Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Идел-йортны сагынып кайтканнар

Казан Кремле» музей-тыюлыгында урнашкан «Эрмитаж-Казан» үзәгендә республикабызның якынлашып килгән 100 еллыгы уңаеннан Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче татар рәссамнарының картиналарыннан күргәзмә ачылды.

Анда төрле яшьтәге унбер кылкаләм остасының иҗат эшләре урын алган.  Нева буйларында гомер итүче бу сурәт осталарының берничәсе, Казаныбызга алданрак килеп, Кремльдә, Иске Татар бистәсендә һәм шәһәребезнең бүтән тарихи урыннарында картиналар язган иде. Шулай итеп, экспозициянең байтак өлеше буявы кичә яисә өченче көн генә кипкән яңа картиналардан гыйбарәт. 

Санкт-Петербург рәссамнары Казанда күргәзмә оештырырга үзләре теләк белдергән. Санкт-Петербургта һәм Лениград өлкәсендәге вәкаләтле вәкилебез Ренат Вәлиуллин бу теләк-тәкъдимне күтәреп алган. Аңа республикабызның Мәдәният министрлыгы  ярдәм иткән. 

Азат Галимов, Роберт Мифтахетдинов, Рәис Тимергалиев, Эльмира Мостафина, Екатерина Чиханова  төрле елларда респуб­ликабызның сәнгать уку йортларында белем алган. Шуңа күрә алар өчен әлеге күргәзмә имтихан тоту белән бер булгандыр.  Роман Абдуллин, Илдус Вахитов, Сания Бәхтиярова, Вәгыйз Аделшин, Әхнәф Зиякәев, Елена Сәетбагина Россиянең төрле уку йортларында осталыкларын чарлаган. Һәркайсының үзенә генә хас иҗат өслүбе бар. Һәрберсе композицияне үзенчә кора, төсләрне берәүнекенә дә охшамаган бер төрдә яраштыра белә. 

Картиналардагы һәр үлән бөртеге, чык тамчысы, һәр йорт,  урам, мәчет туган якка тирән мәхәббәт, ихтирам, ихлас соклану хисләре белән сугарылган. 

Санкт-Петербург рәссамнары күрешеп, аралашып яши, чөнки андагы вәкаләтле вәкилебез Ренат Вәлиуллин дуслык учагын сүндермичә саклый белә. Әле берсенең, әле икенчесенең күргәзмәсен оештыра. Рәссамнар өчен  күрешеп, үзебезчә татарча  сөйләшү, туган якларны  искә алу өчен бер мөмкинлек бу күргәзмәләр. Шулай очраша-күрешә торгач, Казанга экспозиция белән бару уе туган да инде. 

Вәкиллек бинасындагы күргәзмәләр аша без милләттәшебез Роберт Мифтахетдинов (Миф) турында белдек. Аның үтә нечкә хис белән иҗат ителгән  пейзажлары, Санкт-Петербург күренешләренә сокландык. Роберт үзебездә туып-үскән, Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Республикабызга бу кайтуында да ул күргәзмә ачылышыннан соң туганнары янына Түбән Камага юл тотты. 

Аннары Ренат әфәнде читтәге милләттәшләребезнең тормышы белән кызыксынган сәнгать җанлыларга Сания  Бәхтиярова исемен ачты. Сания апа да, Роберт Мифтахетдинов кебек, төсле картиналар иҗат иткән. Әмма олыгая барган саен, кан тартканга, җан авазына буйсынып, шәмаил өслүбендәге сурәтләр ясауга күчкән. Бүген ул пыялага гаҗәеп матур бизәкләр төшерү белән мәшгуль. Сания апаның улы Руслан – сәнгать белгече, фәннәр кандидаты, Санкт-Петербургның Рус сәнгате музеенда хезмәт итә. Сания апаның бабалары,    тир түгеп булдырган малларын “кызыл әтәчләр” талый башлагач,  Нева буйларына китәргә мәҗбүр булган. Әтисе Мифтах абый, 1939 елдан бирле сугыш кырларында интеккәннән соң, Бөек Ватан сугышы тәмамлангач туганнары янына кайта, Рауза исемле кызга өйләнә, ике кыз балалары дөньяга килә... 

Һәр рәссамның үз тарихы, үз язмышы. Ләкин барысын да Идел-йортыбызга мөкиббәнлек хисе берләштерә...

Күргәзмәне ачу тантанасында рәссамнарны республикабызның премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының директоры Зилә Вәлиева, республикабызның Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев сәламләде. Экспозицияне июль уртасына кадәр тамаша кылырга мөмкин.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Автор фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев