Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казанда QR-кодсыз пассажирларны автобуска кертмәгәннәр

Транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре 65 тукталышта QR-кодлар тикшерә башлаган.

Бүген Казанда җәмәгать транспортында QR-код тикшерүләре башланды. Автобуска керер алдыннан дистәләгән кешенең QR-коды булмавы ачыкланган һәм аларны кертмәгәннәр.

«Транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре 65 тукталышта QR-кодлар тикшерә. Шул рәвешле, алар кондукторларга ярдәм итә», — диде ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков.

Аның әйтүенчә, вакцина һәм медицина белешмәсе турындагы документларны билетлар сатканда кондукторлар үзләре дә тикшерә.

QR-код һәм документлары булмаган пассажирларны төшереп калдырганнар. Берничә сәгать эчендә генә дә Казандагы тукталышларның берсендә QR-кодсыз кешеләр очраган. Кайберәүләр бу яңалыкны аңлап кабул иткән, кайбер кешеләрнең ачулары чыккан Автобустан төшеп калган пассажирлар юлын җәяү дәвам иткән. Икенчеләре такси чакырткан.

 

Елена Сәләхова 

«Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев