Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Бәхеткә юл урау

Син аны эзлисең-эзлисең, урау юллар узасың... Аны эзләп айлар уза, еллар... Ә беркөнне юлың башланган ноктага әйләнеп кайтсаң, сиңа дигән бәхет ничә еллар инде сине шунда көткән булып чыга.

Артур белән Ләйлә балачактан ук таныш. Ләйләнең абыйсы белән Артур бер класста укыдылар. Алар ваннага бикләнеп фотопленкалар белән мәш килгәндә, бас-гитарада уйнарга өйрәнгәндә Ләйлә толым очларындагы зәңгәр ленталарын җилфердәтеп курчаклар белән уйнап йөри иде әле. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Артур күзгә-башка күренмәде. Аның альпинист булуын, катлаулы экспедицияләрдә катнашуын абыйсы сөйләгәндә генә ишетеп калган иде. Сагына иде Ләйлә көдрә чәчле, коңгырт күзле шаян шул егетне. Аның альпинист булуын белгәч, кыз үзе дә шәһәрләрендәге алпинизм түгәрәгенә язылып кайтты. 
...Артур белән алар көтмәгәндә очрашты. Чәчен карега кистереп, спорт костюмыннан булган чибәр кызны егет башта танымый торды. Зәңгәр бантиклы Ләйлә инде геофак студенты иде. Бер-берсенә карап елмаештылар, шул елмаюдан күңелләренә ниндидер рәхәт, ягымлы хис үтеп керде. Артур берничә айга ялга кайткан иде. Алар карамаган фильм, спектакль калды микән?! Парктагы карт юкәләр аларның мәхәббәтенә шаһит иде. 

Санаулы көн тиз уза. Артурның кабат экспедициягә җыеныр чагы җитте. Ләйлә аны үз янында калырга күпме үгетләсә дә, бернинди көч тә егетне таулардан аера алырлык түгел иде. 
– Эшләрне төгәлләми булмый, Ләйлә, үпкәләмә, – диде ул, сөйгәненең бит очыннан гына үбеп алып. 
Үпкәләде Ләйлә, бик үпкәләде. Алар юньләп саубуллаша алмадылар.

...Бу юлы маршрутлары бик катлаулы иде аларның. Тауларда һава торышы минут эчендә үзгәрә, әле генә кояш көлә, шул минутта карлы яңгыр сибәли башлый. Бу юлы исә бозлы яңгыр өзлексез койды. Мондый маршрутка беренче генә чыгулары түгел, бар да план буенча барырга тиеш иде кебек. Ләкин алар уйлаганча килеп чыкмады. Группа лавинага юлыкты. Кар өеме күмеп киткәнче, Артур төркем командирының тавышын гына ишетеп өлгерде: «Ира белән Костяны ташлама!» Ирина үзе дә төркем белән маршрутка күп тапкырлар чыккан кеше. Бу юлы ул өйдә калды, бәләкәй Костяга әле яшь тә тулмаган иде...

Хатынга кайгылы хәбәрне Артур үзе җиткерде. Бу авыр минутларда аның ялгызын гына калдыра алмады ул. Артурның язылышып бергә яшик дигән тәкъдимен Ирина тиз генә кабул итмәде. Ә егетнең колагында гел командирның тавышы: «Иринаны ташлама...» Командирының әлеге сүзләрен амәнәт итеп кабул итте Артур. Ләкин язылышып бергә торсалар да, ирле-хатынлы булып яшәп китә алмады алар. Артур гел Ләйләне уйлады. Үзен аның каршында хыянәтче итеп тойды. Хатлар язарга да кыймады. Мөгаен, кияүгә чыккандыр, тормышын көйләгәндер, дип юатты үзен. 

Аннары... аннары ул Иринаны да югалтты. Тау хуҗасы аны да үзенә алды. Тауларда «точка невозврата» дигән нокта була. Шул ноктаны узгач, сиңа инде беркем дә ярдәм итә алмый. 

Костя укырга керәсе елны Артур аны алып, үз шәһәренә кайтты. Таулар белән мәңгегә саубуллашты ул. Кайткан көнне үк Ләйлә белән аларның мәхәббәтенә шаһит юкәләр янына ашыкты. Яшьлеге эзләреннән, мәхәббәте эзләреннән бер үтәсе килде. Аяклары үзеннән-үзе таныш йортка алып килде. Менә ул таныш подъезд, әнә таныш тәрәзәләр. Өч тәрәзәнең өчесендә дә ут балкый. Нигә кыңгырауга басты, Артур үзе дә аңлата алмас. Ишек ачылды. Алар, бер-берсенең күзләренә караган килеш, икесе дә тораташка әверелде. Шул ук күзләр, шул ук керфекләр, чәчләр дә шул ук... Әйтерсең арада бу алты ел булмаган да... Артурның артында басып торган Костяны күреп, Ләйләнең керфекләре тетрәп китте. 
Ул ишарә белән генә аларны керергә чакырды. Залдан Костя яшендәге бөдрә чәчле малай йөгереп чыкты. Балаларны залга озатып, Артур белән Ләйлә кухняга узды. Хатын сүзсез генә чәйнек куйды, сүзсез генә табын әзерләде... 
–  Ирең кайчан кайта? – дип, кыяр-кыймас сүз катты Артур.
 

Лилия Гәрәева

Дәвамы: "Сөембикә"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев