Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Улыммы, иремме?

Беренче ирем юл һәлакәтендә үлде.

Ул вакытта улыбызга 5 яшь иде. Кечкенә бала белән кияүгә чыгу турында уйлап та карамадым.Үсеп аякка бассын да, аннан үз тормышымны карармын дип яшәдем. Юк, улым  әни итәгенә генә тагылып йөри торган егет булып үсмәде. Бик мөстәкыйль, үзенең фикере бар. Кечкенәдән армиягә барам дип үсте һәм  укуын тәмамлауга армиягә китте. Улым армиягә киткәнче үк дус кызым тол калган туганы белән таныштырган иде. Бик ипле генә  кеше. Күңелемә керде. Армиягә китәр алдыннан  бу кеше турында улыма да әйттем. Ул: «Синең тормышың, үзеңә кара», – диде.  Без әкренләп аралаша башладык. Бер-беребезгә ияләштек тә бугай. Бер елдан соң улым армиядән кайтты да,  көтеп алган кызына өйләнеп, ул кызның фатирында яши башладылар. Балаларның бәхетенә бик сөендем. Үземнең дә тормышны җайларга вакыт җиткәнен аңладым. Без никах укытып, минем фатирда бергә яши башладык. Әмма улым яңа ирем белән бергәләп яши башлагач һәрвакыт аны яратмавын күрсәтте, аның миңа күченеп яши башлавын да  ошамады.  Әледән әле: «Ул сине яратмый, фатирың өчен генә яши», – диде.  

Куркынычы алда булган икән әле. Көннәрдән бер көнне улым өйгә кайтып керде. «Без аерылыштык. Миңа яшәргә урын кирәк. Әйдә, фатирны сатып икегә бүләбез», – диде. Миңа кайнар су койдылармыни?!  Ничек итеп сатыйм инде мин бу фатирны? Шушында үстем, улымны да шушында үстердем. Фатирның һәр почмагы кадерле миңа. Аннан соң өч бүлмәле фатирдан соң бер бүлмәде хрущевкада яшисем  дә килми. Ә фатир сатып икегә бүлсәк  аннан да яхшырак фатир тимәячәк. Әле анысын алып булса. Әйе, улым хаклы, аның да бу фатирга хакы бар. Шуңа да бергәләп яшик дип карадым. Тик ул хакта ишетергә дә теләми.  «Мин монда иреңне куып чыгарсаң гына яшәячәкмен», – ди. Югыйсә, иремнең  аңа бернинди зыяны тигәне юк. Улыма каршы бер сүз әйтми.  Ни өчен әле мин үз бәхетемнән баш тартырга тиеш, болай да улым дип ялгызым яшәдем бит. 

Әйе, дөрес тәрбия дә бирмәгәнмендер дип уйлыйм хәзер. Эгоист булып үскән улым. Ике ут арасында яшим: йә иремне куып чыгарам, йә улсыз калам...                   

А., Казан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X