Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиде яшькә кадәрге баласы булган барлык гаиләләргә бишәр мең сум акча бирәчәкләр

Дәүләт балаларга Яңа елга бүләге ясый. Подробнее: https://tatar-

Россиядә җиде яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә бишәр мең сум акча түләячәкләр. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Без балаларыбызга зур булмаган, тыйнак кына бүләк ясарбыз дип килештек. Җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бишәр мең сум түлибез. Җиде яшькә кадәрге баласы булган гаиләдә һәр балага», — диде Путин.

Түләү турындагы карар алдыннан дәүләт башлыгы РФ Хөкүмәте һәм Россия Президенты хакимияте белән киңәшләште.

«Бәйрәм [Яңа ел] гадәти түгел, киләчәккә өметләр белән бәйле, шул ук вакытта бүгенге кыенлыклар белән дә», — дип искәртте Президент.

Татарстанда балалы гаиләләр өчен өстәмә түләүләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан кертелде. Республика бюджетыннан бу максатларга 77 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган барлык күп балалы гаиләләрне балалар бакчасы түләвеннән азат иттеләр. Шулай ук керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә өч яшькә кадәрге балага ел саен дарулар алу өчен 10 мең сум күләмендә электрон сертификат биреләчәк.

Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен быелгы елдан башлап гаиләнең һәр әгъзасына керемне яшәү минимумына кадәр җиткерү өчен пособие кертелде. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев