Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

«Калеб» талантлар барлый

19 гыйнвар кичендә гомумхалык күзенә күренмәгән бер вакыйга булды - "Калеб" клубына йөрүче яшь талантлар Г.Камал исемендәге академия театрының кече залында шигъ­ри Сабантуй үткәрде. Әлеге тамашаның беренче туры 2016 елның 17 ноябрендә үк узган һәм бәйгедә катнашкан 17 яшь талантның 9 ы финал кичәсенә сайлап алынган иде. Ул чагында яшь...

19 гыйнвар кичендә гомумхалык күзенә күренмәгән бер вакыйга булды - "Калеб" клубына йөрүче яшь талантлар Г.Камал исемендәге академия театрының кече залында шигъ­ри Сабантуй үткәрде. Әлеге тамашаның беренче туры 2016 елның 17 ноябрендә үк узган һәм бәйгедә катнашкан 17 яшь талантның 9 ы финал кичәсенә сайлап алынган иде. Ул чагында яшь шагыйрьләр осталыгына Фәүзия Бәйрәмова, Галимҗан Гыйльманов, Илсөяр Иксанова кебек каләм әһелләре, шулай ук бәйгедә катнашучыларның чордашлары булсалар да, инде исемнәрен танытып өлгергән рәссам Булат Гыйльванов, композитор Эльмир Низамов бәя бирде. Шунысы бик сөенеч: яшь шагыйрьләр үзләре берешәр шигырь укыса, аларның икенче иҗат үрнәкләрен Казан драма театрларының танылган артистлары тәкъдим итте. Ягъни, яшь шагыйрьләрнең сәхнәдә каушап калу мөмкинлеген истә тотканда да алар язган әсәрләрнең гүзәллеген сәхнә мэтрлары тамашачылар хозурына югалтусыз-нисез җиткерә ала иде.
19 гыйнварда яшь талантлар белән кабаттан очраштык, иҗатларын да шактый тулы күзалладык сыман. Дөрес, шигъри бәйгене "Калеб" клубы җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова үзенчә, "шигъ­ри-музыкаль спектакль" дип атаган. Тамашаның төп максаты, әлбәттә, әдәбиятка килүче яшь талантлар иҗатын барлап чыгу һәм авторлар белән тамашачы арасын якынайту. Бүген сәхнәдә тәүге шигырьләрен укучылар хөкеменә тәкъдим итүче шагыйрь­ләр татар шигърияте өчен "Яңа дулкын" була аламы? - монысы әле замана һәм еллар гына ачык­лап бетерәчәк олы сорау.
Шагыйрьләр - яшь, монысы һич бәхәссез. Күпчелеге - әлегә студентлар. Ике бәйге барышында да зал тутырырлык итеп тамашачылар җыюга ирешкәннәр икән, алар исемнәре белән таныштырып чыгуга да бик лаектыр. Гөлзилә Гафурова, Гөлүсә Шиһапова, Эльвира Рәфыйкова, Ләйлә Хәбибуллина, Алсу Сәлахова, Эльнар Байназаров, Гүзәл Закирова, Азат Миргаязов, Гөлназ Газизова - 2 егет, 7 кыз. Бу юлы инде яшь шагыйрьләр сәхнәдә өчәр әсәр укыды. Ләкин коры декламация гына түгел, әсәрләрне уйнап, кичереп, йөрәк аша үткәреп җиткерергә омтылган спектакль дә иде бу. Әлеге өслүбтә "Калеб" инде бай тәҗрибә туплап өлгергән. Клубның яшь композитор, музыкант, җырчы, биюче, видеооператор кебек үз дуслары бар. Һәр тамашаны "Калеб" кабатланмас итеп күрсәтә дә белә.
Менә бу юлы да сәхнәдә Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов шигырь уку зенитын тәкъдим итте. Фортепиано, кларнет, виолончель, скрипкаларда Эльмир Низамов, Динә Хәкимова, Алсу Сөнгатуллина, Ләйсән Абдуллина, Ильяс Камал кебек яшь композитор һәм музыкантлар төрле вариацияләр башкарды. Экранда күрсәтелгән Казан күренешләре күңелне нык сызлатты. Чөнки күпме генә "безнең башкала - меңьеллык" дип күкрәк сукмыйк, соңгы берничә ел эчендә элек гасырлар буе Казан яме булып утырган дистәләгән мәчетләрдән, сәүдә йортларыннан, татар байларының дан алган завод-фабрикаларыннан, хәтта Тукай булып Тукай яшәгән "Болгар" кунакханәсеннән дә колак какканбыз бит!..
Экрандагы замана алмашулар сәхнәдә яңгыраган яңа шигърият үрнәкләре белән параллельлек үткәрүгә этәрмичә калмый. Сүз дә юк, яшьләр тәкъдим иткән шигырьләр арасында камиллеккә ирешкәннәре дә бихисап. Арада өметле авторлар бар, Ходай Тәгалә аларның тизрәк олы әдәбият мәйданына үрләвен насыйп итсен. Ләкин шигырьләр алышына барган саен бер тараф сагайта: яшьләр ике әсәренең берсен мәхәббәт өлкәсенә багыш­лаган һәм ни гаҗәп - алар арасында инде гыйшкын югалт­кан, төшенкелеккә бирелгән, хәтта ачыргаланып кычкырган авазлар өстенлек итә. Йә Ходаем, ул кара төс тулы шигырьләрнең авторлары - 18-21 яшьлек студентлар лабаса! Андый яшьтә нинди "сөюемне җуйдым, ялгыз калдым, мин бәхетсез", дип зар елау ди! Гомер - алда, сабыйлар, сезне киләчәктә өр-яңа гашыйк булулар да, мәхәббәт күз яшьләре, сөю кояшлары да кабат көтеп тора!
Сәхнәдә үзләрен таныштырганнар арасында әле шигърият­тә шәхси бакча-түтәл, шәхси өслүбләрен тапмаган авторлар да очрый. Берничәсе соңгы елларда яңгыраш алган Йолдыз Миңнуллина яисә Рүзәл Мөхәммәтшин эзенә кереп баскан. Әмма күпме генә мөгез чыгарырга тырышмасын, алар инде Йолдыз №2 яки Рүзәл №2 була алмый. Туган телгә мәхәббәтләре дә, сәләтләре дә бөтенләй юк түгел, димәк, кичекмәстән әдәбиятта үз юлыңны, шәхси сукмагыңны эзләп табу кирәк...
Ә гомумән алганда, "Калеб" кичәсе эзләнүчән, кабатланмас, музыкаль, үзгәлек ягыннан күңелгә хуш килде. Тамашаны оештыручы Гүзәл Сәгыйтова, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Әминә Миндиярова, Рәдиф Кашапов күп тырышлык куйган. Язучылар берлеге, башка мәдәният үзәкләре дә "Калеб"некеләр шикелле эзләнә белсен иде, дип телисе генә кала.
И.ВАХИТОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев