Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Берүзенә бер шәһәр

АКШның Небраска штатындагы Монови каласы илдә иң кечкенә шәһәр санала.

Әмма аның үлчәме түгел, бәлки халык саны гаҗәпкә калдыра. Биредә нибары бер кеше яши. 85 яшьлек Эсли Эйлер – мэр да, бер үк вакытта бар белән китапханә хуҗасы да. 2000 елга кадәр ул монда ире белән яшәгән. Ире вафат булгач, Эсли да күчеп китәр, дип уйлаганнар. Әмма хатынның туган шәһәрен ташлап китәсе килмәгән. Эсли 12 сәгать буе барда эшли, 5 мең китап сакланган китапханәдә дә эш җитәрлек. Муниципалитет эшләрен дә онытырга ярамый. Нибары бер кеше яши торган шәһәр белән кызыксынучылар шактый, шунлыктан биредән туристлар өзелми. Балалары үз янына чакырса да, ватанпәрвәр Эсли бакыйлыкка күчкәнче Моновида калырга җыена.

(“The New York Times”).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев