Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

РИЗА КАЗЫЙ САБАКЛАРЫ

Алабуганың 1 нче гимназиясендә "Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэтдин Фәхретдин мирасыннан файдалану" дигән темага ТР мәгариф хезмәткәрләренең XI республика педагогик укулары булып үтте. Укуларда Президент аппаратының дини багланышлар буенча баш киңәшчесе Ләззәт Хәйдәров, Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү бүлегенең баш консультанты, язучы һәм...

Алабуганың 1 нче гимназиясендә "Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэтдин Фәхретдин мирасыннан файдалану" дигән темага ТР мәгариф хезмәткәрләренең XI республика педагогик укулары булып үтте. Укуларда Президент аппаратының дини багланышлар буенча баш киңәшчесе Ләззәт Хәйдәров, Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү бүлегенең баш консультанты, язучы һәм галим Галимҗан Гыйльманов, Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов, Чаллыдан филология фәннәре докторы, профессор Әнвәр Шәрипов, КФУның Алабуга институты доценты, филология факультеты деканы Альберт Нигамаев, Р.Фәхретдиннең мемориаль музей-йорты директоры Диләрә Гыймранова (Әлмәт районы), КФУ доценты Рада Сәлахова, Алабуга районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов, нәсел тамырлары белән атаклы дин эшлеклесе, бөек мәгърифәтче Р.Фәхретдингә барып тоташкан 10 нчы сыйныф укучысы Алия Идиятуллина чыгыш ясады.

Иң элек конференциядә катнашучы, милли мәгариф өчен җаваплы мәгариф идарәләре белгечләре, татар гимназияләре директорлары, татар теле һәм әдәбияте укытучылары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина сәламләде.

2010 елдан башлап Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премия дә бирелә башлаган иде. Быел бу премиягә лаек кеше табылмаган, ә менә дипломантлар байтак иде, аларны сәхнәгә чакырып, дипломнар тапшырылды.

Дипломнар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән дә бирелде. Аңа лаек булучылар арасында Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм район мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлфия Ибраһимова да бар иде.

Конференциянең пленар өлеше 2 сәгатькә исәпләнгән булса да, ул 3 сәгать дәвам итте. Ә аңарчы педагогик укуларда катнашучылар, 6 төркемгә бүленеп, аерым темалар буенча эшләде. Темаларга килсәк, алар: "Тугандаш халыклар белән хезмәттәшлек кысаларында укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү"; "Җирле язучылар иҗатында рухи-әхлакый тәрбия"; "Татар теле дәресләрендә Р.Фәхретдин хезмәтләреннән файдалану"; "Татар әдәбияте дәресләрендә Р.Фәхретдин мирасыннан файдалану"; "Р.Фәхретдин хезмәтләрендә ата-ана, бала хакын хаклауның кыйммәте", "Р.Фәхретдин тәгълиматларында кием әдәпләре", дип атала иде. Укуларда катнашучылар Р.Фәхретдин хезмәтләрендә күтәрелгән проблемаларның хәзер дә актуальлеген, аеруча түбәндәге мәсьәләләргә игътибарны арттырырга кирәклеген ассызыклады:

1) Р.Фәхретдин мирасын барлык мәктәпкәчә белем оешмаларының, гомуми белем бирү мәктәпләренең, урта һәм югары һөнәри белем бирү йортларының укыту-тәрбия процессында киң файдалану максатында төрле чаралар үткәрүне дәвам итәргә;

2) Р.Фәхретдиннең тәрбия, әхлак, гаилә мәсьәләләренә багышланган хезмәтләре нигезендә район һәм шәһәрләр күләмендә ата-аналар өчен педагогик конференцияләр үткәрү тәҗрибәсен дәвам итәргә;

3) XI республика педагогик укулар материаллары буенча "Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Р.Фәхретдин мирасыннан файдалану" дигән җыентык бастырып чыгарырга һәм мәгариф оешмаларына таратырга;

4) Р.Фәхретдин хезмәтләрен белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү эшендә файдалану өчен "Belem.ru" интернет-белем үзәгенең ресурслар өлешенә урнаштырырга.

Соңыннан укуларда катнашучылар Алабуга шәһәре музейлары белән танышты.

Фирдәвес ХУҖИН.

Алабуга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев