Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Гөлнара Гомәрова: «Күңел биреп эшләгән эш һәрчак уңышлы булыр» (ВИДЕО)

Кул эшләре белән мавыгучылар бихисап. Ниләр генә ясамый алар. Мәсәлән, трикотаж җептән бәйләүче Казан кызы Гөлнара Гомәрованың кул эшләренә Интернет дөньясында күзем төште. Аның кебек трикотаж бәйләүче күп. Әмма аныкы башкаларныкыннан үзгә күренде. Бик сыйфатлы, пөхтә һәм төрледән-төрле. - Гөлнара, бу матурлыкларны ничек бәйләп бетерәсең? - Рәхмәт (елмая). Кечкенәдән бәйләргә...

Кул эшләре белән мавыгучылар бихисап. Ниләр генә ясамый алар. Мәсәлән, трикотаж җептән бәйләүче Казан кызы Гөлнара Гомәрованың кул эшләренә Интернет дөньясында күзем төште. Аның кебек трикотаж бәйләүче күп. Әмма аныкы башкаларныкыннан үзгә күренде. Бик сыйфатлы, пөхтә һәм төрледән-төрле.


- Гөлнара, бу матурлыкларны ничек бәйләп бетерәсең?

- Рәхмәт (елмая). Кечкенәдән бәйләргә яратам. 10 яшемдә бәйләргә өйрәндем. Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына укырга кердем. Бәйләү икенче планга күчте. Хәзерге вакытта декрет ялында утырам. Кул эшләнмәләре белән кызыксына башладым. Шулай бер көнне интернет битләреннән яңа төр җеп барлыгын белдем. Ул - трикотаж җеп. Аны күргәч, кызыгып бәйли башладым. Элек тастымаллар (салфеткалар), ягъни вак әйберләрне крючок белән бәйли идем. Аннан соң тегәргә дә бик яратам. Гомумән, кул эшләрен күңел биреп башкарам.

- Кул эшләренә мәхәббәт кайдан килде икән?

- Әтием ягыннан әбием оекбашлар бәйли торган булган. Кул эшләренә мәхәббәт аңардан килгәндер дип уйлыйм. Аннары халык әйтеме бар: "Килен кайнана туфрагыннан" - диләрме әле? Ул да бәйләргә ярата. Оныкларына оекбашлар, бияләйләр, кофталар бәйләп сөендерә.

- Трикотаж җептән иң беренче ясап караган әйберең нәрсә булды?

- Бик кыю булып чыктым (көлә). Баштан ук авыр әйбердән башладым. Рюкзак бәйләдем. Балачакта өйрәнгән ысулларны искә төшерергә туры килде. Махсус бәйләү түгәрәгенә йөргән идем. Бәйләүнең бер әйбәт ягы бар. Теләгән әйберең килеп чыкмаса, җепне кире сүтеп, яңадан бәйләргә була. Аннары интерьер әйберләре бәйли башладым. Мәсәлән, балалар өчен аю формасындагы ковриклар, төрле үлчәмдәге кәрҗиннәр ясыйм. Шулай ук сумкалар, рюкзаклар, тапочкилар бәйлим. Рюкзак, сумка өчен тимер каптыргычларны, ягъни фурнитураны сатып алам. Аларны беркетүе авыр түгел. Шуны әйтә алам: бәйләгән саен кул шомара, әйбер дә бик матур килеп чыга.

- Башмаклар бик заманча. Мондыйларны күргәнем дә юк. Дизайнын үзең уйлап таптыңмы?

- Әйе, үзем. Ни дисәң дә, кеше заманча эшләнгән әйберләргә өстенлек бирә. Мода белән бергә атларга тырышам. Ул тапочкиларны интернетта күрүчеләр: "Мастер-класс үткәрмисезме?" - дип яздылар. Әлегә заказларга өстенлек бирәм. Элек бик теләп үткәрә идем. Барлык эшләрем табигый чималдан кул белән башкарыла. Хәтта химик җилем дә кулланмыйм. Тапочкиларны кер юу машинасына салып юарга мөмкин. Тапочкиның астын киездән ясыйм. Киезләрне сатып алам. Аннары өстән крючок белән бәйлим. Барлык әйберләр өчен матур төсле җепләр сайлыйм. Әлбәттә, заказ бирүчеләр үзләре дә сайлый.

- Гөлнара, ә син кайда белем алдың?

- Ике югары белемем бар. Башта Казан дәүләт гуманитар университетында, аннары сәүдә-икътисад юнәлешендә белем алдым. Бәйләү - ул минем хобби. Кул эше бик тынычландыра һәм ниндидер бер рәхәтлек бирә. Күз нурыңны, җаныңны биреп бәйлисең бит. Акча эшлим дигән максат куймадым. Кирәк булганга гына бәйли алмыйм. Кечкенә вакыттан ук әнием: "Кәефең булганда гына аш бүлмәсенә кер, шул вакытта гына пешергән ризыгың тәмле булыр, тәнгә сихәт китерер", - дип өйрәтте. Бәйләүдә дә әниемнең шул киңәшен истә тотам. Шуның өчен дә бәйләгән әйберләрем сатып алучыларны куандыра дип уйлыйм (елмая).

- Яңа бәйли башлаучыларга да киңәшләреңне биреп китсәң иде.

- Бәйләргә курыкмасыннар. Киләчәктә кирәк ул. Үзең ясаган әйбердән дә кадерлерәк нәрсә юк. Кечкенә кәрҗиннәр бәйләүдән башласыннар. Аннары кул шомарып, зуррак әйберләргә күчәсең. Шулай ук күңел биреп эшләргә кирәклеген дә онытмасыннар.

Эшемне башлаганда балалар рюкзаклары гына бәйләрмен дигән идем. Әмма ул әйбердә генә тукталып каласы килмәде. Берсеннән-берсе төрле сумкалар бәйләдем. Бер-ике кәрҗин бәйләп карагач, аларына да гашыйк булдым. Вакыт булганда күңел ни тели, шуны бәйлим. Төрле бизәкләр уйлап чыгарам. Заказлар алганда күбесенчә сатып алучының теләгенә таянып эшлим.

Видеоны әлеге ссылка аша карый аласыз: https://www.instagram.com/p/BfNgdpLlkiE/?taken-by=madanizhomga

Эльза ГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев