Сәрия кунакка чакыра

Адәм баласы туктаусыз эштә, ыгы-зыгыда яшәсә дә, аның туктап ял итәсе, уй-фикерләрен дә тәртипкә китерәсе килә.
Мондый үзгәреш – яңалыклар эзләү аеруча иҗат кешеләренә хас. Бу уңайдан күпләребезгә таныш шагыйрә, журналист Сәрия Закирова хезмәтен мисалга китерәсем килә.
Хәзерге вакытта ул “Үз өем” дип аталган электрон журнал чыгара. Әмма күңеленә ул гына җитми, күрәсең, анда виртуаль рәвештә генә түгел, чынбарлыкта да кунак җыю, аралашу ихтыяҗы ташып тора. Шуның өчен дә, айга бер тапкыр булса да очрашу, чәй янында шигырьләр сөйләп, җырлап утыруны күздә тотып, “Аулак өй” дигән бер чара оештырып җибәрде. Әлбәттә инде, аңа төрле яшьтәге шагыйрәләрне чакыра. Алар янына баянчыбыз Рафинат Сәләхов һәм Мәскәүдәге халыкара җырлар фестиваленә әзерләнүче Фәрзанә ханым да килеп җитә.
Кичә Казанның Островский урамындагы “Татар китабы” һәм Шәриф Камал музее йортында узды. Аның директоры, шагыйрә Луиза Янсуар Сәриянең теләген хуплап каршы алды. Бинаның кунак бүлмәсе бу юлы да кызларның җырлары, шигырьләре белән гөрләде. Әйтик, Шәмсия Җиһангирова, Нәҗибә Сафина, Фәүзия Солтанның шагыйрь генә түгел, шәп җырчы да икәнлеген моңа кадәр белмәүчеләр дә булгандыр.
Бу чара тамашачылар өчен түгел, шуңа күрә бер-береңнең шигырьләренә тәнкыйть сүзләре дә әйтелә. Беркем беркемгә үпкәләми. Бу юлы “Аулак өй”гә Дәүләт Советы системасында эшләүче Таңчулпан, Казанның 5 нче гимназиясе укытучысы Галия Гайнетдинова, Арчаның балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлара Шәрипова да килгән иде. Сәрия кайчандыр үзе шушы музейда эшләгән чагында Галия Гайнетдинованың бирегә укучылары белән килүен искә төшерде. Хәер, монда истәлекләр дә җитәрлек, тел-лөгать-иҗат дөньясы турында фикер алышулар да – көн кадагында.
Фәйрүзә МӨСЛИМОВА.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 апрель 2021 - 06:20Галия Гайнетдинова: Милләтне тел билгелиБашкортстанда туган һәм 16 яшьтә бирелгән паспортыма “милләте башкорт” дип язылган булса да, мин үземнең башкорт икәнлегемә бер генә дәлил дә китерә алмыйм23300
-
12 апрель 2021 - 13:04Румыния татары Наим Белджин укучысы Халыкара көрәш турнирында өченче урын алган Патриция Мария Петрас бер мең доллар белән бүләкләнгән.3400
-
12 апрель 2021 - 11:08Иманлы булу – ул көне-төне мәчеттә намаз укып утыру дигән сүз түгел... Урал! Урал! Могҗизавый Урал! Моннан кырык еллар элек беренче күрүләремнән алып әле кичә генә кайтуымны исәпләсәм, мин бу куе урманлыкка чумган таш олпатны йөзләрчә тапкыр узганмын икән.5000
-
12 апрель 2021 - 10:32“Күперне су басты. Үлем-китем генә була күрмәсен, зиратка юл ябылды” Мамадыш районының Күк чишмә авылының яңа күперен су баскан. Утыз ике ел шушы хәл дәвам итә икән. Авылда сигез йортта гына яшәүчеләр бар, алары да өлкәннәр.6300
-
12 апрель 2021 - 10:17Татарстан мөфтие итеп кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда делегатлар шул карарга килде.6501
-
12 апрель 2021 - 08:29Әтнә театры «Ана күңеле… далада» трагикомедиясен чыгарды Спектакльнең премьерасы Әтнә театры сәхнәсендә 9 һәм 10 апрель көннәрендә булды.4400
-
12 апрель 2021 - 06:00Вәхшилек 1937 елның августыннан 1938 елның октябренә кадәр «милли приказлар» буенча 365 мең 805 кеше хөкем ителгән. Аларның 172 мең 830 ы атылган.6301
-
11 апрель 2021 - 06:00Фотографның иң якты проекты Кем уйлаган бу агач тәрәзә йөзлекләрен фотога төшерү минем өчен башта – мавыгу, аннары чын һәм иң нык яраткан эшем булып китәр дип?!9301
-
10 апрель 2021 - 06:25Лилия Гыйбадуллина: Җәйрәп гомер сөрә бирсен вакыт Дөньялыкның бәрхет болынында... Салават күпере артыннан Үзәннән үрләргә чапмасаң, Кем соң син? Бу җирдә кем соң син? Шул үрдә үзеңне тапмасаң...15001
-
10 апрель 2021 - 06:20Айга кырын карама (10-16 апреля) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!7400
-
9 апрель 2021 - 14:27Россиядә елның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Казанда ачыклана Татарстан районнары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән Казанга җыелган укытучылар туган телне укыту осталыгы белән уртаклашты.16900
-
9 апрель 2021 - 11:15Без өчлектә, тик 31 мең балага мәктәптә ник урын юк? Әлмәт мэры Тимур Нагуманов үзчикләүләр кертелгәч алып бара башлаган “туры эфир”лар берарара бик популярлашып китте. Аңа карап, башка кала башлыклары да бу алымны кулланып карады, әмма әллә ялкауландылар, әллә Тимур Дмитриевич кадәр технологияләрне белмәделәр...15100
-
9 апрель 2021 - 09:53Велосипедчылар! Юлга чыгарга ярамый Юлларда велосипедчылар күренә башлады. Соңгы елларда бу спорт төре буларак та популярлаша бара, веломаршрутлар оештыралар, кайберәүләр хәтта эшкә велосипедта йөри.10300
-
9 апрель 2021 - 09:45Ярминкәләргә рәхим итегез! Авыл хуҗалыгы ярминкәләре - фермерлар өчен дә, халык өчен дә бик мөһим ярдәм чарасы, чөнки ярминкәләрдә фермерлар үзләре үстергән продукцияне сата алалар (сәүдә урыннары бушлай бирелә), ә халыкның сатуга өстәлгән бәяләрдән башка гына сыйфатлы һәм натураль авыл хуҗалыгы продукциясен минималь бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге бар.11300
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 март 2021 - 08:50Фирдүс Тямаев: “Куштауны яклаган өчен мине “заказать” итәләр” Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Башкорстанның Кыргыз Миякә җирлегендә 22, 23 мартта концерт куярга тиеш була.55701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика