Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Тукай районында – әдәбият бәйрәме

Татарстан мәйданында пәйда булуына 42 ел тулса да, Тукай районына караган авыллар бер генә айда да әдәбият һәм мәдәният казаныннан читтә калып, ятим яшәмәде.

Һәммәсе дә уч төбендә тоткан кебек истә: районның Иске Дөреш авылында төзелгән хуҗалык сиксәненче елларда Г.Тукай исемен йөртә, колхоз үзәгендә бөек шагыйрь хөрмәтенә куелган бюст та бар һәм Чаллы әдипләре һәр ел саен шагыйрь туган көндә шуның янына ашкынып бара иде. Инде мәрхүм Кадыйр Сибгатуллин, Хәниф Хөснуллин, Нәҗип ага Мадьяровларның һәрбер язда шуннан илһамланып, очынып кайтулары истә.

Базар мөнәсәбәтләре дигән афәт кузгалып, күмәк хуҗалыкларга аерым байлар ия булганнан соң, ни үкенеч, Иске Дөрештәге әдәби бәйрәмнәр дә акрын-акрын тынды. Аннары көтмәгәндә Казан каласында шагыйребез Фәннур Сафин вафат булды да, аны югалту һәм юксыну ачысыннандыр, ахры, Тукай көнендә үткәрелә торган шигырь бәйрәмнәре Фәннурның туган авылы булган Күзкәй мәктәбенә күчте. Габделхәй Сабитов, Гөлшат Зәйнашевалар укыган Югары Тәкермән мәктәбен дә онытып бетермәдек, әмма Тукай туган көндә һәр ел саен Казан каласыннан шагыйрьләр чакырып та, әдәбият бәйрәмен Күзкәй үзәгендә тантана итә идек.

Ниһаять, октябрь ае уртасында Тукай район хакимияте район күләмендә әдәбият көне үткәрергә карар кылган. Казан каласының бер үзеннән генә дә 17 шагыйрь һәм прозаик килеп төште. Район башлыгы Фаил Камаев белән сәнгать әһелләре безне әлеге дә баягы Иске Дөреш авылында каршы алды. Сере дә бик җитди: Иске Дөрешнең башлангыч мәктәбендә нибары 9 гына сабый торып калган, балалар бакчасында да сабыйлар саны  шуннан артмый икән. Кайчандыр урта мәктәпкә һәм колхоз үзәге дәрәҗәсенә ия булган авылда белем учагын сүндермәс өчен, район башлыгы Ф.Камаев Иске Дөреш мәктәбе белән балалар бакчасына гаять зур ремонт үткәртүгә ирешкән. Искиткеч зур яңарыш кичергән мәктәп бинасы быел көзге каникул көннәрендә үк район балалары өчен күмәк лагерьга әйләнәчәк, лагерь үзе кышкы, язгы, җәйге каникул вакытларында да һәр авылдан 80 шәр бала кабул итә икән. Балалар өчен инде йокы, аш, юыну бүлмәләре, хәтта мунчасына кадәр әзерләп куелган. Балалар күбрәк санда туплана калса, җәй көннәрендә алар өчен палаткалар шәһәрчеге төзеп кую мөмкинлеге дә бар...

Әлеге булачак лагерьга сәяхәттән соң, Казаннан килгән 17 язучы районның 17 мәктәбенә юл тотты. Мин фәкыйрегезгә Теләнче Тамак мәктәбенә бару бәхете эләккән. Аңа кадәр Казаклар авылында туып, 19 яшендә Советлар Союзы каһарманы дәрәҗәсенә ирешкән Нурми Шәрипов туган йорт нигезе һәм атаклы сәүдәгәр Хәлфиннар утары белән танышып чыгарга да җитештек. Теләнче Тамак урта мәктәбендә 148 бала белем ала, алар белән шаулап-гөрләп очрашу уздырдык. Хәлфиннар утарына урнашкан ярдәмче мәктәп укучылары ясаган кул эшләре белән танышып та үтә мәмнүн калдык.

Кичке караңгылык безне Чаллы каласындагы “Энергетик” мәдәният сараена җыйды. Тукай районы үзешчәннәре арабыздан 44 яшендә китеп барган Фәннур Сафин хөрмәтенә хәтер кичәсе әзерләгән. Экраннарда Фәннурның сабый чактагы фотосурәтләрен, Күзкәй авылы күренешләрен, шагыйрьнең каләмдәшләре булган Данил Салихов, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Эльмира Шәрифуллина, Фәтхулла Абдуллин хатирәләрен бүлешү бик тә җылы барды. “Чаллы икмәге” җәмгыятенең генераль директоры Р.Юны­сов һәм Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе Ф.Сафин Фәннур хөрмәтенә үткәрелгән әдәби бәйгедә җиңүчеләрне котлады, ә район башлыгы Ф.Камаев беренче мәртәбә Фәннур Сафин исемендәге әдәби бүләк тапшырды.

Без тик бер теләк – Тукай районында мондый әдәби тантана һәр ел саен кабатлана торган бәйрәм төсен алсын иде, дигән якты фикер белән таралыштык.

В.ИМАМОВ.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев