Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Чәчәк бәйләмнәре җәйгә дәшә

Рәсем ясый башлыйсым, җаным тарткан өлкәдә генә буласым килде. Рәссамлыкка мин 40 яшемдә килдем.

Ләйсән Исламгәрәеваның болын чәчәкләре бәйләмле картиналарына күз салгач та, тамашачылар әүвәл җете төсләргә бай, кояшлы җәйне искә төшерә!

Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, «Ел рәссамы – 2021» бәйгесенең «Яр Чаллы. Тарих һәм хәзерге заман» номинациясендә җиңү яулаган Ләйсән үзе дә Чаллы каласында туган. Гаилә сәнгать белән бәйле түгел: әнисе Глүзә «КамАЗ»да эшләгән, әтисе Ирек юллар салган. Ләйсән дә сәнгать мәктәбенә дә йөрмәгән, йөзү белән шөгыльләнгән, спорт ярышларында актив катнашкан. VIII сыйныфтан соң педагогика училищесына укырга кергән. 6ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән һәм шул ук вакытта  читтән торып Чаллы дәүләт педагогика институтының педагогика факультетын тәмамлаган. «Мәктәптә укытуымны дәвам иткән дә булыр идем, әмма ул елларда укытучыларның хезмәт хакы бик аз иде, шуңа күрә башка өлкәдә хезмәт куя башладым. Гаилә кордым, ирем белән өч бала да үстердек, улларыбыз инде зурлар, алар машина төзү өлкәсен үз итте, кызыбыз әлегә мәктәптә укый. Без ятимнәр йортыннан 5 яшь­лек кыз бала алган идек, ул да хәзер мәктәп укучысы. 

Гомер агышы үзгәрә, минем өчен дә шундый вакыт килеп җитте, рухи халәтем үзгәрде, – ди иҗатчы. – Яхшы хезмәт хакы түләнә торган эшемнән үз теләгем белән киттем, тормыш мәшәкатьләре дә арта төште, әмма күңелем шулчак ниндидер яңалыкка омтылды. Рәсем ясый башлыйсым, җаным тарткан өлкәдә генә буласым килде. Рәссамлыкка мин 40 яшемдә килдем. 

2015 елда педагогика институтының квалификация күтәрү курсларын тәмамлап, сәнгать укытучысы дипломын алдым. Ике балалар бакчасында сәнгать түгәрәкләрен алып бара башладым. Ләкин миңа бу вазыйфалар гына аз булып тоелды. Шул ук 2015 елны янәшәдәге 1 нче балалар сынлы сәнгать мәктәбенә кердем дә: «Биредә олыларга да белем бирелмиме?» – дип сорадым. Ни гаҗәп, нәкъ шул айда рәссам-мөгаллим Мәдияр Хаҗиев шушы мәктәптә олылар өчен дәресләр башлаячак икән. Ул минем иҗат потенциалымны, тырышлыгымны күреп, киңәшләр бирде, осталыгымны камилләштерде, мин аңа бик рәхмәтле! Аннары Мәдияр Шәрип улы Чаллы Рәссамнар берлеге каршындагы иҗат студиясендә эшли башлады. Мин дә шул студиядә иҗат иттем.

Беренче шәхси күргәзмәмне 2017 елда ачкан идем, Г.М.Хәкимова исемендәге картина галереясында яңа гына тәмамланган «Гади бәхет» дип аталган шәхси күргәзмәм – инде бишенчесе. Берничә картинам шушы галереябызда саклана, ә берникадәре – шәхси тупланмаларда. 

Кызыбыз Римма балалар сынлы сәнгать мәктәбенә йөри һәм рәсемнәрен күбесенчә заманча программалар кулланып ясый. Мин төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә, бәйгеләрдә катнашуга да өстенлек бирәм, осталык дәресләрен теләп үткәрәм, Чистайда узган өч арт-симпозиумда да катнаштым. «Спас ярминкәсе»н дә үз итәм. Андагы осталарның эшләре, милли киемле халык белән танышу күңелгә илһам өсти».   

 «Күргәзмәләремне ачканда тантанага килүчеләр өчен арт-лотерея уздырмыйча калмыйм! Март аенда ачылган күргәзмәмдә дә шундый лотерея оештырып, алты тамашачыга  картиналарымны бүләк иттем, – ди Ләйсән Ирек кызы. – Чаллыбыздагы галерея рәссамнарның һөнәри осталыкларын, яңа алымнарын һәм үзенчәлекле иҗади фикерләүләрен ассызыклар өчен, күргәзмәләрне даими рәвештә үткәрә, шуңа күрә мондагы бар иҗатчыларның яңа әсәрләре белән танышып барабыз!»

Л.Исламгәрәева киндерләрендә Яр Чаллыга багышланган эшләреннән кала, Алабуга күренешләре сурәтләнгәннәре дә байтак. Аның хезмәтләрендә Мөслим районы табигате дә чагылыш тапкан. «Әнием Уразмәт авылыннан иде. Балачактагы иң бәхетле көннәремне Мөслим районының Октябрь авылында, әбием Хәбибҗамал янәшәсендә, туганнарым белән аралашып үткәрдем! Хәзер дә анда кайткалыйбыз. Әниемнең туган яклары – күңелем түрендә, – дип аңлатты рәссам ханым. – Болардан кала, хатын-кызлар  иҗатына хас тагын бер темам бар әле – чәчәк бәйләмнәрен ясарга яратам! Аларның гадиләрен, кырда үскәннәрен дә, купшыларын, бакчадагыларын да... Ә менә алдагы көннәрдәге милли гореф-гадәтле атмосфера тоемланган, катлаулы композицияле картиналарымны татар бәйрәмнәре белән бәйләргә телим!»

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев