Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казан Сабантуйларының абсолют батырлары!

Өч мәйданчыкта узган милли көрәштә барлыгы 253 спортчы катнашты.

Татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе Казанда милли көрәш буенча мавыктыргыч ярышлар белән тәмамланды. Ярыш нәтиҗәләре буенча өч абсолют батыр билгеләнде – бәйрәмнең һәр мәйданчыгында берәр батыр. Алар бәйрәмнең төп призларын – тәкә һәм квадроцикллар алдылар. Ярышларда барлыгы 253 спортчы катнашты.  

 

 

Идел буе районының Мирный поселогындагы Сабантуйның төп мәйданында 98 батыр көрәште, Кукмарадан Ринат Дәүләтшин җиңү яулады.

Совет районы Дәрвишләр бистәсенең Каенлыгында Казан көрәшчесе Айрат Фәтхуллин абсолют батыр булды. Ул 70 көндәше арасында җиңү яулады.

Аккош күленең урман-парк зонасында 85 батыр көрәшкән. ТР башкаласыннан спортчы Булат Мусин җиңү яулады, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев