Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казанның 175нче мәктәбендә атыш вакытында яраланган хезмәткәр табибларга рәхмәт әйтте

Аңа Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә хирургларның берьюлы ике бригадасы операция ясый.

Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм вакытында яраланган мәктәп хезмәткәре Мулланур Мостафин табибларга рәхмәт әйтү өчен 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә килде. Әлеге хастаханәнең Instagram социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

Ир-ат беренче пуляның – гәүдәсенең сул ягына, ә икенчесе башына тиюе хакында сөйләде. Мостафинны ашыгыч рәвештә Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә озаталар, биредә хирургларның берьюлы ике бригадасы (Марат Мөлихов, Марсель Габбасов, Рушан Хәсәнов, Антон Максимов һәм Андрей Андреев) аңа операция ясый.

«Алар мине кабердән тартып алдылар дисәң дә була. Миңа икенче гомер бүләк иткәннәре өчен аларга зур рәхмәт әйтәсем килә», - дип мөрәҗәгать итте табибларга Мулланур Мостафин. 

 

Полина Шевчук 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев