Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

“СӘЛӘТ” АЛГАРЫШКА ИЛТӘ

Быел икенче тапкыр зурлап үт кәрелгән "Сәләт" форумы халыкара статус алды, чөнки аның эшендә Татарстанның барлык район-шәһәрләреннән кала, Австралия, Чехия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек илләрдән дә вәкилләр катнашты. Форумга 5 мең яшүсмер җыелды. Алар һәммәсе дә укуда, эштә, спортта, сәнгатьтә уңышларга ирешкән талантлы яшьләр. Җыенга шулай ук яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар,...

Быел икенче тапкыр зурлап үт кәрелгән "Сәләт" форумы халыкара статус алды, чөнки аның эшендә Татарстанның барлык район-шәһәрләреннән кала, Австралия, Чехия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек илләрдән дә вәкилләр катнашты. Форумга 5 мең яшүсмер җыелды. Алар һәммәсе дә укуда, эштә, спортта, сәнгатьтә уңышларга ирешкән талантлы яшьләр. Җыенга шулай ук яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар, иҗтимагый оешмаларда шөгыльләнүче активистлар да чакырылган иде.

Форум елдагыча Биләр каласында үтте. Яшүсмерләр белән очрашуга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. "Корылтай" дип исемләнгән чатырга җыелып "Сәләт" яшьләре Президент белән аралашты, аңа сораулар бирде һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Илбаш белән очрашуны башлап җибәргән Студентлар лигасы рәисе Тимур Сөләйманов "Сәләт" хәрәкәтенең тарихына тукталды. 1994 елда Арча районында җәйге ял лагерында 65 сәләтле укучыны җыеп, кампитрлар белән таныштырудан башланган ул. Хәзер инде бу хәрәкәт ел саен 50 проектны тормышка ашырып килә. Бу еллар эчендә 218 смена оештырылган. "Сәләт" ул хәзер талантлы яшьләр белән эшләү системасына әверелде. Әлбәттә, иң беренче чиратта, мәктәп укучылары белән эшләү", - дип сөйләде Тимур Җәүдәт улы. Студентлар лигасы рәисе Президентка "Сәләт"нең үсеш концепциясен тапшырды. Концепциядә алдагы 3-5 елда бу хәрәкәт үз эченә һәрбер мәктәпне алачагы турында әйтелә. Моннан тыш, чит төбәкләрдә яшәүче татар балалары белән дә эшне системага салу кирәклеге искәртелә.

Президент Р.Миңнеханов "Сәләт"нең һәрбер мәктәпне җәлеп итәргә тиешлеге хакындагы фикерне хуплады. "Бу очракта сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсен киңрәк куллану мөмкин булачак, - диде Илбаш. - Безнең ике зур проектыбыз бар: аның берсе - "Йолдызлык", икенчесе - "Сәләт". Без "Сәләт"не "Йолдызлык" дәрәҗәсенә җиткерергә тиешбез. "Йолдызлык" аша елына 70 мең бала үтә. Моның өчен, әлбәттә, һәрбер районда "Сәләт"нең бүлекчәләре булырга тиеш".

Белгәнебезчә, быел "Сәләт" форумында беренче мәртәбә көндәлек гәзит нәшер ителде, "Сәләт" радиосы һәм телевидениесе эшләде. Очрашу вакытында укучылар Президенттан, форум төгәлләнгәч тә, әлеге мәгълүмат чараларын эшләтү мөмкинлеге тудыруны сорады. Р.Миңнеханов бу сорауга да уңай җавап бирде һәм "Сәләт" белән "Татмедиа" агентлыгының партнерлар була алу ихтималлыгын ассызыклады. Очрашу барышында чит төбәкләрдән килгән яшьләр татар телен өйрәнүнең авырлыгы хакында да сүз кузгатты. Президент аларга Татарстанда ешрак булырга, махсус тел өйрәнү лагерьларына килергә тәкъдим итте. Ул шулай ук быел гына эшкә җигелгән "Ана теле" интернет дәресләрен дә файдаланырга чакырды.

Очрашу барышында яшьләр биредә башка милләт вәкилләрен дә күрергә теләүләрен әйтте. Киләсе елда форумда Халыклар дуслыгы урамын булдыру тәкъдимен Президент та хуплады.

Яшьләр белән әңгәмә тәмамланганнан соң, Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләү өчен сәхнәгә күтәрелде. "Бер ел эчендә форум нык киңәйгән. Сезнең белән бик кызыклы кешеләр эшли, программалар да эчтәлекле һәм файдалы. Әлеге форум бүгенге көндә илдәге иң зур һәм иң кызыклы форум", - диде ул һәм "Сәләт"нең үсеш концепциясе республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителәчәгенә ышандырды. "Без сезгә таянабыз. Сез белемле, актив һәм алдынгы карашлы булсагыз гына республикабыз үсәчәк", - диде Президент.

Татар яшьләрен алгарышка илтүче форум республикабызга әле бик күп талантлар үстереп бирер, дип ышанабыз.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев