Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эльмира Зарипова: Беренче балага пособие алу өчен гаризаны ел саен язарга кирәк

10433 сумлык түләүне Татарстанда 38 меңгә якын гаилә ала.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова беренче балага пособие алу өчен гаризаны балага өч яшь тулганчы ел саен язарга кирәклеген әйтте.

«Беренче балага өч яшь тулганчы айлык түләү билгеләнә. Ул өч яшькә кадәр каралса да, бер елга гына исәпләнә, ягъни гаризаны ел саен язарга кирәк. Керемнәр, милек белән тәэмин ителеш, гаилә хәле бер ел эчендә үзгәрергә мөмкин», — диде Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Кереме яшәү минимумыннан ике мәртәбә артмаган гаиләдә беренче бала туса, аңа өч яшь тулганчы айлык пособие каралган. 2022 елда пособие күләме 10433 сумны тәшкил итә. Бу сумма ел саен үсеп бара.

«Быел пособие бер кешегә уртача керем 23 448 сумнан артмаган гаиләләргә түләнә. Мәсәлән, айлык түләү алу өчен өч кешелек гаиләнең кереме 70 344 сумнан артмаска тиеш. Татарстанда бу түләүне 38 меңгә якын гаилә ала. Ул федераль бюджеттан финанслана. Татарстанга моның өчен якынча 4 млрд сум акча бүленә», — диде Эльмира Зарипова.

Күпләр пособие алу өчен кайсы периодның кереме исәпләнүе турында кызыксына икән. Министр сүзләренчә, гариза тапшырган көнгә кадәр алты айлык керем исәпкә алына. «Кайберләр ай саен гариза яза. Гариза кире кагылган очракта, ярты елдан соң кабат язарга тәкъдим итәм, чөнки бер ай эчендә генә уртча керем үзгәрмәскә мөмкин», — диде Эльмира Зарипова.

Өч яшькә кадәрле беренче бала пособиесенә гаризаны Республика матди ярдәм үзәгендә, күп функцияле үзәкләрдә, дәүләт хезмәтләре порталында язарга мөмкин. Пособие алучыларның 90 проценты гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә юллаган. 

 

 Рифат Каюмов 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев