Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Тинчурин театры «Пушкин картасына» билет алучылар өчен авиабилет һәм бүләкләр уйната

«Пушкин картасы» булган мәктәп укучылары һәм студентлар, авиабилет, телефон, смарт-сәгать һәм пылесос ота алачак. Тинчурин театры акциясе 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Акциядә катнашу өчен Тинчурин театрында барган спектакльгә, экскурсиягә, мастер-класска «Пушкин картасы» белән билет алып, аның артына исем-фамилияне, телефон номерын язырга һәм театр фойесындагы махсус тартмага салырга кирәк.

«Пушкин картасын гамәлгә кую театрларга зур бүләк һәм сынау булды. Чөнки яшьләрнең бер өлеше мәдәният белән кызыксынмый, театрга йөрми, хәтта карталарын теркәмәгән студентлар да байтак. Без хәзер мәдәнияткә битараф булган яшьләрне театрга җәлеп итү эшен алып барабыз. «Пушкин картасы» белән билет ал һәм бүләк от!» акциясе мәктәп укучыларын һәм студентларны театрга күбрәк китерү өчен эшләнә» -, ди театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов репертуарда мәктәп укучылары, студентлар аудиториясе өчен спектакльләр күп булуын искәртә. Яңа куелган «Беренче театр», «Ядәч! Исемдә!», «Асылкош», «Хан кызы Турандык», «Мәдинә» һәм башка спектакльләр яшь тамашачыларга аеруча кызыклы, дип саный ул.

Театрның матбугат үзәге авиабилетны Россия эчендәге теләсә кайсы ноктага – җиңүче сайлаган урынга булуын искәртте.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев