1 апрельдә Казанда балаларны беренче сыйныфка кабул итү башлана
Киләсе уку елында беренче тапкыр парта артына 20 меңнән артык укучы утырыр дип көтелә – 2020 елга караганда бер мең укучыга күбрәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сүзләренчә, беренче сыйныфка керү өчен гаризалар кабул итү ике этапта уза. Беренче этапта, 1 апрельдән – 30 июньгә кадәр, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул ителә. Икенче этап 6 июльдән – 5 сентябрьгә кадәр гомуми белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен узачак.
Яшәү урыны буенча мәктәпләргә кергәндә полиция һәм хәрби хезмәткәрләр балалары, шулай ук әлеге мәктәптә укучы балаларның бертуганнары аерым өстенлекләргә ия.
– Гариза белән бергә ата-ана үзенең шәхесен раслаучы документны һәм баланың туу турындагы таныклыкны тәкъдим итәргә тиеш. Кабул итүнең беренче этабында шулай ук баланың әлеге микрорайонда яшәве турында һәм аның уку йортына керү хокукын раслаучы документлар тапшыралар, – ди Ирек Ризванов.
Документларны мәктәптә шәхсән тапшырырга була, Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки гомуми белем бирү учреждениесенең электрон адресына җибәрергә мөмкин.
Электрон рәвештә бирелгән гариза гадәти тәртиптә карала, әмма ата-аналар биш эш көне эчендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга тиеш.
– Эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып һәм, гомумән, ата-аналарга уңайлы булсын өчен, алар гомумбелем бирү учреждениесенә язылу буенча киләчәкләр, – дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе башлыгы.
Гаризалар кабул итүнең беренче этабы тәмамлангач, өч эш көне дәвамында балаларны мәктәпкә алу турында боерык чыгарыла. Башка микрорайондагы балалар өчен ул биш эш көне эчендә.
Ирек Ризванов ассызыклаганча, мәктәпкә кабул итүдә анда буш урыннар булмау сәбәпле генә кире кагылырга мөмкин, һәм бу очракта ата-аналар тиешле хәбәрнамә ала. Баланы башка мәктәпкә билгеләү өчен, ата-аналарга яшәү урыны буенча район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр өч көн эчендә баланы буш урыннар булган якындагы мәктәпкә билгеләргә тиеш.
Мәктәптә уку башланган чорга бала 6 яшь тә 6 айдан да кече һәм 8 яшьтән дә өлкәнрәк булмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев