Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Казан – илһам каласы

“Рәссамлык­ка китмәсәм, һичшиксез, әнием кебек үк, ветеринар-хирург булыр идем”, ди Руслан Камидуллин

Рәссам Руслан Камидуллин Казан дәүләт мәдәният институтының сәнгати мәдәният һәм сәнгать факультетына караучы монументаль-декоратив сәнгать кафедрасы мөгаллиме булып эшли. Әмма бу һөнәргә алынганчы, бик озак  гыйлем җыйган.

“Чаллыда үстем. Урта мәктәпне һәм балалар сәнгать мәктәбен уңышлы тәмамлагач, 2009 елны В.И.Суриков исемендәге дәүләт академик сәнгать институтының Казандагы филиалында укый башладым. Аннан соң да Фиринат Халиков җитәкчелегендәге Россия сынлы сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсендә өч ел буе стажировка үттем. 

Академик белем һәрчак беренчел һәм һәрвакыт мөһим дигән фикердә мин. Менә Казан дәүләт мәдәният институтында инде икенче ел рәсем, композиция һәм монументаль декоратив сәнгать дәресләрен алып барам.  Студентларымның никадәр дәрәҗәдә кызыксынып камил рәсемнәр ясау, катлаулы мозаикалар тезәргә өйрәнү теләкләрен күреп сөенәм! Аңарчы ике ел дәвамында Казанның Б.М.Әлменов исемендәге 3 нче балалар сынлы сәнгать мәктәбендә белем биргән идем. Гомумән, республикада рәссамнарга кытлык беркайчан да булмаячак дип саныйм, ә менә аларның күпмесе талантлы... бу инде – икенче мәсьәлә”.

Руслан Камидуллин “Россия рәссамнар берлеге” оешмасының “Татарстан рәссамнар берлеге” бүлекчәсе сафына да кабул ителгән.  Әлеге бүлекчә ел дәвамында күпсанлы гомуми күргәзмәләр оештыра һәм аның хезмәтләре дә олуг күргәзмәләрдә һәрдаим катнашып килә. Мондый масштаблы күргәзмәләрдә катнашуны ул үзенә бер төр дәрәҗә дип саный.

Бүгенге картиналарындагы төп тема – Казан күренешләре. “Башкалабызга гашыйкмын! Аның борынгы урамнарын, иске, әмма үтә дә зәвыклы архитектуралы биналарыннан гыйбарәт үзәкне һәрвакыт теләп сурәтлим. “Шәһәр ритм­нары” дип аталган диплом эшем өч картина тәшкил итә һәм ул Казанга багышланган иде. Дипломны безгә Мәскәүдә якларга туры килде. Аннары Мәскәүдә ярты ел эшләдем дә әле, әмма андагы киеренке тормыш бик талчыктырды. Казанны сагынып кайттым. Ямьле шәһәребез тасвирланган беренче хезмәтләрем үк зур күргәзмәләрдә экспозицияләнде, шуңа күрә бу теманы әле дә дәвам итәм”, – ди  иҗатчы. 

 Аның картиналары 2018 елда Түбән Новгородта узган Идел буе федераль округының “Зур Идел – XII” күргәзмәсендә дә катнашты. Бу мәдәни чарага шушы төбәктә яшәп иҗат итүче 538 рәссамның 650 иң яхшы эше сайлап алынган булуын да искәртсәк, Руслан Кадимуллинның тырышлыгы мактауга бик лаек! Шунысы да бар, әлеге “Зур Идел” үз игътибарын сәясәт темасына түгел, ә менә гади җир тормышын сурәтләгән хезмәтләргә генә юнәлдергән иде. Русланның башка эшләре 2019 елгы “Россия – XIII” Бөтенроссия күргәзмәсендә дә экспозицияләнде. Аңа кадәр дә күп кенә күргәзмәләрдә катнашкан рәссам ул. Әйтик, 2016 елны тынычлыкка өндәп, төрле сугышларга каршы торырга чакырып, Севастополь шәһәре янындагы Орловка бистәсендә үткән “Туран дөньясы” Бөтенроссия яшьләр симпозиумында да булды ул һәм Кырымны да яратып тасвирлады.

 Яшь рәссам кайчан да булса беренче шәхси күргәзмәсен ачарга планлаштыра. 

2019 елны әңгәмәдәшем Татарстанның берничә рәссамы белән берлектә Төньяк Кипрның Төрек Республикасында узган иҗади симпозиумга да барды. “Әлеге мәдәни чара ахырында шулай ук зур күргәзмә оештырылды. Алты картинам хәзер шушы дәүләттә саклана”, – ди сәләт иясе. 

Руслан Камидуллин – инсафлы, итагатьле рәссамнарыбызның берсе. Аның: “Рәссамлык­ка китмәсәм, һичшиксез, әнием кебек үк, ветеринар-хирург булыр идем”, дип әйтүе үк бу шәхеснең тирә-юньгә карата мәрхәмәтле карашта булуын ачык ­чагылдыра. 

Руслан мөгаллимлек хезмәтен бик яратып башкара.  Аңа Муза юлдаш булсын! Кояшка тартылган көнбагыш чәчәкләрен генә түгел, башка чәчәкләрне, үзгә табигать күренешләрен, карлы-яңгырлы суык көннәрнең ямен дә, ерак офыкларга таба йөгереп, күз карашыннан югалып барган көзге яфраклар өермәсен дә, язгы кояш нурларына шатланган үсемлекләрне һәм агач бөреләрен дә, җәйге кыр чәчәкләрендә көнозын сәфәрдә булган күбәләкләрне һәм бал кортларын сәламләгән болыннарны да Музасыз төгәл сурәтләп булмастыр... 

“Рәссам хезмәте башкалар өчен генә җиңел кебек тоела. Күргәзмәләрдә  дә без беренче чиратта үтә дә экспрессив эшләрне эзлибез. Әмма аларның сәнгати нигезен төзер өчен генә дә кайчак айлар кирәк” – ди Руслан.     

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X