Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илдар Гыйльметдинов: Якын арада мәгариф тармагында төп проблема кадрларга кытлык булачак

«Авыл табибы» федераль программасы гына бу проблеманы хәл итә алмый, дип саный депутат.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов якын арада мәгариф тармагында төп проблема кадрларга кытлык булачагын искәртте.

«Вакыт узу белән кадрлар кискен җитмәячәген күрәбез. Нәрсә генә эшләмик, өлкән сыйныфта укучылар укытучылыкка атлыгып тормый», - диде Илдар Гыйльметдинов Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышында.

Аның фикеренчә, «Авыл табибы» федераль программасы гына бу проблеманы хәл итә алмый. Депутат яңа федераль проектларны формалаштыру эшенә кушылырга өндәде.

«Беренче чиратта, хезмәт хакын арттыру, соцпакет, арттырылган стипендияләр түләү, максатчан укыту, торак бирү кебек сорауларны карарга кирәк. Бу мәсьәләдә комплекслы караш мөһим», - дип белдерде.

«Мәктәптә төп кеше – зал, интерактив такта түгел, ә педагог. Шуны аңламасак, тырышлык бушка китәчәк. Кайбер районнарда да мәктәпләр буш калачак», - диде Илдар Гыйльметдинов. Депутат бу мәсьәләләр буенча эшче төркем булдырылганын әйтте.

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев