Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илсур Һадиуллин имтиханда ике фәннән йөзәр балл җыйган укучыларның исемнәрен әйтте

Министр йөз балл җыйган, бигрәк тә ике фәннән йөзәр балл җыйган балаларны алтын һәм бриллиант бөртекләр дип атады.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта БДИда ике фәннән йөзәр балл җыйган укучыларның исемнәрен әйтте.

«Йөз балл җыйган, бигрәк тә ике фәннән йөзәр балл җыйган балалар — безнең алтын, бриллиант бөртекләребез. Имтиханнарны югары балларга тапшырган балаларны үзебезнең республика вузларында калдыруны максат итеп куябыз. Бу мәсьәләдә ректорлар кызыксыну чаралары оештыралар». Монда калсалар — безгә сөенеч», — диде Илсур Һадиуллин.

Министр журналистларга таныштырган укучылар исемлеге:

1.    Әлмәт шәһәренең 2нче лицее укучысы Айнур Сабитов (рус теле, информатика);

2.    Казан шәһәренең 2нче интернат-лицее укучысы Камил Насретдинов (математика, информатика);

3.    Яр Чаллы шәһәренең 57нче гимназия укучысы Софья Петрова (җәмгыять белеме, тарих);

4.    Казан шәһәренең 131нче лицее укучысы Полина Клейдман (математика, информатика);

5.    Казан шәһәренең 35нче лицее укучысы Алмаз Вәкилов (биология, химия);

6.    Яр Чаллы шәһәренең 78нче лицее укучысы Алексей Грунский (математика, информатика);

7.    Казан шәһәренең 70нче мәктәбе укучысы Елизавета Бельская (рус теле, информатика);

8.    Балтач районының Балтач гимназиясе укучысы Гөлшат Әхмәтова (рус теле, җәмгыять белеме);

9.    Казан шәһәренең 102нче гимназиясе укучысы Камилла Гатина (рус теле, химия);

10. Казан федераль университетының IT- лицее укучысы Әмир Гарифуллин (рус теле, информатика);

11. Казан суворов хәрби көллиятенең укучысы Вячеслав Матвеев (химия, биология).

Быел Татарстанда барлыгы унбер укучы БДИда ике фәннән йөзәр балл җыйган. Узган елда андыйлар саны унҗиде булган. 

 

Рифат Каюмов

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев