Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Наил Әбүбәкеровның теплицасында 12 төстәге лалә чәчәге үсә

Авылда эш юк, диләр. Бу сүзләр белән бер дә килешмәс идем. Тырышкан табар, ташка кадак кагар диләрме әле? Нәкъ тә шулай! Шундыйларның берсе - Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында теплицада лалә чәчәкләре үстерү белән шөгыльләнүче Наил Әбүбәкеров. Декабрь аеннан мартка кадәр лалә үстерү белән мәшгуль ул. Үзе Казанда яши,...

Авылда эш юк, диләр. Бу сүзләр белән бер дә килешмәс идем. Тырышкан табар, ташка кадак кагар диләрме әле? Нәкъ тә шулай! Шундыйларның берсе - Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында теплицада лалә чәчәкләре үстерү белән шөгыльләнүче Наил Әбүбәкеров. Декабрь аеннан мартка кадәр лалә үстерү белән мәшгуль ул. Үзе Казанда яши, авылда үз йорты бар. Сезон вакытында биредә тора.


- Наил, чәчәк үстерү бик нечкә эш. Аларга күп игътибар, тәрбия кирәк. Чәчәк бизнесына ничек кереп киттегез?

- Мин үзем Ульян өлкәсенең Павлов районы Татар Шмалагы авылында 3 балалы гаиләдә үстем. Ике абыем бар. Хисапчы һөнәренә укыдым, әмма алган белемем буенча эшләмәдем. Бер абыем күптән Казанда яши. Мин дә бирегә килдем. Казанга килгәч, сак хезмәтендә дә, икътисадчы да, бер компаниядә директор булып та эшләдем. Төрле вакытлар булды инде. Аннан машина сату белән шөгыльләнеп алдым. Бер дустым зур теплицалар тота. Миңа чәчәк сату белән шөгыльләнергә тәкъдим итте. Аның теплицасыннан сатып алып, Казанга чәчәк кибетләренә тарата идем: алып сату белән шөгыльләндем. Аннары абыйларым белән уйлашканнан соң, үзебез лалә чәчәкләре үстерә башладык.

- Теплицаны, аңлавымча, авылда төзегәнсез.

- Әйе. Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында йорт сатып алдык. Ике ел элек бакчасында теплица төзеп бетердек. Теплицаның мәйданы - 300 кв. метр. Лалә үстерү - җиңел эш түгел. Бар нечкәлекләрен белергә кирәк. Шуңа барысына да өйрәнергә туры килде. Бу мәсьәләдә таныш агрономнарым да ярдәм итте. Лаләләрнең суганчаларын чистартырга, теплицаның температурасын дөрес нормада тотарга кирәк. Нигездә, теплицада үзебез эшлибез. Туганнарым, үзем дигәндәй. Сезон вакытында, бәйрәм алдыннан эшчеләр алабыз. Лаләләрне чистартканда, утыртканда, авылдан 10лап хатын-кыз эшли. Хәзер лаләләрне кисеп алу вакыты. Бер эшчегә көненә 700-800 сумлык хезмәт хакы чыга. Сәгать иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр эшлиләр. Кичке 5 тән соң эшчеләр кайтып киткәч, үзебез дә чыгып эшлибез. Икенче көнгә аларга эшне әзерләп куябыз.

- Лалә орлыкларын каян аласыз?

- Голландиядән заказ белән кайтартабыз. Күпләп сатып алабыз. Җиргә орлыгын гына төртеп утырттың түгел. Эше күп. Суган чистарткан кебек, лалә орлыгын да чистартасың.

- Чәчәкләрнең нинди төстәгеләрен үстерәсез?

- Ачык кызыл, сары, куе кызыл... Барлыгы 12 төс.

- Лалә үстерү, аны сату - сезонлы эш. Боларны сатып бетергәч...

- Әйе, 2-3 айлык эш. Лаләләр беткәч, чәчәк үсентеләре белән шөгыльләнәм. Петуния кебек гөл үсентеләре утыртабыз.

- Лалә һәм башка чәчәкләрне сату эше ничек бара?

- Нигездә, интернет һәм танышлар аша. Казаннан бик күп чәчәк кибетләре безгә заказ бирә. Таратып йөрмибез. Барлык заказ бирүчеләр үзләре килеп ала. Йошкар-Ола, Чабаксар, Ульян, Пензадан ук киләләр. Аллага шөкер, эшебезне сыйфатлы башкарырга тырышабыз. Кешегә начар чәчәк сатмыйбыз.

- Күпләп алган очракта, бер лалә чәчәге ничә сумга төшә?

- Берсен 25 сумнан башлап сатабыз. Шунысы да бар: лаләрнең суганчалары кала. Без аларны икенче сезонга утыртмыйбыз. Туганнарга, дусларга таратабыз. Лаләләрне сатып алган кешеләргә суганчаларын бүләк итеп бирәбез. Ул суганчалар әйбәт. Әмма икенче елга безгә утыртуга, сатуга ярамый. Яңа сезон өчен яңадан Голландиядән заказ белән кайтартабыз. Чөнки былтыргы сезондагылары тигез үсми. Бер суганчадан ике-өч суганча чыга. Алар кечкенә булып үсә. Менә шул ягы да бар.

P.S. Лалә чәчәкләрен үстерү яки аларны сатып алу белән бәйле сораулар туса, Наилнең үзенә шалтырата аласыз. Телефоны: 8 927 443 85 00

Эльза ГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев