Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илсур Һадиуллин: 55 меңнән артык укучы мәктәп кыңгыравын тәүге тапкыр ишетәчәк

«1 нче сентябрь — һәркем өчен зур бәйрәм», — дип искәртә Татарстанның мәгариф һәм фән министры котлавында.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яңа уку елы белән котлый. «Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне ихлас күңелдән белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм», — дип мөрәҗәгать итә министр.

Ул 1 нче сентябрьдән Татарстанның 1400 дән артык мәктәбе үз ишекләрен ачуын искәрткән.

«55 меңнән артык беренче сыйныф укучысы мәктәп кыңгыравын тәүге тапкыр ишетәчәк. Һәр бала һәм әти-әни өчен бу дулкынландыргыч һәм онытылмас вакыйга, чөнки алда аларны кызыклы мәктәп тормышы көтә. Укучыларыбызның мәктәптә максималь файдалы белем алуларын телим, тырышып, үз көчегезгә ышанып, бик яхшы билгеләргә генә укыгыз», — дигән теләкләрен җиткерә Илсур Һадиуллин.

«Сезнең яныгызда һәрчак фән серләрен өйрәтү белән беррәттән, үзләренең кыйммәтле тормыш тәҗрибәсен дә җиткерергә омтылучы зирәк укытучылар булачак. Сер түгел, һәркем укытучы була алмый. Бу һөнәр ияләре тынгысыз, иҗади, зыялы, эзләнүчән, алар арасында битараф һәм очраклы кешеләр юк. Укучыларыгызга булган мәхәббәтегез, күңел җылысы белән кайгыртучанлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәт сезгә!» — диелә министр котлавында.

«1 нче сентябрь — мәктәпкә укырга баручылар, яшь буында белемгә омтылыш уятучылар, иртән изге теләкләр белән мәктәпкә озатып, кичен яратып каршы алучылар, балаларны мәктәп автобусында исән-имин йөртүчеләр, аларга төшке аш әзерләүчеләр, укучыларны иҗат һәм спорт дөньясына алып керүчеләр — һәркем өчен зур бәйрәм. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, бәхет һәм һөнәри казанышлар телим», — дигән теләкләрен юллый Илсур Һадиуллин.

«Яңа уку елы барлык мәктәп һәм көллият укучыларына, техникум һәм югары уку йортлары студентларына уңышлар һәм шатлык китерсен, ә аларның укытучыларына эш нәтиҗәләре белән канәгатьләнү бирсен. Хәерле юл, дуслар!» — ди министр.

 

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев