Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ак калада олы җыен

Сабан туе - 2019

Актанышта Ык буе Сабан туе узды. Бәйрәм байрагын Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм "Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов күтәрде.

Сабан туен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Башкортстан Дәүләт Корылтае җыены рәисе Константин Толкачев тамаша кылды. Алар бәйрәм мәйданына башта атта, аннары елга буйлап салда йөзеп килде. Бәйрәм тантаналы рәвештә "Ак калада олы җыен" театральләштерелгән тамашасы белән башланды.

Мәйдан уртасына Ык елгасы буена урнашкан районнар - Оренбург өлкәсе Абдулла районы, Башкортстанның Бакалы, Шаран, Туймазы, Октябрьский, Бәләбәй, Ярмәкәй, Бишбүләк районнары, Татарстанның Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы, Актаныш районнары делегацияләре чакырылды. Алга таба мәйданда хезмәт алдынгылары парады узды. Сабан туе кунак­ларын игенчеләр, терлекчеләр, нефтьчеләр, төзүчеләр, мәгариф, сәламәтлек саклау, элемтә тармагы хезмәткәрләре сәламләде.

"Татар халкының затлы, милли бәйрәме һәрвакыт сагынып көтеп ала торган вакыйга. Ул яшәешкә тынычлык, татулык алып килә. Сабан туе мәйданында яшенә дә, картына да, социаль хәленә, милләтенә, диненә карамастан, бөтен кешегә дә урын бар. Нәкъ менә шуңа күрә Сабан туе уздыру матур традициягә әйләнде. Сабан туе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, авыр хәлләрдә күңелен күтәргән", - дип мөрәҗәгать итте Энгель Фәттахов.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин халыкны Президент Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. Ул Актанышның күп мәсьәләләрдә үрнәк район булуын телгә алып, халкына рәхмәт җиткерде. 

"Ык елгасы буенда яшәүче милләттәшләребезне Сабан туена җыеп, олы бәйрәм ясыйсыз", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Энгель Фәттаховның тәҗрибә җыеп, кабат районга кайтканын, халыкны оештырып, нәтиҗәле эшчәнлек алып барганын билгеләп узды. 

Башкортстан Дәүләт Корылтае җыены рәисе Константин Толкачевга мөрәҗәгать итеп, ул татарлар һәм башкортларның үзара дуслыгы белән көчле халыклар булуын ассызыклады. "Татарлар һәм башкортлар гомер буе бергә дус яшәгәннәр, көндәшлек тә иткәннәр, ләкин бер-берсенең уңышларын куәтләргә тырышканнар", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Константин Толкачев Башкорт­станның 100 еллыгы уңаеннан республикада Татарстан мәдәнияте көннәре узганын искә алды. "Башкортстан тарихында без һәрвакыт татар халкының куәтле ярдәмен тойдык. Ык территориясе гел уңышлы аграр производство зонасы булды. Ләкин аның төп байлыгы - тырыш халкы", - диде ул Сабан туен оештыручыларга.

Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, "Башкортстанның 100 еллыгы истәлегенә" истәлекле медальләрен Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Энгель Фәттаховка тапшырды.

Сабантуй кунаклары Татарстан һәм Башкортстанның иҗат коллективларының бәйрәм концертын, спорт бәйгеләре, милли уеннар, атлар чабышы, автомобильләр узышын тамаша кылды. Биредә "Ак кирмән", "Каз иле", "Икмәк иле", "Чишмә аланы", "Милли мәйдан", "Балалар аланы", "Милли күргәзмә аланы", "Ык буе районнары аланы", "Фотошәһәр", "Һөнәрчеләр аланы", "Татар чәйханәсе" кебек тарихи, милли аланнар эшләде.

Ык буе Сабан туе абсолют батыры булып быел Азнакайдан Айдар Алтынбаев калды. Авыр үлчәүдәге (90 кг дан артык) көрәшчеләр арасында аңа тиңнәр табылмады. Беренче урынны төрле авырлык категорияләрендә актанышлылар - Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Азат Габдерәшитов, Раил Сираев яулады. Татарстан Президентыннан махсус бүләк - автомобиль иясе инде гадәткә кереп киткән жирәбә буенча билгеләнеп, Р.Сираевка насыйп булды.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА.

Салават КАМАЛЕТДИНОВ фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев