Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Парлы ялгызлар (Хикәя)

Моңарчы яратып йөргән кызын онытыр өчен генә Әхәтнең үзенә өйләнгәнен белсә дә, танышуларына бер ай гына үтүгә карамастан, Шәмсия аңа тормышка чыгып куйды.

Хәтта ике ел буена йөргән егете Рәфин алдында да әллә ни гаеп тоймады. Әхәттәй асыл егетне кулга төшерү шатлыгы Рәфинне югалту көенеченнән әлбәттә күпкә зуррак иде. Теләсә-теләмәсә дә, кызның күңеле ике егетне бизмәннең ике ягына “утыртып” үлчәп карамыйча булдыра алмады. Тулай торак бүлмәсендә өч егет белән яшәп яткан Рәфиннең бар хыялы, өйләнеп, шул ук тиресле-сазлы авылына кайтып китү иде. Аны шәһәрдә туйга-мазарга бераз акча туплау теләге генә тота иде. Шәмсия авылда ни күрмәгән? Ә Әхәт, авыл егете булса да, шәһәрне яуларга килгәнен яшермәде. Сипкелле йөзле, җирән чәчле, урта буйлы Рәфин дулкын-дулкын кара чәчләрен артка тараган, егетләрчә зифа буйлы Әхәттән чибәрлек ягыннан да калыша иде шул. Өздереп гармунда уйнаган, иң моңсыз дигән җанны да уятырлык итеп җырлый белгән Әхәт кызның күңелен беренче күрүдә үк әсир итте. Завод клубында бәйрәм уңаена куелган кичәдә Әхәт сәхнәдән Шәмсиягә генә төбәлеп җырлады. Аның йомшак моңлы тавышыннан әсәрләнгән кыз ахирәте белән клубтан чыгып килгәндә үзешчән җырчы-гармунчы Әхәт баскычта аларны көтеп тора иде инде. Тиз арада Рәфин дә, кавышабыз, дип бирешкән вәгъдәләр дә онытылды. Рәфиннең, яратмагач, нигә алдап йөрдең? дип мәхәббәт хакы даулап йөрүе Шәмсиягә кызык та, кызганыч та тоелды. Әхәт тә хан сарайларында түгел, икенче бер тулай торакта гына яшәп ятса да, һөнәре дә эшче кешесе булса да, Шәмсияне бу туктатмады. Моңлы итеп җырлый белүе, гармунда өздереп уйнавы белән татар бистәсендә тиз арада танылган егетнең үзенә игътибар итүе күңелен алгысытты да, үсендерде дә. Очраша башлауларына бер айга якын вакыт үтүгә Шәмсия белән Әхәт өйләнешеп тә куйдылар. Хәтта юньләп туй үткәрергә дә акчалары булмады. Туйсыз гына тормышка чыкканга бераз күңеле төшкән кәләшен Әхәт үзенчә юатты: “Кайгырма, кадерлем! Көмеш туебызны зурлап үткәрербез!” Болай ашыгуының сәбәбен Әхәт яшермәде дә диярлек. Ул, тиз арада өйләнеп, йөрәгенә тирән яра салган кемнедер онытырга өметләнә иде. Үз оясын коруга бу “кемдер” чыннан да ирнең йөрәген калдырдымы, Әхәт күп еллар буена аны искә алып сагышланмады.  Яшьләр заманына карата ярыйсы гына яшәп киттеләр. Шәмсия заводның исәп-хисап бүлегендә эшләде, ә Әхәт гальваник һөнәрен үз итте. Тулай торактан яшь гаиләгә бүлмә бирделәр. Бераздан кызлары Чәчәк туды. Үлеп яраткан баласына Әхәт үзе назлап исем сайлады, хатынының “Адель-моделләрен” ишетергә дә теләмәде. Үзенә шундый бәхет бүләк иткән өчен беренче елларда Әхәт хатынын күтәреп кенә йөртмәде. Эшеннән өенә ашыкты. Кызыбыз муллыкта, җитешлектә үссен, дип акча ягын кайгыртырга тырышты. Үсә торгач, кызын үзе башлап төрле түгәрәкләргә йөртте. Үзе дә ял көннәрендә завод клубында җырлады, гармунда уйнады. Аларны бер туйдан да, сабантуйлардан да калдырмадылар диярлек. Бәйрәмнәрдән салыштырып кайткан иренә Шәмсия әллә ни бәйләнмәде – бу заманада кем генә изге?! Ике бүлмәле кооператив фатир алдылар. Шәмсия дә иренә яхшы хатын булырга тырышты. Кызлары үсеп җиткәнче диярлек ир белән хатын бәхетле яшәделәр кебек.

Чәчәк мәктәпне бетереп башка шәһәргә укырга китү белән Шәмсия белән Әхәтнең өйләрендә генә түгел, араларында да җан өшеткеч бушлык пәйдә булды. Ир белән хатынны бербөтен иткән балалары кайткалаган арада уртак җимешләрен ярату аларны тагын бераз якынайтып алса, Чәчәк киткәч, аралары тагын суынды. Туйларга, бәйрәмнәргә Шәмсия иренә ияреп йөрмәс булды. Башта шундый да сәләтле иренә кызыккан карашларны тою күңелендә горурлык уятса (кемнеке? минеке!), соңгы арада бу игътибар артык күренде, ачуын чыгарды. Хатын-кызларның сокланулы карашлары аңарда көнчеллек тойгысы уятты. Әхәт тә элеккечә хатынына гына төбәлеп җырламый, ә үзенә яңа илһамия эзләгәндәй карашын серләндереп кемгәдер юнәлтә.  Иренең үзенә булган карашын Шәмсия Әхәтнең көндәлекләрен укып белде. Кеше хатын укыгандай, кача-поса урлашып иренең көндәлекләрен укыды. Әхәтнең көндәлекләре – аның эчке дөньясының чагылышы, көзгесе, моңлы җанын бушату чарасы – Шәмсия өчен ирен аңлау мөмкинчелеге иде. Әхәтнең шигырьләре аны артык сокландырмады. Шәмсия шигърият өлкәсендә берни дә аңламый иде. Ярый инде, хикәядә ниндидер вакыйганы сүрәтлиләр, аны укып уйланырга була. Ә шигырь нәрсә ул? Дөньяда булмаган ниндидер күренешләр, аңлаешсыз кичерешләр... Бушка вакыт уздыру! Аннары үз иренең чит хатынга багышлап язуы кемнең күңеленә хуш килсен? “Ерактагы якын кешем өчен рәхмәтеңне, Раббем, кызганма.  Ул гаепле түгел безнең тормыш юлы аерым гына узганга...”

Нинди ерактагы якын кеше тагын? Иске авыздан яңа сүз! Нинди кешесе бар Әхәтнең еракта? Күңелен көнчелек корты кимергән Шәмсиянең төн йокылары качты. Ирен үзенә якынайту, аңа җылы булу урынына Шәмсия һәр хатын-кызда көндәшен күрә башлады: монысы иренә әнә ничек карады, тегесе киная белән әнә ни әйтте... Ярты сәгатькә генә эшеннән соңлап кайтса да иреннән сорау алды. Хәер, аның болай артык кыйлануы Әхәтнең дә үзәгенә үтте, ахры, ул еш кына өенә кайтмый башлады. Иртә язда, туң кар эри башлау белән бакчасына яшәргә күченде һәм көзге кырау төшеп суытканчы анда кунып йөрде. Үзеннән читләшкәннән читләшә барган ирен күз алдында тоту максаты белән генә булса да Шәмсия бакчага килгәләп йөрде. Бер баруында Әхәтнең көндәлекләрен мунча мичендә өеп яндырды. Ире ачуыннан тузынса да, саграк була башлады – көндәлек алып баруын ташлады. Әхәтнең еш кына эчкәләп алуы Шәмсияне артык борчымады. Эчкән килеш кемгә кирәге бар аның? дип санады.

Шәмсия чынлыкта Әхәтне беркем белән дә тотмады, беркем дә аңа, ирең йөри, хыянәт итә, дип сүз җиткермәде. Ул иренең үткәненә көнләде. Оныта алмыйча хәтер төпкелендә кемнедер йөртүен кичерә алмады. Ул моның Әхәт өчен дә газап икәнен аңлый алмады. Үткәненә бәйле кеше бүгенгесеннән мәхрүм. Ә чынлыкта кешенең бар яшәеше шушы бүгенге көндә. Кичәге – ул инде үткән, иртәгә әле ул хыял, өмет кенә. Ә бүгенге – тормышның үзе. Үткәнендә адашып калган кеше бүгенгенең шатлыгын тоя белми, гомере заяга үтә.

