Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бу кичәне сагынырбыз әле

Вахит Имамовның 70 яшьлек юбилее уңаеннан

Бик хөрмәт иткән язучым ул минем. Вахит абыйга карата хөрмәтемне телемләп тезсәм, Җир шарыннан папье-маше ясарга җитәр иде. Сокланмаслык та түгел, искиткеч дәрәҗәдә мәгънәле һәм бәрәкәтле гомер яшәгән Кеше бит. Күпләр биш гомер яшәп тә башкарып бетерә алмастай эшләрне бер гомеренә сыйдырган шәхес...

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

* * *

Көне буе карлы яңгыр яуып торса, салкын булса да, залда буш урыннар юк иде. 85 не йомгаклап куйган олпатларыбыз, инде кайберләре таякка таянса да Хатыйп ага Миңнегулов, Марсель ага Бакиров, Батулла, Әзһәр Шакиров һ.б. залда тезелешеп утырулары нур өстенә нур булды. Чаллыдан һәм туган ягы Актаныштан дуслары, фикердәшләре, Вахит оеткы салып калдырган эшләрне дәвам итүчеләр килгән. Чаллыда үз чорында эшләп тә караган икән. Күпме татар мәктәпләре, күпме татар балалар бакчалары ачылган. Бүген ябылып бетеп бара. 

Вахит Имамовны халык белә, ул халыкныкы. Халык язучысы. Хәер, ул бит язучы гына түгел, Гаяз Исхакый юлыннан бара, көрәш рухын дәвам итә торган чын милләтпәрвәр көрәшче.

Сәхнәгә ул атка атланып чыкты, аты да татар аты иде бугай... Бу кичәне сагынырбыз әле.

Фәния ХУҖӘХМӘТ.

* * *

Вахит абыйның үзе кебек милләтпәрвәр һәм ихлас тамашачы җыелган иде залга. Бәйрәм чарасы үзе гади, үзе зәвыклы итеп оештырылган иде.

Язучының гомер мизгелләрен сәхнәләштергәндә үзем өчен көтелмәгән, сискәндергеч, тетрәндергеч күренеш булды! Мөхәммәт Мәһдиев булып уйнаучы артист сәхнәгә чыкканда остазыбыз үзе чыккан кебек тоелды бер мизгелгә. 

Марс ТУКАЙ.

 * * *

Гадәттә, юбилей кичәләре күтәренке рух белән үткәрелә. Ә бу кичәдә Вахит абый язучы бәхете турында безне уйландырырга мәҗбүр итте.

«Икеләтә бәхетсез» язучының бердәнбер таянычы – гаиләсе. Атсыз калу – метафора. Үзеңнең бөек милли цивилизациясеңнән баш тарту. Каланы кем кулына калдырасыз дип? – язучы замандашларына риторик сорау бирде. Телебез киселде! Нәрсә эшлибез?... Татар китабының укучысы булырмы? Бу аяныч сораулар һәрберебезгә юнәлтелгән. Милли аң юк дәрәҗәсендә.... Тарих алдында җаваплык тоймыйча яшибез! «Рәхәткә чыктык»... Кем булдык, кемгә әйләндек... Бик җитди сөйләшү... 

Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА.

* * *

Артык шапырыну, мактану да, залда урамнан залны тутыру өчен килгән тамашачы юк. Танылган галимнәр. Мәйданны бергә узган милләтпәрвар милләттәшләр. Олпат язучылар да бар. Халык депутатлары Зәйдулла белән Әминов... Затлы, милли, артык пафоссыз, үзенчәлекле. 

Шәхес буларак формалашуы һәм тормыш юлы бер пәрдәгә сыеп беткән. 

Бу урында бер мөһим мизгелгә тукталып үтмичә булмас. Үзенә бүләк ителгән чәчкәләрне Вахит абый хатыны Глүзә ханымга төшереп бирде. Менә ул чын ир-егетнең тормыш иптәшенә карата хөрмәте, аны бәяләве! Бер сүзсез, бары гамәле белән аңлатып бирде. Моны Имамов кына булдыра ала торгандыр.

ХАНБИКӘ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев