Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Бәхет кисәге (Хикәя)

– Фирая, Фирая дим... Ишетәсеңме? Бер минутка гына чык әле?!

Ачык тәрәзәдән яңгыраган тавышны барысы да ишетте. Әтисе көлемсерәп, чәй чокырын читкә этеп куйды. Әнисе иренен тешләп кенә елмайды. Өстәлнең түрендә касәдән шикәрләп чәй эчүче әбисе эндәшмичә кала алмады. “Менә бит бәхет кисәге, көнгә йөз тапкыр килеп китә”, – диде аптырап. Фирая да чәй эчә иде. Кыз ни кузгалырга, ни чәен эчеп бетерергә белмичә утыра бирде. Әнисенең: “Бар инде, тиз генә чыгып кер, иртәгә әтиең белән Казанга кузгаласы бар, юлга әзерләнергә кирәк”, дигән сүзләренең азагын да ишетмичә урамга йөгерде.

 

Җәйге һаваның хуш исеннән башы әйләнде кызның. Их, рәхәт тә соң җәй көне! Мәктәп белән саубуллашканына да атнадан артык вакыт үтеп бара. Бу көннәрдә алар Ринат белән йөз тапкыр күрешеп, йөз тапкыр сөйләшеп арып беттеләр. Бу юлы Ташлыярның җиләкле болынында йөри торгач, вакытның үткәнен сизмәделәр дә. Менә иртәгә икесе ике якка юлга чыгачак. Фирая документларын югары уку йортына тапшырырга бара, Ринатны исә солдат шулпасы көтә. Егетләр дә җыймады Ринат, алар авылдан бишәү китәләр. Бәйрәм итәргә акча гына бирде дә, үзе Фираясы янына ашыкты. Гашыйк егеткә иптәшләре бәйләнеп тормадылар, “Галиябануың”ң көтә торгандыр дип көлеп калдылар.

 

Зы-ррр, зырр – Фираяның башлары әйләнде. “Ринат, әйләндермә шулкадәр, башым өзелеп төшә бит хәзер”, – диде ул үзенең көлә-көлә әйләнүенә түзә алмыйча.

 – Беләсеңме, әби синең турында нәрсә ди?

– Нәрсә ди?

– Бәхет кисәге, ди.

– Ничек була икән соң ул? Әллә бәхетне кисәкләп җыясы буламы, менә берсе битеңдә, менә берсе борын очыңда, икенчесе керфегенә кунган...

 

Ташлыяр болыны яшь гашыйкларның тавышына күмелде. Рәхәт иде аларга. Бүгенгә рәхәт, иртәгә башка тормыш башлана. Бар да башкача булачак.

 

...Каланың таш урамнарыннан беренче тапкыр атлап үткәндә, Фирая әллә ничә кат исенә төшерде ул соңгы кичне. Гамьсез балачак, яшьлек. Барысы да кул сузымында гына иде. Әти-әни янәшә, әбекәем каршымда утыра, сөйгән егете тәрәзәдә кул изи... Икенче көнне берсе дә юк.

 

Фираяның уңганлыгы, тырышлыгы укуда да ярдәм итте. Беренче чиректә үк башкалардан бер башка югарырак хис итте үзен. Яхшы укыды. Ринаттан хатлар килеп торды. Бәхет кисәгенең никадәр кадерле булуын туган йорттан, Ринаттан аерылышкач та яхшы аңлады ул. Күңелсезләнмәс өчен үзенә әллә никадәр эш тапты. Уку белән мавыккан кыз, активист буларак, әллә нинди чараларда катнаша башлады. Вакыт укырга да җитте, комсомол эшләрендә катнашып та үтте.

Шунысы үзәкне өзә: соңгы айларда Ринаттан бер хәбәр юк. Авылга кайткач, әнисе Сәлимә апага да сугылды. Аңа хат та килмәгән. Фираяның борчылулары чамасыз булды. Бакчага кереп, үзенең яраткан карлыганы төбенә утырды. Монда беркем дә аны күрмәячәк. “Нәрсә булды икән аның бәхет кисәгенә? Әйтмиләрме, яшерәләрме? Күптән кайтыр вакыты да җитте бит”. Кыз озак вакыт тынычлана алмады. Бар да йоклыйлардыр, әкрен генә өйгә кереп юрган астына чумасы да, иртәгесен тагы ташкалага юл тотасы. Шулчак ачык ишектән әнисе белән әбисенең сөйләшкәне колагына керде.

– Фирая газапланмасын, әйтергә кирәк. Ринатны уйлап саргаеп йөрмәсен анда. Егете армиядән кыз ияртеп кайткан, авылда бер кич кунганнар да, кире хезмәт урынына кайтып киткәннәр.

...Менә хикмәт нәрсәдә икән.

– Мин барысын да ишеттем. Бик әйбәт булган. Кайгырмагыз, борчылмыйм, егетләр бетмәгән, димәк, яратмаган, – диде кыз әнисе белән әбисенең аптырап карап торуына җавап итеп. – Ашыйсым килә әле! Шунда барысын да гаҗәпләндереп, өстәл янына утырып яхшылап ашады да, ятып йоклады ул. Иртән иртүк Казанга чыгып китте. Ташкаланың таш урамнарын ул беренче тапкыр ялгыз үтте. Уенда Ринат юк иде инде. Укырга һәм эшләргә кирәк. Өйдәгеләр өнәмәсә дә, Фирая укуын кичкегә күчерде, эшкә урнашты. Бүген ул бәхетен, Ринатын югалтудан курыккан кыз түгел иде инде.

Нәкъ җырдагыча, бер-бер артлы еллар узды. 24 елдан артык вакыт эчендә ул зур дәрәҗәләргә иреште. Үзенең фирмасы булган бер эшлекле ханымга әйләнде. Машинасын, фатирын булдырды. Бар да бар, тик бәхет кисәге генә күренмәде. Яшьлеген дә, сафлыгын да Ринат өчен саклаган иде, әмма бу хакта беркемгә дә белдермәде.

– Фирая Закировна, сезне сорыйлар, – дип шалтыратты сәркатибе аны тагын үткәндәге уйларыннан аралап.

– Нинди йомыш икән, ашыгычмы, минем җыелышка керәсем бар?

– Шәхси йомыш ди, әйтәсе сүзем бар ди.

– Кем ул?

– Ринат Саматов.

– Керсен.

Фирая бу исемне мең кат искә алса да, көтелмәгән очрашудан каушап калды. “Тукта, эшлекле ханым үзен кулда тотарга тиеш”, дигән уйлары гади дә, эшлекле дә булып калырга ярдәм итте.

– Тыңлыйм, Ринат! Ничек хәлләрең, нәрсә дип әйтмәкче идең, минем вакытым бик аз.

– Фирая, сагындым!

– Ринат, башка сүзең булмаса, мин җыелышка китәм!

– Әйдә, мин сине озата барам...

Шул көннән башлап, ир көн дә эштән каршы ала башлады аны. Фирая, никадәр читкә этәрсә дә, бу аралашуны өзеп кенә ташлый алмады. 24 ел вакыт узса да, яшьлек мәхәббәтенә булган хисләре суынмаган иде әле. Алар инде бер-берсен гафу иткән кебек тоелдылар. Нинди хисләр бу, мәхәббәтнең кабынуымы, яшьлектәге бәхет кисәкләрен җыюмы – хатын аңламады. Дөресрәге, 45кә якынлашучы хатын боларны аңлар хәлдә түгел иде. Берни сорамады, яратты, яратылды. Бәхетеннән саташып йөргән мәлдә, үзенең балага узганын аңлады. Сөенергәме, еларгамы белмәде Фирая. Икенче көнне үк. ашыга-ашыга. иргә җиткермәкче иде, туктап калды. Бәхетне өркетергә ярамый бит. Барыбер түзмәде инде, әйтте. Ә икенче көнне Ринат югалды. Өстәлдәге язып калдырган кәгазьдә, гаиләсенә кайтып китәчәген, кичә оныгы туганын хәбәр иткән иде. Эзләмәскә кушкан...

Бала табу йортындагы иң өлкән яшьтәге хатын булып тапты ул сабыен. Тупырдап торган кызын ашатып алды да, аннан үзе ашханәгә төште. Аның шулай йөгереп йөрүеннән күпләр сокланып та, көнләшеп тә карады. Сүз иярә сүз китеп, палатадагы кызларга башыннан узганнарны сөйләп биргәч, нәрсә әйтергә белмичә авызларын ачтылар да калдылар. Бераз кызгандылар да кебек.

Менә шундый ул бәхет кисәге! Бәхетне әллә шулай бүлеп кенә өләшәләрме икән?! ...Бала табу йортыннан кайткан дәфтәремдә бүлмәдәш кызларның телефон номерлары килеп чыкты. Юк сәбәпне бар итеп, Фираяга шалтыраттым. Ун ел эчендә ниләр булмас, дисәм, юк икән, Ринат кайтмаган. Ә менә Ринат төсле үк кызы быел өченчегә укырга керәчәк. Монысы да бит бәгыреннән өзелгән бәхет кисәге аның...    
 

Рәсимә Галиева
Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X