Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Роман турында сөйләшү

3 октябрь көнне Татарстан Язучылар берлегендә күре­нек­ле әдип, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ринат Мөхәммәдиевнең әле күптән түгел генә “Казан утлары” журналында дөнья күргән “Ак кәгазь нидән саргая?” дип аталган романы турында зур сөйләшү булды.

Дөресен таныйк, союзда ким дигәндә ун ел буена яңа әсәр буенча мондый дәрәҗәдәге анализ-бәхәсләрнең булганы юк иде. Ә бу юлы тәнкыйть секциясе җитәкчесе, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов чакыруы буенча, түгәрәк өстәл артына утыздан артык каләм әһелләре җыелды. Роман дәһшәтле-кансыз утызынчы елларда күренекле галимнәр, әдипләр, җәмәгать эшлеклеләре өстеннән пычрак донос язып, аларны үлемгә озаттырган һәм шуларның әдәби-фәнни мирасларын үзенә эләктергән, шушы мәкерле юл белән “бөек”кә әверелгән кемсә турында бит. Сөйләшү романдагы герой прототибын җиңел танып була торган әлеге кемсә турында да бармый калмас, дигән өмет тә язучыларны әңгәмәгә тартып китергәндер.

Әмма сөйләшү фәкать роман турында гына барачак, дигән кисәтү калыпны чикләде. Югыйсә, ул кансыз утызынчы елларда дистәләгән әдипләрнең НКВД җәлладлары оештырган мәкерле хатларга ихтыярсыз рәвештә кул куярга мәҗбүр ителгән булулары хакында укып беләбез бит. Ә бу кемсә, менә, ихтыярсыз мескеннәрдән түгел, кайбер хатларында хәтта утыз җиде каләмдәшенең исемнәрен тезеп, донос арты донос юллаудан тәм табып гомер иткән бәндә. “Кыңгыр эш кырык елдан соң да фаш ителә”, дигән канун буенча, мондый җәллад куштаннарының да чын йөзе ачылырга тиеш һәм аларны бүген күз өстендәге каш булып зурлаулардан арыну лаеклырак.

Р.Мөхәммәдиев романы буенча сөйләшүдә халык шагыйрьләре Ренат Харис, Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Тукай бүләге ияләре Тәлгат Галиуллин, Камил Кәримов, Вахит Имамов, янә дә дистәдән артык каләмдәше һәм филология буенча белгечләр үз киңәш-бәяләрен җиткерде. Фикер уртак: Ринат Мөхәммәдиевнең яңа романы да гыйбрәтле, тәэсирле һәм тетрәндергеч килеп чыккан. Татар әдәбияты тагын бер кыю әсәр белән баеды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев