Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

“Сугыш темасына битараф кала алмыйм”

Быел күренекле композиторыбыз, Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Еникеев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Н.Җиһанов исемендәге консерваториядә, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бу вакыйгага багышланган чаралар үтте һәм һаман үтә тора. Безнең әңгәмәдә исә Ренат әфәнде тормышы һәм иҗатындагы кайбер кызыклы хәлләрне сөйләде. - Ренат әфәнде, сезнең музыка...

Быел күренекле композиторыбыз, Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Еникеев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Н.Җиһанов исемендәге консерваториядә, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бу вакыйгага багышланган чаралар үтте һәм һаман үтә тора. Безнең әңгәмәдә исә Ренат әфәнде тормышы һәм иҗатындагы кайбер кызыклы хәлләрне сөйләде.
- Ренат әфәнде, сезнең музыка белән танышуыгыз ничек булды?
- Бервакыт балалар бакчасында безгә кашыклар таратып чыктылар. Шулчак җәһәннәм җиткәндәй, тавыш купты. Мин бу тавышка елап җибәрдем. Елавымның сәбәбен аңлап алгач, тәрбиячебез миңа өчпочмак шәкелендәге бүтән төрле музыка уен коралы бирде. Миңа аның тембры бик ошады. Аннан да бигрәк ансамбльдә билгеләнгән вакытта таякчык белән өчпочмакка кагылып алу мизгелен көтү мавыктыргыч иде.
Мәктәптә үзлегемнән гармунда уйнарга өйрәндем. Бервакыт гармунда уйнавымны белгәч, миңа мәктәп исеменнән олимпиадада катнашырга тәкъдим ясадылар. Бәйгедә мин пластинкалардан ишеткән язмаларга охшатып, үземнән дә яңалык өстәп уйнадым. Композиторлык сәләте миндә шул вакытларда ук уянгандыр дип уйлыйм. Район буенча җиңгәч, шәһәр, аннары республикакүләм бәйгеләргә чыктым. Мәскәүгә Бөтенсоюз олимпиадасына барудан исә баш тарттым, чөнки төп максатым профессиональ музыка белеме алу иде.
Музыкант, композитор булуымда әниемнең тырышлыгы зур. Музыканы нечкә тоемлавымны сизеп алгач, ул минем сәнгать өчен яратылганымны аңлады. Бөек Ватан сугышы елларында музыка уен кораллары табу авыр иде. Әнием ярдәм сорап ул чакта депутат булган академик А.Арбузовка барды. Озак та үтмәде, рояльле булдык. Аны кертеп урнаштыргач, бүлмәдә йөрергә урын калмады диярлек.
Музыка мәктәбенә шактый соң - 11 яшьтә генә укырга кердем. Аның каравы, яңа белемне тиз үзләштерүче бала буларак, берничә дәрес эчендә бөтен ноталарны ятладым. Ә пластинкаларга яздырылган инструменталь музыка белән танышкач, композитор булырга карар кылдым. Җыр жанры артык гади, җиңел тоелганга, катлаулырак, зуррак күләмле музыкалар иҗат итә торган композитор булу теләге туды.
Бервакыт музыка мәктәбендә, дөньямны онытып, үзем уйлап чыгарган көйне уйнаганда, классыбызга укытучым Н.Карукес кереп, нинди әсәр башкаруым белән кызыксынды. Үзем уйлап чыгарган музыка уйнавымны белгәч исә, киләчәктә әсәрләремне ноталар дәфтәренә язып барырга киңәш итте. Шулай итеп, әлегә кадәр концертларда башкарылган ике пьесам бар­лыкка килде.
- Әсәрләрегез ничек иҗат ителә?
- Эш башланганчы әсәрнең идеясе, концепциясе булырга тиеш. Аларны тормышка ашыру өчен фактура, гармония, форма һ.б. чаралар кулланыла. Һәр әсәр өчен аңа гына килешкән музыка чаралары сайлау мәслихәт.
Минем өчен «музыка язу» һәм «музыка иҗат итү» - икесе ике төрле мәгънәгә ия сүзтезмәләр. Ни теләсәң шуны язып була, иҗат итү исә зур осталык һәм хезмәт сорый. Әсәр эчендә контраст, яңа буяулар куллану бик мөһим булса да, болар алдагы материал белән бәйләнгән булыр­га тиеш. Яңа материал кертеп җибәрү кеше организмына яңа орган утырту кебек, организм аны кабул итмәскә дә мөмкин. Музыкада да шулай, гармониянең әсәргә берекмәве колакны яра.
Әсәрнең идеясе нәрсәдер күргәннән соң, ниндидер хисләр кичергәннән соң барлыкка килергә мөмкин. Аннары жанр, форма һәм идеяне тормышка ашырырга ярдәм иткән бүтән чаралар эзләү башлана. Композиторның төп бурычы - күңелендә туганны мөмкин кадәр төгәлрәк кәгазьгә төшерү.
- Әсәрләрегезнең асылын ни-нәрсә билгели?
- Совет заманында ил чикләре ябык вакытта классиклар, романтиклар, рус композиторлары әсәрләрен, чит илләрдәге музыкаль мәдәниятнең хәзерге торышын белмичә өйрәндек. Аннары мөмкинлекләр ачылгач, композиторлар күпләп Европада ул чакта киң кулланылган додекафония, серия техникасы һәм башка заманча чаралар белән мавыгып китте. Әмма күреп белүебезчә, күп композиторларның яңа ысуллар белән мавыгуы иҗатларын дөрес булмаган юлларга кертте.
- Музыкаль әсәр барлыкка килсен өчен, талант һәм хезмәт нинди микъдарда кушылган булырга тиеш?
- Бик талантлы, хәтта даһи булып та, махсус белеме булмаганга күрә, композитор үзе теләгән нәтиҗәләргә ирешә алмаска мөмкин. Талантны балачакта күрә һәм үстерә белергә кирәк, шуңа күрә ата-аналардан балаларына карата зур сизгерлек сорала. Ата-анасы кушуы буенча җаны тартмаган сәнгать төрләре белән шөгыльләнгән бала - табигать салган сәләтне ача алмыйча, тормышта күп мөмкинлекләрне кулдан ычкындырган бәхетсез бала. Махсус музыкаль белем өстенә дөньяны күзаллауны киңәйткән бүтән төрле белемнәр дә алу мөһим. Бөек композиторлар фәлсәфә һәм аңа якын фәннәр буенча белемнәрен һәркайсы әсәрләрендә үзенчә чагылдырган.
- Кайсы әсәрегез үзенчәлекле язмышка яки үзенә бертөрле язылу тарихына ия?
- Һәр әсәрнең үз тарихы бар. Барыннан да бигрәк мин сугыш, фашизм, вәхшилек темасына битараф кала алмыйм. Ул «Җәлил истәлегенә» дип исемләнгән вокаль-симфоник поэмада да чагылыш тапкан иде. Әле күптән түгел генә, XX гасырда адәм балаларының күпләп үтерелүенә күңел ышанмый. Күпләребез җәлилчеләр фаҗигасе турында ишетеп кенә белә. Миңа исә киң җәмәгатьчелеккә чыкмаган, Җәлилнең башын кисүе минутына, секундына кадәр язылган таныклык белән танышырга насыйп булды. Әсәремдә ритм сугучы бәрмә музыка уен кораллары бөек шагыйрьнең үлем алдыннан йөрәк тибешен символлаштыра...
- Сезгә нинди композиторларның иҗаты якын?
- Миңа Бах, Моцарт иҗатлары якын. Икесе дә гаҗәеп галәми музыкалар иҗат иткән! Иҗатка керешү алдыннан мин башта Бах әсәрләрен башкарам, алар миңа көндәлек уйлардан арынырга ярдәм итә.
Әңгәмәдәш - Дария ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ольга ФАРРУХШИНА фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев