Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балаларны беренче сыйныфка әзерли башларга вакыт

Җәй узып бара. Пандемия сәбәпле озынайган каникуллар да ахырына якынлаша. Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы матбугат үзәгеннән алынган мәгълүмат буенча, быел республикада беренче сыйныфка 56 мең 679 бала барачак. Аларның 20 732се – Казаннан.

Ярминкәләр ачык

Кибетләрдә исә мәктәп ярминкәләре инде эшли башлаган. Әти-әниләр дә балаларын мәктәпкә әзерләү белән мәшгуль. Кемдер әле башланмаган август ае бар, дип кием-салым алырга ашыкмаса, икенче берәүләр озак вакыттан соң ниһаять ачылган базарлар, сәүдә үзәкләре кабат ябылмасын дип, баласын киендереп калырга ашыга. Без дә Казан кибетләрен урап, баланы мәктәпкә әзерләү ничә сумга төшәчәген белеп кайттык.

Блузканың 500 сумлыгы да, 5000леге дә бар. Гомумән, бар нәрсәгә дә кагыла бу. Танылган брендлы киемнәрнең бәясе, базарныкы белән бер түгел. Сыйфаты күпкә яхшырак дип тә әйтеп булмый. Базардан да бер ел рәхәтләнеп киярлек күлмәкләр табарга була. Өстәвенә, балалар бик тиз үсә, кием кечерәя. Кыскасы, һәр кеше юрганына карап аяк суза.

Кием- салым

Беренче сыйныфка баручы балалар өчен гадәттә, ике-өч ак блузка, күлмәк, водолазка алырга киңәш ителә. Киемнәрнең табигый тукымадан тегелгәненә игътибар бирегез. Малайларга чалбарны алмашка икене алсаң яхшырак. Пиджакны кечкенә малайлар еш кына 1 сентябрь, башка бәйрәм уңаеннан гына кия. Көндәлек кию өчен ул уңайсызрак. Шуңа да жилет, чалбар гына алсаң да була. Мәктәп формасы укыту учреждениесенә карап төсе, бизәкләре белән аерыла. Гадәттә, форманы әти-әниләр бергә җыелышып заказга тектерә. Аерым мәктәп өчен махсус тегә торган фабрикалар да бар. Шуңа да форма алганда мәктәпнең таләпләрен истә тотарга кирәк. Аяк киеме берничә кирәк. Берсе спорт залында кияргә, “икенче сменка”, ягъни мәктәп эчендә көндәлек кия торганы – баланың аягы тирләмәсен өчен аның башы ачык, тишекле булса уңайлырак, һәм урамда кияргә аяк киеме. Күп мәктәпләрдә табаны ак төстә булган аяк киеме алырга кушалар. Ул идәндә кара таплап калдырмый, ди.

Канцтоварлар

Уку өчен кирәкле әсбабларга килгәндә, беренче сыйныф өчен дәфтәрләрне хәзердән үк алырга ашыкмасагыз да була. Биш шакмаклы, биш сызыклы дәфтәр комачауламый анысы. Ручка, карандаш, буяулар, рәсем дәфтәрләрен алсагыз да ярый. Ниндиләре кирәк икәнен гадәттә, ата-аналар җыелышында әйтәләр. Эш дәфтәрләрен уку башлангач, программага карап, укытучы киңәше белән алырга туры киләчәк.

Букча

Мәктәп букчасы иң кирәкле әйберләрнең берсе. Балалар аны атып та уйный, аңа утырып таудан шуарга да мөмкиннәр. Кыскасы аның чыдамлы һәм сыйфатлы булуы мөһим. Букчаның каркасына игътибар итегез, аның ортопедик аркалы, уңайлы, аркага дөрес ятып торган, каешы көйләнә торган булуы мөһим, буш букчаның авырлыгы 1 килодан артмаса яхшырак. ЮХИДИ таләпләре буенча киемнәргә, рюкзакларга яктылыкны кайтаручы элементлар ябыштыру да кирәк.

Телефон

Күп психологлар беренче сыйныф укучысына телефон кирәк түгел дип саный. Бала турында сыйныф җитәкчесеннән сорашырга мөмкин. Башлангыч сыйныф укучысын үзен генә барыбер урамга чыгармыйлар. Шулай да мәктәптә чакта балагызның тавышын ишетәсегез килә икән смарт сәгатьләр алырга була. Алар артык кыйммәт тә тормый. Ул сәгатьләр белән әти-әни үз телефоныннан идарә итә ала. Баланың кайда икәнен дә күзәтеп торырга була.

Нәтиҗә

Безнең исәпләүләр буенча баланы мәктәпкә әзерләү якынча 13-15 мең сумга төште. Кибетләрдә чиратлар зур, кеше күп дип әйтеп булмый. Әлегә әти-әни аптырашта. 1 сентябрь мәсьәләсе буенча ачыклык кермәсме дип көтә. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында әйтүләренчә, укуларның нинди режимда узачагы, тантаналы линейка ничек үтәчәге әлегә билгесез. Барысы да эпидимиологик хәлдән чыгып билгеләнәчәк. Әгәр дә коронавирус чигенсә, балалар сәламәтлеге өчен куркыныч янамас,а укучылар мәктәп парталары артына утырачак. Әгәр инде авыруның икенче дулкыны башланса, укуны дистанцион рәвештә дәвам итәргә дә мөмкиннәр, дип аңлаттылар. Иң мөһиме – балаларыбыз исән-сау, сәламәт булсын.

Ялгышу рөхсәт ителә

Люция Закирҗанова, психолог:

– Беренче сыйныфка баручы баланы бер ай алдан әзерли башларга кирәк. Табиб белән киңәшләшеп витаминнар ярдәмендә организмын ныгытыгыз. Аның тиздән укучы булуын әйтеп, хуплау да мөһим. Көн тәртибен алдан планлаштыру да зур роль уйный. 80 процент очракта эмоциональ, физик киеренкелек нәкъ менә көнне дөрес бүлмәүдән килеп чыга. Баланы укытучыларга, гомумән мәктәпкә хөрмәт белән карарга өйрәтегез. Ул укыячак мәктәптәге кагыйдәләр белән таныштырыгыз. Сыйныф эшләрендә актив катнашыгыз. Беренче сыйныф укучысына ялгышу рөхсәт ителә. Шуңа да кайбер хаталарына күз йомсагыз да була. Кайсы өлкәдә аның уңышлырак килеп чыга, шул өлкәгә басым ясагыз. Баланы беренче сыйныфка озатканда ягымлы сүзләрне кызганмагыз, аңа хәерле юл теләгез.
 

Эльвира Мозаффарова
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев