Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Саха (Якутия) милли бәйрәмнәр – Ысыах һәм Сабан туена әзерләнә

24-25 нче июнь көннәрендә Якутск шәһәрендә Татарстан көннәре узачак. Күп кенә чаралар белән бергә биредә җирле халыкның Ысыах һәм татарларның Сабан туе да уза. Хәзер аларга әзерлек эшләре бара.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев милли бәйрәмнәре үткәреләчәк мәйданнарны карады, анда алып барылган әзерлек эшләре белән танышты.

Ысыах – якутларның җәй бәйрәме. Табигатьнең уянуы хөрмәтенә уздырыла. Сабан туена да охшашлыгы бар. Ысыах бәйрәме вакытында да ат чабышлары оештырыла, милли уеннар уйныйлар, бииләр, милли ризыклар белән сыйланалар. Бәйрәмне 10 нчы июньнән 25 нче июньгә кадәр аралыкта үткәрәләр. Шуңа күрә Саха”Якутия”дә ике бәйрәм – якутларның Ысыах һәм татарларның Сабан туе бер мәйданда узачак.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев