Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Депутат Гыйльметдинов паспортка «милләт» графасын кире кайтарырга тәкъдим итте

Парламентарий фикеренчә, аз санлы халык кайбер преференцияләргә үз хокукларын раслау өчен паспортта милләтне күрсәткән билгегә ия булырга теләр иде.

Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов Россиядә паспортта өстәмә биттә милләтне билгеләү өчен Татарстан тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Депутат сүзләренчә, аз санлы халык  кайбер преференцияләргә үз хокукларын раслау өчен бу хакта паспорттагы билгегә ия булырга теләр иде.

Моннан тыш, Гыйльметдинов «туган телдә фамилия һәм исем башкача языла», дип искәртте. Шуңа күрә, Татарстан мисалында, Россия Федерациясендә паспортта фамилияләре туган телдә күрсәтелгән өстәмә бит ясарга мөмкин булыр иде.

Мондый яңалыкларга каршы килүчеләр үз позициясен электрон паспортларга күчү белән аңлаталар, диде парламентарий.

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X