“...Мин еракта бүген, бик еракта. Үткәнемә генә дәшәмен.  Мин үзем дә белмим, бармынмы мин? Әллә яшим, әллә яшәмим...”  Уртак җимешләре − кызлары Чәчәк өйдә чакта булса да Шәмсия ирен, хыялый дөньясыннан йолып, чынбарлыкка кайтарырга тырышты. Кызы кайткан көннәрдә Әхәт чыннан да терелеп китә иде. Тик ул китү белән тагын үз дөньясына чумып яши башлый. Бакчага сирәк-мирәк килеп чыккан хатынына, син дә бармени әле дөньяда? дигән сыман караш ташлый да үтеп китә. Интернет челтәрләрендә шигырьләре, җырлары белән таныла башлаган ирен авызлыкларга маташты Шәмсия. Ул бер компьютерның өстенә менеп сикергәч, Әхәт яңасын хатыныннан яшерә башлады. Хисле күңелне үзеннән башка кем аңласын? Эченә сыя алмаган моңы, сагышы чыгу юлы эзли – кәгазь юлларына түгелә. Кемдер ул моңнарны үзенеке итеп кабул итә. Күңел җимешен укучысына җиткерү – әз-мәз каләм тибрәткән һәр хыялыйның хыялы... Әхәтнең ике-өч китап чыгаруы да Шәмсияне сөендермәде, акчаны юкка бетерә дип санады. Танылган шәхесләр арасына очрашуларга чакырылуы да күңеленә шатлык өстәмәде. Кирәгеннән артык нечкә күңелле ир-ат эләкте шул Шәмсиягә. Артык балавыз сыгарга ярата шул аның ире. Артык йомшак. Әнә бит, аның хакында ни язалар: “Хатын-кызлар кебек нечкә тоя белә...” Ә Шәмсиягә әнә шул “хатын-кызлар кебек” ир белән тормыш көтәргә кирәк. Кушылганда ук мәхәббәт юк иде шул аларның арасында. Исәп-хисап бар иде, ә мәхәббәт юк иде. Рәфин белән Әхәтне бизмәнгә салып сайлаганда Шәмсия бары тик шәһәрдә калу чарасы эзләде. Инде ул хатын-кыз акылы белән тормыш көтәргә Рәфиннән дә яхшырак кеше булмавын аңлый да бит, терсәкне тешләп булмый! Өйләнеп авылга кайтып киткән Рәфин район үзәгендә ике катлы үз өендә яши! Кошчылык буенча үз эшен алып бара. Шәһәрдә үз кибетләрен ачтылар. Хатыны эшләми, бакчасында гөлләр генә үстерә. Эх, ычкындырды шәп егетне Шәмсия бу Әхәткә алданып! Әллә Рәфиннең рәнҗеше төштеме соң? Әхәт кебек, шундый ук нечкә күңелле, моң-сагышына чыдаша алмаган берәр хатын-кыз бәлки аны аңлар, яхшы пар да булыр иде дә бит. Андый түгел шул Шәмсия. Юк, ул начар да түгел иде. Ул бервакытта да хисләргә артык бирелмәде, тойгылануны, балавыз сыгу, дип артык санады. Аның бар гомере исәп-хисапка багышланган иде. Эше дә, тормышы да. Тик Әхәт белән бәхетле булырмын, дигән исәбе генә нигәдер барып чыкмады. Пар түгелләр иде шул алар Әхәт белән. Әхәттә меңнәрең берсендә генә була торган диңгездәй тирән моңлы, Шәмсиягә чит-ят күңел иде шул.

Ә Әхәт исә, хатыны бармы-юкмы, үткәнендә калган кемнедер сагынып, интернет челтәре аша күңелен бар дөньяга бушата:  “Ерак түгелсең син! Ерак түгел! Менә генә бит син! Күңелдә.  Мин башкага өмет итә алмыйм. Җитә барлыгыңны белү дә...”

Булдыра алса, Шәмсия аны бар дөньяга хур иткән интернетны бозар, җимерер, җиһанда булган бөтен компьютерны җыеп изәр иде дә бит! Иренең сәхифәсендәге юлларның үзенә багышланганын аңламый түгел Шәмсия:

“Карашыңны очраткан чагымда өзгәләнеп күңел боега.

Күзеңдәге мин кабызган йолдыз төшеп батты төпсез коега...”

Яшь чакларында хыялый ире, йолдыз күрәм күзләреңдә, дип әйткәли иде шул. Ә хәзер шул күзләрдә бары тик төпсез кое күрә...  Туйсыз гына өйләнешкәндә Әхәт кәләшенә әйткән иде: “Көмеш туебызны зурлап үткәрербез, кадерлем!” Кая ул! Искә дә алмады! Бәлки бакчасында бәхетсез үткән гомерен кызганып шешә бушаткандыр. Ә Шәмсия ире белән үткән егерме биш ел гомерен жәлләп туйганчы елады гына бу көнне. Ялгыштылар алар Әхәт белән кушылып, ялгыштылар! Шәһәрдә калыр өчен генә Шәмсия егеткә елан кебек сарылды. Яшьлек мәхәббәтен онытыр өчен генә Әхәт Шәмсиягә өйләнде. Йөрәк яралары җуелса-җуелмаса да, тәүге сөюен оныта алмыйча газапланып яши. Бик тә түзәрлеге калмаганда Әхәт, кайсы каенга асылынырга, дип агач эзләп йөри. Кем гаепле аның саф мәхәббәте белән гомер сукмаклары аерылуына? Бу турыда Әхәт Шәмсиягә бервакытта да ачылмады. Ни аерыла алмыйча, ни кешечә яши алмыйча, сөюсез кавышкан ир белән хатын чирек гасыр буена бер түбә астында салкынлыктан бергә интегә. Башта тормышларына кызлары ямь бирсә, хәзер аларны бары тик уртак фатирлары, милекләре бергә тота. Икесенең дә янында пары бар кебек, шул ук вакытта ул юк та. Әхәт бу фаҗигане тирәнтен аңлап сагышланса, Шәмсия бу турыда уйламаска тырыша. Нидер үзгәртергә инде соң саный. Парлы ялгызлар... Уртак бәхетсезлек чылбыры бәйләгән гомерлек парлы ялгызлар.

“...Парлы бәхетсезлек нигезендә язмышмы соң? Әллә ялгышмы?

Бәхетлерәк диеп санап була өмете сүнмәгән ялгызны...”

 

Физәлия Дәүләтгәрәева
Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X