Мәдәни җомга

Котлыйбыз!

Бу көннәрдә хезмәттәшебез Фәридә Мәхмүт кызы Хәмәтҗанова үзенең матур гомер бәйрәмен каршылый. Фәридә 1978 елдан бирле матбугат өлкәсендә. Хезмәт юлын ул "Социалистик Татарстан" газетасында хатлар бүлеге хезмәткәре булып башлый. Аннары "Татарстан хәбәрләре" газетасы редакциясендә эшен дәвам итә. "Мәдәни җомга" редакциясендә менә инде 20 елдан артык сәркатип вазифасын башкара. Кергән кунакларны...

Бу көннәрдә хезмәттәшебез Фәридә Мәхмүт кызы Хәмәтҗанова үзенең матур гомер бәйрәмен каршылый. Фәридә 1978 елдан бирле матбугат өлкәсендә. Хезмәт юлын ул "Социалистик Татарстан" газетасында хатлар бүлеге хезмәткәре булып башлый. Аннары "Татарстан хәбәрләре" газетасы редакциясендә эшен дәвам итә. "Мәдәни җомга" редакциясендә менә инде 20 елдан артык сәркатип вазифасын башкара. Кергән кунакларны якты йөз белән каршы алучы, редакциягә мең дә бер сорау белән шылтыратучыларны сабыр гына тыңлап җавап бирүче ханым ул.
Фәридәбезне ихлас котлап, аңа һәрчак хәзергедәй шат булып, кайгы-хәсрәт күрмичә, бәрәкәтле тормышта, тыныч гаиләдә яшәвен телибез. Балалары аны игелекле гамәлләре белән сөендереп торсын, оныклар үстерү генә түгел, оныкларының балаларын сөяргә дә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.
"Мәдәни җомга" газетасы редакциясе коллективы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: