Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Һинд артисткасы Ләйсән

Безнең кайсыбыз гына кинотеатрларда җырлы-биюле һинд кинофильмнарын карап үсмәгән! Әмма берәребез үзен һинд фильмнарында төп рольләрне уйнаячагын күз алдына китереп карадымы икән?!

Татар кызы Ләйсән Кәримова да, билгеле, элек моны күз алдына да китермәгән.  


“Артистлык турында хыяллар булмады. Чөнки безнең гаиләдә  әнием Лиана да, әтием Искәндәр дә – табибләр. Табиблек – гомумән нәселебез буенча күчеп килгән  һөнәр. Медицинаны бик ошатсам да, искәрмә килеп чыкты. Табиб­леккә укымадым, Казанның А.Туполев исемендәге илкүләм тикшеренү техник университетының менеджмент факультетын читтән торып тәмамладым. 18 яшем тулгач, чит илгә чыгып киттем. Дүрт ел буе Мисырда әүвәл аниматор, аннары шеф-­аниматор, соңрак кунакханәдә менеджер булып эшләдем. Аннары туристик компаниягә онлайн-эшкә урнаштым һәм үз-үземә: “Нишләп Россиядә утырыйм әле? Дөнья гизим!” - дип, Азия илләрен күрергә, сәяхәткә юл тоттым. Таиландта, Индонезиядә, Шри-Ланкада булдым. Бер көн Гоада яшәүче дустым Василий үзенә кунакка чакырды. Барсам, аның дус кызы Мира Мумбайда төшерелә торган фильм массовкаларында, төрле чараларда катнаша икән. Ул мине Мумбайга чакырды. “Кил! Акча да эшләрсең!” – диде. Нишләп тәвәккәлләмәскә? Миңа бит нибары 21 яшь иде ул чакта. Әлбәттә, Һиндстан хакында җитди уй-ниятләрем булмады әле, алдагы планнарым да АКШ, Италия белән бәйле иде.       

Гомумән позитив карашлы, тормышны бик нык яратучы кеше мин. Мира мине шундук кастинг агентлары белән таныштырды. Ә минем тышкы кыяфәтем, буй-сыным аларга бик ошады. “Үзең кара чәчле һинд кызына да тартым, үзең ак тәнле дә”, – дип сокландылар. Кастингларда катнаша башладым, клипларда төштем, зур булмаган рольләр уйнадым. Кастинглар, билгеле, ардыра, рольләрне көтәргә туры килә. Әмма роль өчен сайлап алындыгыз, дигән хәбәр ишетүгә, күңел шатлык белән тула! Мине дә яңа рольләргә чакырдылар. Иҗади эшләрем алга тәгәрәгәч, актерлык осталыгы курсына язылдым, башка осталык дәресләренә дә йөри башладым. Балачактан бирле сәхнәдә чыгыш ясый идем ясавын, төрле чараларда да катнаштым, әмма барыбер актерлык белемем булмау үзен сиздерде. Әти-әнием мине җитди һөнәрең булсын дип үстергән иде бит. Билгеле инде, актерлык турындагы уйларның башка да килгәне булмады, шуңа күрә тагын да җитдирәк кастинглар өчен осталык таләп ителүен аңладым. Ләкин барыбер уңыш тиз килмәде. Ярты ел үткәч, Казанга, әти-әнием, энем янына кайтырга булдым. Чемоданымны тутырып япкан гына идем, яңа сериалда төп рольне уйнаячагымны әйттеләр. Шулай итеп Һиндстанда дүрт елдан артык вакытка сузылган актерлык эшчәнлегем башланып китте. Төп рольле беренче сериалымда, “Чахул”да,  аксыл чәчле чит ил кызын уйнадым, инглизчә сөйләштем”, – ди Ләйсән.     

Һинд фильмнарын карап утыру гына күңелле икәнлеген  шундук аңлап ала ул. Әмма шуннан соң да уңышлы актриса булырга теләге сүрелми.      

“Бик авыр булды, кайвакытта егерме җидешәр сәгать туктамыйча эшләдек, йокы өчен нибары берничә сәгать кенә каралганга күрә, гримеркамда йоклый идем. Кырык биш минутлык эпизодлар төшерү генә дә кайчакта көн буена сузылыр­га мөмкин. Сериал ярты ел төшерелде. Шул вакыт эчендә миңа нибары... ике көн ял бирделәр. Ахыр чиктә, мондый шартлар сәламәтлегемне какшатты. Шуннан соң мин инде тулы метражлы фильмнарда да уйный башладым, рекламада да төштем, барлыгы егермедән артык проектта катнаштым. Әмма әгәр сериаллардагы төп рольгә чакырсалар, мондый тәкъдимнәрне кире кактым, чөнки бу – әйтеп бетергесез авыр хезмәт,шуңа яңа фильмнарда кечкенә яисә эпизодик рольләрдә генә уйнадым...” 

Ләйсән Кәримованың актриса буларак популярлыгы арта бара. Сериалдагы төп рольне уйнагач, татар кызын урамнарда да күреп алып мактыйлар, бергәләп фоторәсемнәргә дә төшәләр. Алар өчен кемнеңдер ак тәнле булуы – искиткеч күренеш! Ә инде күзләре дә зәңгәр булса – бигрәк тә. Матурлыкның иң югары гәүдәләнеше! Әңгәмәдәшем дә Һиндстанда үзен бик үзенчәлек­ле мохиттә хис иткән, аңа һәрчак ихтирам белән караганнар. Өстәвенә, ул әле алар телендә сөйләшергә дә өйрәнгән, ике ел ярым эчендә һинди телендә яхшы дәрәҗәдә аралаша башлаган. Бу сөйләм базасы кинода уйнау өчен бик җитә. Дөрес, Ләйсән һиндидә язмый. Язса да, аларның хәрефләрен инглиз хәрефләре белән алыштырып яза. Ләйсән бу телнең бик катлаулы булуын ассызыклады. 

– Шулай да гади җөмләле рольләрдә шушы телдә яхшы аңлап сөйләштем, катлаулы җөмләләрне ятлап әйттем, хәтерем бик яхшы, – ди актриса. 

– Болливудтагы фильмнар өчен түләнә торган хезмәт хакын сорамасам, язма тулы булмас, – дим сөйкемле ­әңгәмәдәшемә. 

– Андагы хезмәт төрлечә түләнә, сумма син массовкадамы, сүзсез рольдәме, сүзле рольдәме яисә төп рольдәме, шуннан чыгып исәпләнә. Суммалар миллионга да җитәргә мөмкин, ә “йолдыз”ларга, гомумән дә, миллиард түләргә мөмкиннәр. Ә болай, көненә – уртача өч йөз доллар түләнә. Чит ил кешесе барыбер эшсез утырмый анда, нинди дә булса кечкенә генә роль уйнап, бер көн эчендә дә хак алырга мөмкин. Шулай ук төп героиня чит ил кешесе, рус яисә инглиз булган сценарийлар да языла. Миңа иҗади процесста булу күпкә ошый иде, һәрчак бер дулкында, даими рәвештә түләнеп торган хезмәт хакында, ә популярлык – ул бит бүген бар, иртәгә юк. Дөрес,  сериалда төп роль уйнагач, мине дә урамнарда таныйлар, автограф сорыйлар, бергәләп фотоларга төшәләр иде. Гәүдә сыгылмалыгы, модель буларак, Skechers, Rizza Hut рек­ламаларында төшү тәҗрибәм дә бар, яхшы биим, һинди телендә сөйләшәм, бәлкем, болар да уңай сыйфатларым булып күренгәндер. Җырлый белү анда таләп ителми, җыр­ларның барысын да профессионал җыр­чылар башкара. Төп роль өчен кастинг­лар айга ике тапкыр гына узгач, бик зур хыяллар белән янмадым. Әмма Мәскәүдә актерлык белемен алган бер дус кызым Мумбайда гына калмады, Голливудка ук китте, андагы музыкаль клип­ларда төште инде... Болливудта яхшы керемле, төп рольләрне уйнаучы ике рус актрисасы бар, калганнары – Бөекбритания, Бразилия, Швеция, Сербия, АКШ кызлары. Чөнки алар инглизчә акцентсыз сөйләшә.  Аннары Болливудтагы төп рольне уйнау өчен актриса матур кыяфәтле булыр­га тиеш. Режиссерлар моңа иң беренче чиратта игътибар итә. Мумбайда Голливуд кануннары түгел (Голливудта бит кешенең бары тик актерлык осталыгына гына игътибар ителә). Күп кенә фильмнарда төп рольләрне шушы киноны төшерү өчен акча бирүче иганәчеләр үзләре үк уйный. Дөрес, синең осталыгыңа, белемеңә игътибар ителүче кас­тинглар да бар.  Әгәр дә төп роль өчен һинди теле кирәксә, актриса аны белергә, әгәр дә героиня инглиз телендә сөйләшүче икән, инглизчә акцентсыз сөйләшергә тиеш.       

Һиндстанга баргач та, Ләйсән бу халыкның менталитетына игътибар итә. Һинд халкы – ихлас, шат күңелле, үзләрен бары тик бәхетле дип тоючы халык. Аларның барысы да ачык йөзле, гаять дәрәҗәдә игелекле, урамда да чит ил кешесенә булышырга гына торалар. Гел елмаялар!      


“Илдә кинотеатрлар да бик күп түгел, әмма анда кино төшерү индустриясе гөрли. Бәйсез, авторлык кинофильмнары, документаль әсәрләр дә популяр. Җитди, тирән эчтәлек­ле сценарийлар да хуплана. Бу илдәге киноларның барысының да җыр-биюгә бай булуына аптырыйсы юк, биюләр – алар мәдәниятенең зур бер өлеше. Һиндстанда бәйрәм көннәр күп, ә аларның берсе дә биюсез, җырсыз узмый. Аларның хәзергә кадәр үз милли киемнәрен бик яратып киюләре дә мине сокландырды!  Мумбайның соры урамнары шушы җете киемле хатын-кызлар белән тула һәм инде урамнар сорылыгының әсәре дә калмый. Дөрес, Һиндстанда чисталык югары дәрәҗәдә түгел. Алар өчен чис­та булып күренгән җир татар кешесе өчен пычраграк булып тоелачак, билгеле.       

Фильм сюжетлары мәхәббәт темасы белән үрелеп бара, актерлар да рольләренә кирәгеннән артык хисчәнлек салып уйный, әмма, гомумиләштерсәк, Болливудның үзенчәлеге нәкъ шунда!      

Гади, акчасыз халык Татарстан турында ишетеп тә белми. Һәм мин үзем дә бу илдә яшәүче татарларны очратмадым диярлек. Бары тик туристларга, эшкуарларга гына Татарстан да, Казан да таныш. Анда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган табибләрне очратканым булды. Әмма әгәр җирле халыкка безнең Татарстанда мөселманнар яши, мин – мөселман ­дисәм, ышанмыйлар иде. Ничек инде Россия эчендә мөселман динен тотсыннар, син бит шорты, кыска күлмәк киясең, син нинди мөселман инде дип аптырыйлар иде, чөнки андагы мөселманнар тәнне тулысынча каплаган кием-салым гына кия. Гомумән, бу илдә тынычлык хөкем сөрә, алар башка диннәрне дә хөрмәт итә, башкаларга комачаулык  тудырмый”, – дип уртаклаша Ләйсән бәйрәм рухлы ил турындагы истәлекләре белән.      

Карантин айларын Казанда үткәргән ул. Хәзергәчә  Россиядә. “Мумбайга бармадым әле, виза көтәм. Һиндстанны да, андагы эшемне дә чиксез сагынам. Чөнки инде менә бер ел буе актерлык эше белән шөгыльләнмим. Кире китәсем килә, әмма виза алуда кыенлыклар туды, рәсми рөхсәткә, чикләр ачылуга бәйле вәзгыятьнең яхшыруын көтәм. Шулай да 2020 ел борчылып көткәнгә караганда яхшырак узып китте дип саныйм. Ел бушка узмады, актерлыктагы үсешем генә тоткарланды. Һич көтмәгәндә башланган карантин чикләрне япкач, биредә дә иҗади проектлар таптым. Реклама ролигында төштем, “Таткино” проектында, социаль тематикадагы тулы метражлы “Сансара” фильмында (кинорежиссер Наил Хәйретдинов тарафыннан русча төшерелде) уйнадым. Бу кино шушы ел азагында тамашачыларга да күрсәтеләчәк.  Зур булмаган реклама проектларында катнаштым. Билгеле, әти-әнием, энем, туганнарым минем чит илдәге актерлык карьерам үсешенә, уңышларыма шатланалар гына. Читтә булганда алар – мине, мин аларны сагынам. Әмма нишлисең, һәркем үзе теләгән өлкәдә үсештә булырга тиеш. Менә энем Данияр лингвистика өлкәсен сайлап алды, күп телләр өйрәнә.     

Болливудта төрле рольләр башкардым, драма, триллерларда уйнадым. Тик шулай да мин үземне комедиядә уйнаучы актриса итеп күрәсем килә. Әмма шул ук вакытта һәрбер уйнаган ролем, кино төшергәндәге һәрбер мизгел мине бәхетле итте!” 

– Ләйсән, син менә үзең кебек яшьләргә үз тәҗрибәңнән чыгып нәрсә киңәш итәр идең? 

– Алар икеләнергә тиеш түгел. Икеләнү – сине һәрвакыт бер адым артта тота, иҗади планнарыңны, хыялларыңны һәм максатларыңны тормышка ашырырга ирек бирми. Үз хыялларың яисә икеләнүләр. Бу ике төшенчә арасыннан хыялларыңны сайлау мөһим, икеләнүләр беркайчан да синең белән идәрә итәргә тиеш түгел. Актерлык сәләтең һәрчак үсештә булу хәерле. Һәм – тормышка позитив караш. Бу шулай ук мөһим. Мин үземнең бу тормышны ничек яратуымны тулысынча аңлатып бирә алмыйм. Тормыш – ул шулкадәр матур, төрле, төсле. Ул –  үсеш, ул – бары тик шатлык!.. 

Үзе дә уйламастан, Болливуд кинолары актрисасы булып киткән талантлы татар кызы белән әңгәмәбез менә шушы күңелле ноктада тәмамланды. Үҗәтлеге, сайлаган юлы аны кабат күңелле Болливудка да, ә аннан соң, бәлкем, җитдирәк Голливудка да китерер  әле, иншаллаһ! Һәрхәлдә, Ләйсәнебезнең уңышлы башланган юлы чәчәкле келәмнәр белән генә түшәлеп барсын! 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев