Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Яңгыр (Хикәя)

Мәктәптән соңлап кайтырга чыкты Алинә.

Уңыш бәйрәменә монтаж кабатлап, вакытның үткәне сизелмәгән дә. Әнә инде караңгы төшәргә өлгергән. Классташ кызлары әтиләренең джипларына утырып җылы өйләренә кайтып киттеләр. Әллә яңгыр, әллә кар сибәли. Мәктәп каршындагы өянкеләрнең инде юкара башлаган ябалдашлары җил белән кочаклашып көй суза: әллә елый, әллә ысылдый... Алинә сукмактан күңелсез генә өенә таба атлады. Сумкасы да авыр җитмәсә, көн саен алтышар китап салып йөрергә кирәк. Башкаларга рәхәт, аларны китереп куялар, килеп алалар. Әнисе бик булышыр иде дә, вакыты җитми, иртә таңнан торып эшкә чабасы бар. Шуңа аны борчып та тормый ул, ничек тә булса күтәреп барырмын дип уйлый. Ә әтисе юк Алинәнең. Кая киткәнен кем белсен. Күршеләрнең әйтүенә караганда, ул Алинәнең тууын теләмәгән, әнисе буйга узу белән үк, ачуланып китеп барган һәм бер апа белән яши башлаган. Кайвакыт аның турында күбрәк беләсе дә килә. Әнисеннән бик сорар иде дә, уңайсызлана. Берәүгә дә«әтисез» дип әйттерми бит ул, кызы ни тели, шуны алып бирергә тырыша. Ашау-эчүләре дә такы-токы гына түгел, яшелчә, җиләк-җимешен дә юнәтә, итле ашын да һәр көнне пешерергә өлгерә. Аннан, Алинәсе йоклагач кына, мендәренә капланып елый. Хәзер әнисен үзен генә йоклатмый инде ул, кич җитте исә аның кочагына елыша. Еламасын гына... 

Яңгыр ныграк сибәли башлады. Тамчылар белән бергә юеш җиргә шыбыр-шыбыр яфраклар коела. Әнә өйләре дә күренә инде. Әнисе кайтып җитмәгәндер әле, тәрәзәләрдә утлар күренми. Тизрәк кайтып чәй куярга кирәк. Менә юлны гына чыгасы да... 

Кинәт тыкрыктан очып диярлек бер машина килеп чыкты. Аңышырга да өлгерми калды кыз, машина дигәне юлга җыелган суга коендырып та китте. Күпмедер «очып» баргач, чыелдап туктап та калды. 

– Нәрсә дип юл уртасына чыктың, машина астында каласың килдемени? 

Җикеренеп аңа таба килгән кешедән тәмам куркып калды Алинә. Күзләре чарасызлыктан мөлдерәде. Чәченнән, битеннән, киемнәреннән пычрак су тамган кыз аңа ни дип җавап бирергә тиеш соң хәзер? Ул шулкадәр ачулы күренә, менә хәзер тыныч кына өенә кайтып барган Алинәне җилтерәтеп алыр да йә сугып егар, йә кыйнап ташлар. Әнә күзләре дә очрашты. 

– И-и, бөтенләй бала гына икәнсең бит әле... – Урта яшьләрдәге ир-ат тәмам йомшап калып, кесәсеннән кулъяулыгын тартып чыгарды, кызның битләрен сөртте. 

– Мин бит күрмәдем, үскәнем. Гафу ит инде, яме. Яле, сал бу юеш киемеңне, салкын тидерә күрмә. 

Тәмле ислемай исләре килеп торган затлы кәчтүмгә төренгәч, Алинәгә җылы булып китте. 

– Мин Илдар булам. Ә син? 

– Алинә... 

– Абау, бигрәк матур исемле дә икәнсең әле. Караңгы кичтә нишләп берүзең генә йөрисең? – илдар Алинә каршына иелде. 

 

– Өйгә кайтып барам. 

– Нигә каршы алмыйлар, үскәнем? 

– Әни эштә. 

– Ә әтиең? 

Илдар барын да аңлады. Күз кабаклары тартышты, ирен читләре калтырап куйды. 

– Әйдә, үзем озатып куям.Мин синең алда бурычлы бит хәзер, чүт кенә таптатмадым бит, әй... 

– Кирәкми, абый... Илдар абый. Мин монда гына торам. Кайтып җиттем инде. 

Шул вакыт машина ишеге ачылды. 

– Ильдарик, ну сколько можно возиться? Тиз бул инде, ә! Собачкабызның да тамагы ачты, кара ничек өрә. Ну, давай быстрее. 

Алинә артка чигенде. Илдар машинасында утырган хатын-кызга нидер аңлаткан арада, үзе кебек үк манма су булган сумкасын алып өенә йөгерде. 

Яңгыр сибәли әле. Никтер тагын күңелсез булып китте.Салкынча. Калтырата ук башлады хәтта. Колакка ят тавышлар үтеп керә, әллә җил елый, әллә сары яфраклар... Юк ла, әнә яфраклар күчендәаның кебек бер эт баласы басып тора ич. Бичаракай, елый.Әллә әнисеннән адашып калган, әллә анысын берәр машина бәрдереп киткән. 

– Кил әле үземә, кечкенәкәй, кил. Бу киемгә икебез дә сыярбыз. Калтырама инде, курыкма. Мин сине рәнҗетмәм. 

Көчекнең йөрәге дөп-дөп тибә.Кемгәдер булыша алу шатлыгыннан, ахрысы, Алинә ике йөрәкле булып, өенә йөгерде. Йөгермичә, күңелләрне җылытып, тәрәзәдә ут кабынды ич. Бу вакыйгаларны тизрәк әнисенә сөйләргә кирәк. Эт баласын өйдә калдырырга рөхсәт итсә ярар иде. Туңып йөрмәс, өйле, гаиләле булыр иде, мескенем. 

Ә яңгыр туктамады. Көчәйде генә. Ишекләрне шакыды, тәрәзәләрне төеп йөрде. Тик аны өйгә кертмәскә булдылар. 

 

Гөлүсә ЗАКИРОВА

"Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X