Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Камил хәзрәт Сәмигуллин Һиҗри исәп буенча Яңа ел башлану белән котлады

Бүген, кояш баеганнан соң, бөтен мөселман дөньясы Һиҗри буенча яңа 1442 елны каршы алачак. Шул уңайдан Татарстан мөфтие мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

Бисмилләһир-Рахмәнир-рахим!

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Кадерле дин кардәшләрем! Газиз милләттәшләрем!

Бүген, кояш баеганнан соң, бөтен мөселман дөньясы Һиҗри буенча яңа 1442 елны каршы алачак. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне шушы күркәм дата белән ихластан тәбриклим!

Мөселман календаренең башлангыч ноктасы булып кешелек тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе - Рәсүлебезнең ﷺ Һиҗрәте тора. Һиҗрәт – Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ﷺ һәм аның сәхабәләренең Мәккәи-Мөкәррәмәдән Мәдинәи-Мөнәвәрәгә бөек күчеше ул. Моңа аларны мөшрикләрнең эзәрлекләүләре, кыерсытулары, мәрхәмәтсез җәбер-золымнары мәҗбүр иткән. Ирекле рәвештә, бернинди чикләүләрсез, тыюларсыз һәм ачыктан-ачык хак динне – исламны тотуны ният итеп, 622 елның Мөхәррәм аенда Мәккәдәге мөселманнар үзләренең йортларын, каралты-кураларын, мөлкәтләрен, туган җирләрен ташлап чыгып китә. Нәкъ менә шушы күчеш аркасында бөек Ислам дине дөнья буйлап тарала башлаган.

Һиҗрәтнең Аллаһы ризалыгы өчен азатлыкка һәм дин ирегенә ирешү юлының башы булып торуында бернинди шик юк. Хактыр ки, аның максаты Ислам турында кешеләргә ишеттерү һәм тарату булган. Шушы изге ниятләр хакына Аллаһы Рәсүле ﷺ һәм аның сәхабәләре үзләренең мал-мөлкәтләрен, ә кайберләре гомерләрен дә корбан иткәннәр. Шул рәвешле алар Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның соңгы Шәригатенә үзләренең ихлас сөюләрен һәм тугрылыкларын белдергәннәр, киләчәк буыннарга маяк булып балкып торган үрнәк күрсәткәннәр. Мөэмин-мөселманнар Һиҗри буенча яңа елны әнә шулай - Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәтенә һәм Аның сансыз нигъмәтләренә шөкер кылып, сөекле Рәсүлебез ﷺ һәм сәхабәләр каһарманлыгын олуглап каршылый. Дин кардәшләребез алдагы 12 айда иманнарын тагын да куәтләп, туры юлда игелекле гамәлләр кылып, Аллаһының ризалыгын һәм рәхмәтен алырга зур өметләр баглыйлар.

Мөселман календаре буенча яңа 1442 ел башлану алдыннан Раббыбыз һәр гаиләгә бәрәкәт ирештерүен, безнең игелекле гамәлләр кылу ниятләребезне тормышка ашыру өчен Үзенең хәер-фатыйхасын бирүен, илебезгә һәм республикабызга тынычлык, иминлек, бар мөселман өммәтенә бәрәкәт ирештерүен сорап догалар кылам. Әмин.

Чыганак: http://dumrt.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев