Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Чистайда – мөселман натюрморты

Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге кылкаләм әһелләрен берләштерү максатында төрле чаралар үткәрә

Сәнгатькәрләр өчен авыр заманда Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге кылкаләм әһелләрен берләштерү максатында төрле чаралар үткәрә. Шуларның берсе – пленэрлар. Рәссамнар Болгар, Биләргә, Кырымга барды. Күптән түгел Словакиядән кайтты. Чистайда исә биш тапкыр булдылар. Чистай пленэрларының чираттагысы мөселман натюрмортына багышланган иде. 


Аны Анас мәчетенең имам хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт һәм Рәссамнар берлеге рәисенең урынбасары Мөдәррис Минһаҗев оештырды. Чарада кырык биш рәссам катнашты. Пленэрдан соң бөтен эшләрне туплап зур күргәзмә ясадылар һәм Чистай мөхтәсибәтенә йөз илле картина бүләк иттеләр. 

Адәм баласына сөйләшү-­аралашу кирәк. Шул вакытта күңел тагын да байый, дөньяга караш киңәя. Пленэрлар рәссамнарга  аралашу мөмкинлеге, илһам бирә. Безнең пленэрларыбызны яратып, күрше респуб­ликаларның көчле рәссамнары, мәсәлән, Башкортстаннан Вәкил Шәйхетдинов, Чуашиядән Анатолий Данилов, Санкт-Петербургта гомер итүче дүрт милләттәшебез, Кырым кардәшләребез Татарстан Рәссамнар берлегенә керергә теләк белдерде.  

Пленэрлар тәҗрибә уртаклашу өчен дә яхшы форсат. Чистайда узган “Мөселман натюрморты” пленэрында Татарстанның халык рәссамнары Зөфәр Гыймаев, Мадияр Хаҗиев, Башкортстанның атказанган рәссамы Вакил Шәйхетдинов кебек сәнгатьтә үз юлларын тапкан күренекле рәссамнар белән бергә иҗат юлында беренче  адымнарын гына атлау­чы яшь сурәт ясау­чылар, хәтта сәнгать уку йортларында белем алучы берничә студент  та бар иде. Яшьләр өчен бик кирәкле мәктәп!  

Пленэрларның даны ерак-­еракларга таралып өлгергән. Чистайга мөселман натюрмортын иҗат итәргә, мәсәлән, Комсомольск-на-Амуре шәһәреннән Ирина Әлфәт кызы Кочергина килгән иде. Рәссамнарыбызның дус-тату, оешып яшәүләрен, иҗат итүләрен күрү, мөселман сәнгате серләренә төшенү өчен сигез сә­гать самолетта гына очкан. Шулай матур итеп аралашып та яшәп була икән, дип сокланып кайтып киткән. 

Рәссамнар җыелышып картиналар иҗат итә дә таралыша, шуның белән эш бетә, дип уйламагыз. Өйдә ябылып торырга мәҗбүр булгач, сәнгать сөючеләр әле Эрмитажда, әле Треть­яков галереясында төшерелгән виртуаль экскурсияләрне карый, дөньякүләм танылган олуг рәссамнарның иҗатлары белән таныша торгандыр. Чистайда исә үз виртуаль экскурсияләрен төзегәннәр. Чистай рәссамы Наилә Нигъмәтҗанова мөселман натюрмортлары белән таныштыра, аларны иҗат иткән авторлар турында белешмә бирә. Милли төсләр, азан тавышларына, Коръән мәкаменә охшаган ягымлы музыка күңелгә сары май булып ята.

Киләчәктә исә Чистайда мө­сел­ман сәнгате галереясын ачарга ниятлиләр. Болай булгач кылкаләм осталарының Татарстандагы һәр районда картиналар галереясын оештыру хыяллары да тормышка ашар әле. Иң мөһиме, боз кузгалды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев