СӘХНӘ ДИП ТИПКӘН ЙӨРӘК
Бу елга аяк басуга, гыйнвар башында ук, Чехия каласыннан кайгылы хәбәр килде. Ярты гасырдан артык гомерен Камал театрына багышлаган Татарстанның халык артисткасы Асия Галиева вафат. 25 апрельдә аңа 89 яшь тулыр иде. Ике ел элек,сәламәтлеге какшап, үзе генә яши алмый башлагач, Асия апаны кызы Динара үз янына алып китте. (Динара...

85 яше тулган юбилей көннәрендә без әле Асия апаны сәхнәдә котлаган идек. 2001 елда ул "Үзебез сайлаган язмыш" спектаклендә соңгы ролендә сәхнәгә чыкты. Асия апа һаман да яңа рольләр көтеп яшәде. Гел театрга килә иде. Хәтта язмыш аны чит илләргә күчерсә дә, Казанны, театрны юксынып, хәтере зәгыйфьләнеп, мине репетициягә көтәләр дип, рольләр белән саташты... Әмма ул нык, сәламәт, көчле рухлы, дәрманлы булып, шөкер, озын гомер кичерде. Иҗатта балкыган бәхетле чорлары булды. Радио, телевидение фондында да карап һәм тыңлап туймаслык югары профессиональ эшләре саклана. Табигать биргән талантны, алган белемнәрен, тәҗрибәсен армый-талмый тулысынча татар сәхнәсенә, милли мәдәниятебезгә, шәкертләренә багышлады. Гаилә бәхетеннән уңмаса да, искиткеч итагатьле, эшчән, талантлы кыз үстерде һәм улыдай күреп, янында тәртипле, тырыш онык тәрбияләде. Асия апа театрга нигез салучы артистларыбыз белән сәхнәдәш булган, аралашкан кадерле өлкән буынның соңгы вәкилләреннән берсе - театрның тере тарихы иде. Беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская образын драматург Нәкый Исәнбәтнең "Гөлҗамал" драмасында уйнап, үзе дә тарихта тирән эз калдырды. 1963 елда премьерада Сәхибҗамал ханымнан олы рәхмәт сүзләре ява аңа. Шуннан бирле Казан-Ижау арасында җылы хатлар йөри башлый, ике буын артисткалар арасында тирән дуслык урнаша. Волжская Казанга күчеп килгәч тә, очрашып торалар. Ләкин, ни аяныч, Сәхибҗамал ханым соңгы авыру елларын ялгызлыкта, билгесезлектә Чистайның картлар йортында уздырып, дөнья куя... (Өлкән яшьтәге талантлы иҗат әһелләре ялгыз калса, әле дә булса якты дөньядан шундыйрак хәлдә китә. Кем, ничек ярдәм итәргә тиештер инде аларга... Аллаһ үзе ташламасын.)

Асия апаның матбугатта басылып чыккан бер мәкаләсен бүген кабат укучыларга җиткерәсе килде -ул әйтерсең соңгы сәлам, гәрчә аннан соң әле алда унөч ел гомер булса да....
Луара ШАКИРҖАН.
"Үпкәләмим сиңа, язмышым"
Ел артыннан еллар үтә. Менә инде күз ачып йомганчы дигәндәй 2005 елның гыйнвары да җитте. Яңа еллар белән сезне! Исән генә булыйк, Ходаем!

Якыннан белгән кешеләр мине: «Сез оптимист», - ди. Моны, бәлки, кыенлыкларга зарланмавым өчен әйтәләрдер. Ләкин, мин оптимист түгел, киресенчә, тормышка трагик күз белән карыйм. Бу тойгыдан котыла алмыйм, бәлки, кечкенә чагымнан ук табигатемдә, характерымда сызланулы эзләр калгангадыр. Әнием сөйләвенчә, ике айлык чагымда иягем бәрелеп, минем мием тетрәнгән. Операция ясаганнар. Ә биш яшемдә көчле дифтерия чиреннән соң йөрәгемдә авыру калган.
Мин кечкенәдән үк классик музыканы тыңлап үстем, сигез яшемнән музыка мәктәбендә фортепиано классында укып, Бах, Чайковский, Шопен, Рахманинов һ.б. бөек композиторларның әсәрләрен өйрәнеп, уйнап, исәрләнеп яшәдем. Бәлки әле шуңадыр да тормышка җиңел һәм оптимистик күз белән карый алмадым. Инде кешегә үлем килүе турында уйланам... Пьесада образның үлеме бар икән, ул - трагедия. «Ромео һәм Джульетта», «Козы-Көрпеш һәм Баян Сылу», «Король Лир» һәм «Галиябану»... Ә бит үлем ул, уйлый калсаң, кеше тормышының фаҗигасе түгел, башка шәкелгә күчү генә...

Туксанынчы еллар башында, үзгәрешнең иң авыр чорларында театрыбызда өлкән буын артистлар пенсиягә чыгарылды. Шунда «Инсаният» дигән труппа төзелде. Рәхмәт театр директоры Шамил Закировка. Хәзер инде ул «Инсаният» таралды, ләкин шунда без - олы артистлар, элек уйнаган кебек зур рольләр булмаса да, уйнап калдык. Үзебезне сәхнәдә тойдык. Ул безгә, һичшиксез, матди яктан гына түгел, рухи яктан ярдәм, терәк булды, яшәргә көч бирде.
Сәхнә! Артист пенсиягә чыкса да, ул барыбер сәхнә, сәнгать белән яши. Иртә белән уянгач та театрны уйлыйм, кич яткач та театр онытылмый. Мин һаман уйнаган рольләремне искә төшерәм, исемнәрен кабатлыйм: бигрәк тә Баян Сылуны, Корделия, Гөлҗамал, Гайни, Негина, Шарлотта, Беатриче, Зөһрә, Гөлҗәннәт, Айсылу, Надя, Вера, Оля, Марина, Полина, Дориналарны һ.б. образларымны оныта алмыйм, аларны төштә күреп уянам. Аларның күбесе баш рольләр иде. Европа, татар, рус классикасы, хәзерге драматургия...


Киткән артистларның кайберсенең җырлары җырланып бетмәде. Йә рольләре юк, йә кыскартылуга эләгәләр иде. Минем дә җырым җырланып бетмәде дип уйлыйм... Балачактагы бер вакыйга истә калган. Балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме, чыршыда чын шәмнәр яна. Тамашада мин әтәчне уйныйм. Төлке ролен башкаручы зур малай, имеш, ашарга дип, әтәчне күтәреп урлап китә. Мин җырлый башлыйм: «Несет меня лиса! За дальние края, за высокие горы...» Кинәт залда янгын чыга. Мин җырымны җырлап бетерми калам...
...Тормыш җырымны дәвам итәргә иде әле!.. Шулай бер ял күрми тормыш үтте дә китте. Ул узган елларны онытырга иде дә (бигрәк тә, авыр сугыш елларын), юк, булмый. Йөрәккә уелып калган инде алар: ачлык, салкынлык, әтиемнең сугышка китүе һәм Ленинград фронтында: «Галиев Амир Газиевич верный воинской присяге, проявив геройство и мужество погиб 16 октября 1942 года» дигән, безне ятим калдырган кара хәбәр...
Сугыш башланганда мәктәп укучысы гына булсам да, хәрби госпитальләрдә концертларда катнаштым. Җырладым, шигырьләр сөйләдем. Шулай ук төрле эшләр башкардык, санитаркаларга булыша идек. Юк, боларны һич тә онытып булмый шул! Булмый онытып!
Шулай да җырым җырланып беттеме минем? Юктыр. Мин әле дә эштә. Минем йолдыз яна әле, балкып! 35 ел инде укытучы буларак, сабак бирәм. Театр, музыка, хореография училищеларында, мәдәният һәм сәнгать университетында, консерваториядә актерлык осталыгы, сәхнә теле, грим сәнгате буенча дәресләр бирдем. Бер елны цирк студиясендә дә укыттым. Язмышыма рәхмәт әйтергә кирәк! Тормышым Камал театрында үтте. Рәхмәт театрыбызга, артистларга, сәхнә эшчеләренә - барысына да, һәркайсыгызга да рәхмәт! Сәламәт булыгыз! Бәхетле булыгыз! Якты көннәр телим сезгә!! 2005 ел, гыйнвар.
Асия ГАЛИЕВА.
.Асия Галиева.
."Американ" спектаклендә.
."Зифа". В.Минкина, Ш.Биктимеров, Ф.Камалова, Г.Булатова, А.Хайруллина, Х.Уразиков, А.Галиева, Х.Салимҗанов, Г.Шамуков, Х.Солтан.
.Камал театрындагы хезмәттәшләре белән.
.Кызы һәм оныгы янында.
.Оныгы белән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз