Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казан Россиянең иң яхшы ял итү урыннары унлыгында

Казан россиялеләрнең Раштуа бәйрәмендә иң яраткан ял урыннары рейтингында сигезенче урынны алды. Бу хакта ТурСтат туристлык порталы үткәргән тикшеренүләрдә хәбәр ителә.

Рейтингың беренче өч урынын Сочи һәм Мәскәү белән Ленинград өлкәләренең курортлары алган.

Татарстан башкаласын респондентларның 5 проценты сайлаган.

Рейтингның беренче урыннарын 21 процент тавыш җыеп «Роза Хутор» (Сочи), 17 процент белән Сорочан, Степаново, Яхрома (Мәскәү өлкәсе), шулай ук Игора, Коробицыно, Охта Парк (Ленинград өлкәсе) 11 процент тавыш җыеп алган.

Сораштыруда катнашучылар фикеренчә, шулай ук алдынгы унлыкка Алтай, Ставрополь, Байкал, Мәскәү һәм Кавказ, Башкортстан курортлары кергән. 

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев