чикләгәннәр. Моннан тыш, кибетләргә төрле продукция китерү күләме 200 тоннадан 500 тоннага кадәр арттырылган.

Шимбә ярминкәләре уздыру Казан халкын социаль бәяләр буенча азык-төлек белән тәэмин итү чараларының берсе булды. Алар атна саен 6:00 сәгатьтә шәһәрнең барлык районнарында 15 мәйданчыкта оештырыла. Руслан Фазылҗанов ярминкәләрдә җирле җитештерүчеләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясенең бай ассортименты булуын искәртте. «Беренче ярминкәләр шикәр комына, онга, тавык итенә һәм «Майский» теплица комбинаты продукциясенә ажиотаж барлыгын күрсәтте, шуның нәтиҗәсендә, бер кешегә товарны берничә данәдә генә бирү чикләүләренә карамастан, китерелгән барлык товарлар күләме беренче ике сәгать эчендә бетте», – дип хәбәр итте спикер.

 Азык-төлек товарлары ритейлерлары һәм тәэмин итүчеләр бүлү үзәкләрендә азык-төлек запасы кимендә алдагы бер айга бар һәм ул даими рәвештә тулылана бара, дип раслыйлар. «Соңгы айда озак саклана торган товарларга ихтыяҗ 4-5 тапкыр артты. Әмма бүгенге көндә хәл тотрыклана башлады, әйтик, кибет киштәләрендәге шикәр икешәр көн ята. Шуңа бәйле рәвештә, челтәрле кибетләр товар сату буенча бер кулга берничә данә генә бирү кебек чикләүләрне бетерергә планлаштыра», - дип хәбәр итте Кулланучылар базары комитеты рәисе. Федераль сәүдә челтәрләрендә, җирле кибетләрдә, шулай ук шәһәр базарларында бәяләр һәм товарларның булу-булмавына мониторинг ясау дәвам ителәчәк.

 

Алинә Бережная

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев