Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

МИЛЛИ МУЗЫКА – ГОМЕР КАНАТЛАРЫ

РЕДАКЦИЯДӘН. Резеда ханым Ахиярова җәйнең беренче көнендә түгәрәк гомер бәйрәмен каршылады. Аны ихлас котлап, сәламәтлек, хәерле тормыш, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. ...Төенчек, саквояж, юл кәрҗине, тартма күтәргән кешеләр пароходка ашыга. Алар арасында Зәйтүнә дә бар. Аның йөзе сагышлы, җаны бәргәләнә. Яраткан кешең белән аерылышу шифалы хәл түгел. Кыз аңлый: бу...

РЕДАКЦИЯДӘН. Резеда ханым Ахиярова җәйнең беренче көнендә түгәрәк гомер бәйрәмен каршылады. Аны ихлас котлап, сәламәтлек, хәерле тормыш, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.
...Төенчек, саквояж, юл кәрҗине, тартма күтәргән кешеләр пароходка ашыга. Алар арасында Зәйтүнә дә бар. Аның йөзе сагышлы, җаны бәргәләнә. Яраткан кешең белән аерылышу шифалы хәл түгел. Кыз аңлый: бу хушлашу - соңгысы. Тагын бер тапкыр гына булса да күрергә, "Кичер" дигән сүзне әйтергә иде.
Пароходның алагаем зур карыны өзлексез агылган кешеләрнең барысын да үзенә йота торды. Соңгы озын гудок та яңгырады. Пароход дулкыннарны ярга кага-кага алга кузгалды. Тукай белән бәйләп торучы соңгы җеп өзелде...
Шагыйрь кабат "Болгар" кунакханәсендә. Нәрсә югалтты, ни тапты ул? Мәхәббәтнең якты уты мәңгелеккә аның белән, йөрәгендә калды...
Пәрдә төште. "Шагыйрь мәхәббәте" операсы тәмам. Халык дәррәү басып кул чаба башлады. Иҗат коллективын алкышлар белән сәхнәгә чакырдылар. Әсәрнең авторы, операны халык арасында тамаша кылган композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Резеда Ахиярова, либреттоны иҗат иткән Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, аны сәхнәгә куючы Михаил Панджавидзе, музыкаль җитәкче һәм дирижер Виктор Соболев, хормейстер Нурия Җураева, биюләрне куючы Фәнис Исмәгыйлев белән бергәләп, артистлар янына сәхнәгә күтәрелде. Халык операдан алган тәэсирләрен тыя алмый туктаусыз кул чаба. Бу инде әсәр уңышлы чыккан дигән сүз, тамашачы аны яратып кабул итте.
Резеда опера иҗат итәргә һич уйламаганда алына. Ул хәтта аның тәкъдиренә язылган, шулай булырга тиешле бер эш кебегрәк килеп чыга. 2001 елда танылган җырчы Мөнир Соколов аңа Казан консерваториясе студиясе өчен бер актлы опера язарга тәкъдим итә. Композитор сюжетны үзе сайларга тиеш була. Ул күптәнге иҗатташы Ренат Хариска мөрәҗәгать итә. Әлбәттә, шагыйрь әсәрнең милли булуын тели һәм алар бергәләп аның Г.Тукайга багышланган әсәрен сайлап ала. Ренат Харис Резеда ханымны алдан ук кисәтеп куя: җиңел булмаячак! Чөнки Тукай турында язу бик авыр, моңа кадәр бу темага алынган композиторларның эшләре уңышлы чыкмаган. Әйтик, Әнвәр Бакиров язган әсәрне куймаганнар, шагыйрьгә багышлап зур әсәр иҗат итү Мирсәет Яруллинның да хыялында гына калган.
Либретто бер актлы опера өчен генә булмыйча, зур килеп чыга. Аны Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына тәкъдим итәргә ниятлиләр. Либретто театр җитәкчелеге күңеленә дә хуш килә. Резеда өчен иң катлаулысы исә әсәрнең музыкаль телен сайлап алу була. Һичшиксез ул заман тамашачысына кызыклы булырга тиеш, дип фаразлана. Эшне режиссер Степанюк белән башлыйлар. Әмма декорацияләр авторларның күңеленә ятышмый. Тукайны кара сәхнә, ак баскычлар янында һич кенә дә күзаллап булмый. М.Панджавидзе белән исә үзара аңлашып эшлиләр. Берничә ел иҗат сөенечләре, борчу-көенечләре эчендә яшәгәннән соң әйбәт әсәр туа. Резеда ханым премьера көнендә әле операда төп партияне башкарган Әхмәт Агадига 2008 елда "Алтын маска" премиясе биреләсен (бу опера театры тарихында беренче тапкыр), үзенең һәм режиссер-куючы Михаил Панджавидзеның, дирижер Виктор Соболевның, Әхмәт Агадиның шушы әсәр өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек буласын белми иде әле.
Резеда Зәки кызы Ахиярова операны залда тамаша кылган әти-әнисе өчен аеруча сөенә. Куаналардыр. Әгәр алар кыз­да кечкенәдән үк музыкага мәхәббәт уятмаса, аңардагы сәләтне үстерү өчен шартлар тудырмаса, Резеда шундый зур әсәрләр яза алыр идемени? Татар композиторларыннан Нәҗип Җиһанов һәм Бату Мөлековтан кала классик операны язучылар юк кебек. Әмма соңгысының "Сөембикә"сен сәхнәдә барыбер опера рәвешендә күрергә насыйп булмады, аның концерт варианты гына яңгырады. Бу инде берничә ел дәвамында куелган хезмәтнең кадере киткән, дигән сүз. Кичерешләр Бату әфәнденең гомерен дә кыскартты.
Әйе, Резеданың уңышы - ул күпмедер дәрәҗәдә әти-әнисенең дә тырышлыгы нәтиҗәсе. Алар гомер буе композиторның тормышында төп ярдәмчеләре дә, теләктәшләре дә була. Үзләренең хезмәтләре дә җаваплы, мәшәкатьле булуына карамастан, ата белән ана гаиләдәге ике кызны да бик сөеп, яратып үстерә, тормышларында төп терәк була.
Кыз дөньяга килгәндә, аларның гаиләсе Зәки аганың туган ягы - Башкортостанның Югары Яркәй авылында яшәгән. Кызга 4 яшьләр тулганда, Ахияровлар Казанга күченеп килә.
Резеданың әти-әнисе үзләре дә - нык, төпле гаилә балалары. Ә Югары Яркәйдәге картәтиләре авылның гына түгел, бөтен тирә-якның хөрмәтле кешесе иде. Ул җитәкләгән күмәк хуҗалык - республикада иң алдынгыларның берсе. Әнисе ягыннан да әби-бабалары булдыклылыгы белән аерылып тора. Әйтик, алтын куллы кеше иде, нәрсәгә алынса, шуны гөл итә, дип бабасын мактаулары әле дә исендә. Әтисе соңгы елларда хәзерге Икътисад министрлыгы булган Госпланда бүлек мөдире булып эшләде, әнисе күбрәк галимә буларак билгеле, методист-педагог, филолог Мәрьям Ахиярованың 200ләп хезмәте калды.
Әлбәттә, кызыл дипломлы ике белгечне Татарстан башкаласы күбрәк тарткандыр. Аннары әнисе Мәрьямгә охшапмы, кечкенәдән үк акыллы, зиһенле, һәр сүзен уйлап әйтә торган Резеданы да уйлаганнардыр. Ни генә әйтсәң дә, Казанда баланың сәләтен үстерү өчен мөмкинлекләр күбрәк. Шулай булып чыга да. Кызны, гаилә дусларының балаларыннан күреп, Казанның 7 нче музыка мәктәбенә бирәләр. Резеда шундук музыканы яратып, аның белән кызыксынып китә, скрипкада уйнарга өйрәнә. Көйләрне пианинода да яңгыратасы килә, әмма кибетләрдә бу уен коралының юк чагы. Шул көннәрдә авылдан, Резедага дип, пианино да китерәләр. Ә беркөнне радиодан Бетховенның "Лунная соната"сын тапшыралар. Резеданың аны беренче тапкыр ишетүе була. Бу әсәр кызга шулкадәр тәэсир итә ки, ул аны, бөтенләе белән дигәндәй, музыка дөньясына алып кереп китә. Тиздән әнисе Мәрьям ханым "Соната"ның ноталарын да табып кайта. Үзе исә баласының сәләте ачыла, үсә баруына куанып бетә алмый, кыз­ны канатландырырдай сүзләрен кызганмый, аны уйландыра, фантазиясен үстерердәй эшләр куша тора. "Әнә чыпчык ничек чыркылдый, шуны көйгә салып кара әле, күкрәп-яшенләп яңгыр яуган, урман шаулаган тавыш­ларны чыгара аласыңмы?" - ди.
Резеда 7 яшендә беренче җырын иҗат итә. Әтисе командировкага киткән чак була ул. Гаиләдә кадерле бала булып үсеп килгән кыз аны юксынып моңсулана, шушы хисләре пианино өчен "Әтиемне сагындым" дигән әсәр булып языла. Аннары кызның әнисенә булган мәхәббәтеннән вальс туа. Булачак композиторның бәхетенә, шушы елларда музыка мәктәбендә Лоренц Блинов композиция классын ачып җибәрә, кыз анда да өстәмә рәвештә шөгыльләнә башлый.
Әлбәттә, өйдәге мохит, сәләтле укытучылар биргән белем һәм көндәлек күнекмәләр Резеданы көннән- көн музыка дөньясына алып керә бара. Кыз 7 нче сыйныфта укыганда Равил Фәйзуллин шигыренә көй яза, "Таң" дигән җыр туа. Шунда алар, әнисе белән бер мәктәптә укыткан Лилия ханым (Ренат Харисның җәмәгате) киңәше белән, "Яшь ленинчы" газетасында җаваплы сәркатип булып эшләгән Ренат Харис янына бара. Ул исә ноталарда берни дә аңламавын әйтеп, Мирсәет Яруллинны дәшеп китерә. "Әйбәт җыр килеп чыккан, бастырыгыз", - дип киңәшен бирә яшь композитор. Мәрьям ханымның кызына музыка белән шөгыльләнүе өчен барлык мөмкинлекләрне тудыру, аның сәләтен үстерү өчен вакытын да, көчен дә кызганмавын аңлап бетермәүчеләр, хәтта гаепләүчеләр дә була. Мәктәп директоры да көннәрдән бер көнне "Сез нәрсәгә шулкадәр аның янында бөтереләсез? Гап-гади бала бит ул", - дип әйтеп ананың күңелен төшерә. Шулай да Резеда, музыка мәктәбендә укыганда ук көйләр иҗат итү белән мавыгып китә һәм Казан консерваториясенә дә "Композиция" бүлегенә укырга керә.
Дөрес, уку йортында җырларга көйләр язуны бик хупламыйлар. Әмма яшь композитор иҗатын шушы кыска жанрлардан башлый. Шулай итеп "Югалтма", "Зәңгәр томан"(Ренат Харис шигырьләре), "Бәхетле булыгыз" (Роберт Миңнуллин), "Чаба поезд" (Разил Вәлиев) кебек берничә дистә җыр туа. Аларны бүген Венера Ганиева, Ренат Ибраһимов, Айдар Фәйзрахманов, Резеда Галимова, Идрис Газиев, Равил Харисов, Асаф Вәлиев һ. б. танылган җырчыларыбыз башкара.
Бер үк вакытта Р.Ахиярова театрлар, аеруча балалар спектакльләре өчен музыка язу өлкәсендә актив эшли. Билгеле ки, алар спектакльгә музыкаль кушылу гына түгел. Бу әсәрләрне балалар мюзикллары дип атап булыр иде. Эстрада җырлары, көй һәм биюләрнең тәэсирле чараларын кулланып язу музыкага образлылык бирә, бизәкләр өсти, аны хәтердә калдыра торган итә. Спектакльләргә язылган бу әсәрләрнең өзекләренең күбесе аерым җыр рәвешендә дә яшәеш ала. Әйтик, "Кояш һәркемгә бер" (Фәүзия Бәйрәмова) спектакленнән, "Вәгъдә җыры", «Гармун һәм скрипка», "Авыл эте Акбай" (Туфан Миңнуллин) спектакльләреннән "Кайда алар", "Чарли җыры" кебекләр - шундыйлардан.
Резеда ханым иҗат иткән җыр­ларны халкыбыз һәрвакыт яратып кабул итә. Ул көйләр их­ласлыгы, музыкасының шигырьдәге фикергә тәңгәл килүе, үзенчәлекле милли бормалары белән кызыклы. Әлбәттә, Резеда Ахиярованың музыкасы беркатлы, гади түгел. Шул ук вакытта аңарда артык кыланчыклык һәм кырыслык та юк.
Композитор зур әсәрләрендә еш кына тарихи темаларга мөрәҗәгать итә. Аның геройлары - татар милләтенең символик каһарманнары. Әйтик, "Кол Гали" симфониясе - моның ачык мисалы. Аның күп әсәрләре ирексездән татар халкының фаҗигале язмышы турында уйландыра. "Ефәк юлы" сюитасы, "Чыңгызхан" ораториясе, "Тарих сәхифәләре" вокаль-симфоник поэмасы милләтебезнең үткәннәре турында.
Көйләр төрлечә туа. Әмма композиторның игътибар итүенчә, еш кына шигырь юллары, укыганда ук, музыкага салына, җырлана башлый, бу исә төрле мәлләрдә булырга мөмкин. Шундый очракларның берничәсе Резеда ханымның бүген дә хәтерендә яши. Концерт төркеме белән бергә Түбән Камага ниндидер кичәгә барган булалар. Анда Ренат Харис, Резеда Ахиярова да чыгыш ясый. Казанга автобус белән кайтып барганда, гаҗәеп матур күренеш башлана: эре-эре кар ява. Шагыйрь бу манзарадан "Кар бөртеге" дигән ике куплетлы шигырь яза. Ренат әфәнде кайтып җиткәч, аны Резеда ханымга бирә. Шигырьне укуга, көй килә башлый. Шагыйрь композиторга соңгы ике куплетын телефон аша әйтеп яздыра. Шулай итеп өр-яңа җыр барлыкка килә. Аны Венера Ганиева Яңа ел кичәсендә башкара. "Сөембикә" җыры язылу тарихы да кызыклы. Разил Вәлиевнең бу шигырен композиторга Венера Ганиева алып килә. Укыгач, бу әсәр дә шундук көйгә салына башлый. Резеда ханым аны телефон аша җырчыга көйләп тә күрсәтә. Әмма кайбер сүзләрне алыштырырга кирәк булып чыга. Төнге сәгатьләр булса да, Разил Вәлиевкә шылтыраталар.
"Алтын Урда" балетының үз тарихы. "Шагыйрь мәхәббәте" операсы куелгач, Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Резеда Ахиярованың балет иҗат итүен дә тели. Композитор бу юлы да Ренат Харис белән бергәләп балетның сюжетын озак эзли. "Алтын Урда" исә өчесенә дә шундук ошый. Ул балетмейстер Георгий Ковтунның да күңеленә хуш килә. Резеда ханым план буенча музыка яза башлый. Иҗат эчендә бер ел узып китә. Балетмейстер белән дә аңлашып эшлиләр: Резеда ханым балетның сценографиясен дә, костюмнарын да яратып кабул итә. Балет та үзенең авторларын зур уңышы белән сөендерә. Аның иҗат коллективы да Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Резеда ханым үзенә һәрвакыт әйбәт укытучылар туры килүе турында да шатланып сөйли. Яшь композитор консерваториядә Рафаэль Билялов классында укый. Аны аеруча оркестровка дәресләрен алып барган Нәҗип ага Җиһанов якын итә торган була. 18 яшендә үк тормышка чыккан Резеда ханым өченче курста укыганда бәби табарга әзерләнә. Оялып кына лекцияләргә йөри. Педагоглары, шул исәптән Нәҗип ага да булачак ананы курсташларыннан калыр, бер елга булса да ял алыр дип уйлый. Әмма Резеда, әнисе белән киңәшеп, укуны өзмәскә, дигән фикергә килә. Ул, сессия башланырга бер ай кала, барлык имтиханнарын "5"легә тапшыра да тынычлап бәби табарга китеп бара. Икенче семестрны исә башкалар белән бергә аудиториядә каршылый. Тагын бер тапкыр укучысының нык, көчле холкына игътибар иткән Нәҗип ага аңа "Мин синең белән аю ауларга барыр идем", - дип әйтә.
Аңлашыла ки, композиторның тормыш юлында көнләшүчеләр, аяк чалырга теләүчеләр дә булгандыр. Чөнки Резеда ханым хезмәттәшләре арасында үз уңышына сөенүчеләрне, талантын ихластан кабул итүчеләрне дә әллә ни очратмый. Әмма нәрсә генә булса да, иҗатчы аны-моны күрми, һәртөрле вак­лыклардан өстен кала бирә. Ул һәрвакыт үзенең көчле холкы, максатына ирешүчәнлеге белән, авырлыкларга бирешмичә, алга омтылып яши. Шулай булмаганда, Резеда ир-ат композиторлар гына алына торган зур әсәрләрне башкарып чыга алыр идемени?
Тормышта төрле авыр хәлләр туып кына тора. Алар аеруча Резеда ханымның зур әсәрләр иҗат иткән чорына туры килә. Ул сеңлесе Лилияне югалтуны бик авыр кичерә, бу халәттән чыга алмый интегә. Хәсрәт иҗатчының "Кыллы квартет" драматик әсәрендә чагылыш таба. Ул Шамил Монасыйпов җитәкчелегендәге дәүләт квартеты башкаруында чит илләрдә дә яңгырый. Операсы уңыш белән барган көннәрдә бер ел эчендә өч якын кешесе бу дөньядан үтә. Әтисе белән әнисен бер ай эчендә җирләргә туры килә. Кайгыдан башын күтәрә генә башлаган чорда икенче ире Олег вафат була. Югалту ачысыннан бәргәләнгән көннәрендә Резеда ханым сердәшенә әверелгән кызы Алинага карап юана: тормышы әйбәт, гаиләсе тату булуына, оныклары үсеп килүенә сөенә.
Бүген композиторның әсәрләре Татарстан, Россия радиоларыннан гына түгел, дөньяның мәшһүр концерт залларында яңгырый. Аның арияләрен, җыр­ларын, романсларын, кантаталарын, симфоник оркестр өчен, вокаль-симфоник, камера-инструменталь әсәрләрен Мәскәү, Уфа, Чабаксар, Саранск шәһәрләренең, Америка, Франция, Бөекбритания, Испания, Германия, Швеция, Польша, Литва, Латвия, Төркия, Украина, Австрия, Колумбия кебек илләрнең оркестрлары башкара. Резеда ханымның бүген дә иҗат эчендә янып яшәгән мәле. Ул "Сөембикә" операсын яза. Бу инде югары сәнгать сөючеләрне тагын бер әйбәт әсәр көтә, дигән сүз.
Сөембикә КАШАПОВА.
. Резеда Ахиярова.
. Резеда (сулдан беренче) әбисе Маһисәрвәр, әнисе Мәрьям, әтисе Зәки, сеңлесе Лилия белән.
. Зәки ага җәмәгате Мәрьям ханым белән.
. "Алтын Урда" балеты премьерасыннан соң (сулдан уңга): Георгий Ковтун Резеда Ахиярова, Рөстәм Абязов, Ренат Харис, Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.
Фотолар композиторның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев