Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кариев театры: ниятләр һәм планнар

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 октябрьдә яңа иҗат фасылын Г.Исхакый әсәре буенча куелган «Кәҗүл читек» спектакле белән башлап җибәрергә әзерләнә.

Ә шуның алдыннан нәни тамашачыларны театр бинасы каршындагы мәйданга матур тамашага көтеп калалар.

Бу иҗат фасылында Кариев артистлары беренче «Тамга» режиссерлар лабораториясендә җиңгән әсәрләр буенча ике премьера тәкъдим итә. Француз язучысы Мари-Од-Мюрай әсәре буенча «Йомрыбаш» спектаклен – Мәскәүдән Екатерина Корабельник, Александра Сальникова әсәре нигезендә «Сәлам, Актәпи!» спектаклен Александра Ловянникова сәхнәләштерә. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов Рәмис Нәҗмиев инсценировкасы буенча нәни тамашачыларның күңеленә кергән «Питер Пэн» әсәрен тәкъдим итә. Моннан тыш, Бурятиядән режиссер чакырып, Назыйм Хикмәтнең берничә әсәренә нигезләнгән спектакль кую ниятләре дә бар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Айгөл Әхмәтгалиеваның «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә җиңгән «Әгәр бик сагынсаң» әсәре буенча тамаша сәхнәләштерү дә каралган.

Бинасыз интеккән еллар дәвамында сәхнәдән югалып торган, декорация­ләре, киемнәре таушалган «Умырзая», «Король Лир», «Сак-Сок» спектакльләренә яңа сулыш өрәчәкләр.

“ASYL” Бөтенроссия драматургия бәйгесенә пьесаларны 1 октябрьгә кадәр юлларга мөмкин. Бүген Германия, Румыния, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Белгород, Махачкала, Рязань, Киров, Тольятти, Екатеринбург, Сочи, Калуга, Саратов, Новосибирск, Донецк, Минск, Самара, Уфа һәм, әлбәттә инде, Казаныбызда гомер кичерүче 80 ләп автордан 95 пьеса килгәне билгеле. Ни аяныч, үзебезнең татар авторлары бу мәсьәләдә бик сүлпән. Беренче урын өчен тәгаенләнгән 80 мең сум акчалата бүләккә дә бик кызыкмыйлар ахры.

Моңа кадәр Г.Камал театрында узган «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивален быел Г.Кариев театры үткәрәчәк. Анда катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Бу иҗат фасылында күренекле артистка Гөлнара Абитованың 50 яшьлеген З.Хөснияр әсәре буенча куелган «Ут чәчәге» спектакле белән билгеләп үтәчәкләр. Рухланып иҗат иткән мәлендә театр сөючеләрне тетрәндереп арадан киткән мөхтәрәм актер Фәнәвил Галиевне 60 еллыгы уңаеннан аның «Корт» әсәре буенча спектакль куеп искә алачаклар.

Театрдан киткән хореограф Нурбәк Батулла урынына элек бу вазифаны башкарган Алмаз Низамов кире әйләнеп кайткан. Алмаз заманча биюләр сәхнәләштерәчәк. Милли биюләрне сәхнәгә кую максатында исә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең берәр биючесен эшкә җәлеп итү турында сөйләшүләр алып барыла. Нурбәк Батулла бүген Минзәлә театрында Йолдыз Миңнуллина әсәре буенча «Балбаллар» спектаклен куя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев