ТАТАР ҖАНЛЫ МӘСКӘҮ РӘССАМЫ
Ильяс Айдаров - рәссам, Мәскәүдә яши. Аның иҗатында бабасы Ситдыйк Айдаровның, әбисе Галия Кайбицкаяның - театрга һәм музыкага, әтисе Сәйяр Айдаровның архитектурага мәхәббәте - барысы да бергә кушылган. Ильяс шулкадәр ашкынып, яңалыкка омтылып яши ки, аңа күзләр ияреп өлгерми. Әле ул Высоцкий музеена җырчының портретын бүләк итә. Әле Екатеринбургтагы скульптор...

Ильяс шулкадәр ашкынып, яңалыкка омтылып яши ки, аңа күзләр ияреп өлгерми. Әле ул Высоцкий музеена җырчының портретын бүләк итә. Әле Екатеринбургтагы скульптор Эрнст Неизвестныйның музеена аңа багышланган диптихын илтеп кайта. Әле Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашып, аңа Мәскәүдәге җәмигъ мәчет сурәтләнгән картинасын бирә.




Казаныбыздагы бер урам актер Ситдыйк Айдаров исемен йөртә. Ә аның оныкларының берсе Ильяс Айдаров хөрмәтенә Мәскәү өлкәсендәге Кушелово авылы урамына "Айдаров луг" дип исем биргәннәр.
Ильясның гаиләсе дә үзе кебек кайнап яши. Хатыны Полина, кызлары Алиса һәм Анжелла рәсемнәр ясый. Улы Феликс актер Александр Домогаров белән - кинога, уллары Эмиль һәм Даниэль җырчы Тимати белән клипка төште.
Ул гына да булмады, гаиләләре белән барысы бергә җыелышып, галәмгә очтылар. Үзләре түгел, рәсемнәре. Ильяс Айдаров - халыкара космик станциясендә шәхси күргәзмәсен оештырган беренче рәссам. 2002 елда була бу хәл. Картиналары 2003, 2004, 2005, 2010 елларда да галәм киңлекләрен иңли. "Теге яки бу сәнгать әсәренең кыйммәте һәм тәэсир көче авторының осталыгыннан, тамашачыдан гына түгел, аның никадәр юллар үтүеннән дә тора. Шуңа күрә күңелемә иң якын булган картиналарымны галәмгә чыгарасым килде", - дип аңлата үзенчәлекле мавыгуын рәссам үзе. Шушы мавыгуы белән Ильяс Гиннесс рекордлар китабына (Россия бүлекчәсенә) керде. "Галәмдә күргәзмә оештыруга ничек ирештең?" - дигән сорауга, Ильяс үзе бер дә исе китмичә, "Таныш космонавтка мөрәҗәгать иттем", - дип җавап биргән иде.


Гомумән, Ильяс Айдаров - киң колачлы рәссам. Анда җанр төрлелеге шаккатыра. Абстракт рәсем, җәнлек сурәтләре, архитектур пейзаж, жанрлы картиналар, иллюстрацияләр, портретлар, чәчәкләр, пейзаж... Ни генә иҗат итсә дә, беркемне кабатламый, үзенең иҗат өслүбе бар. Бу кадәр иҗат куәсе, эш сөючәнлек, хыял байлыгы, яшәү дәрте аңа каян килә? Тамырларын онытмыйча, алардан көч алып, яшәгәнгәдер ул, мөгаен.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
. Рәссам Ильяс Айдаров бабасы Мотыйгулла Төхвәтуллин портреты янында.
. "Шиһабетдин Мәрҗани".
. "Композитор Салих Сәйдәшев һәм актриса Галия Кайбицкая".
. "Габдулла Тукайның әкият дөньясы".
. "Муса Җәлил. Моабит дәфтәрләре".
. "Өчиле авылы".
. "Г.Тукай музее урнашкан "Шамил йорты".
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз